— Зиннур әфәнде, полиция хезмәткәрләренең өегезгә килеп сезне алып китүен, мәхкәмәне, гомумән, шушы вакыйгаларны ничек кичердегез?
— 10-12 ел чамасы мине полициягә йөртмәгәннәр иде. Тентүләр дә, кулга алулар да булмады. Сәбәпләренең берсе шул: бер урында пропискада тордым, икенче урында яшәдем. Ун елга игътибардан төшеп калдым дигән сүз түгел, алар прописка буенча килгән булган. Мондый эшләрне элек тынычрак кабул итә идем. Ниләр эшлисен гел истә тотып, шаблон буенча эшли идем. Ун елда форма бозыла башлаганын аңладым. Әз генә дулкынландым. Үзем шәхси йортта торам, аларны кертә дә идем, ләкин өйдә кунакларым бар чак туры килде. Алар куркып калганга, үзем ишегалдына чыктым.
Өч машина килгәннәр иде, шуларның номерларын яздырдым да, аларга утырып киттем
Капканы ачып: "Сезгә ни кирәк?" дип сорадым. "Сезгә карата административ эш ачылды, фәлән бүлекчәгә киттек", диделәр. Таныклыкларын сорадым – күрсәттеләр. Хатынымны чакырып алып, таныклыкларын яздырып алдым. Өч машина килгәннәр иде, шуларның да номерларын яздырдым да, аларга утырып киттем. Тәҗрибәм зур. Әгәр таныклыкларын сорамыйсың, машина номерларын язып алып калдырмыйсың икән, үтерергә алып китәргә, сине бөтенләй югалтырга да мөмкиннәр. Хакимияттән бар әйберне көтеп була.
Полициядә эшне күрсәттеләр. Аларга, ярты ел чамасы элек, Флүрә Талипова-Колахмәтова концертында ясаган чыгышым ошамаган икән. Миңа булган гаепләүләрне күрсәттеләр. Аңлатмада "гаепләүләр белән риза түгел" дип яздым. Шул көнне үк мәхкәмә утырышы булды, 16 мең штраф бирделәр – җәзасы шул булды. Ул минем бер айлык пенсия.
— Концерттагы шушы чыгыш өчен булган хөкемне милли хәрәкәткә чираттагы басым дип билгеләп буламы?
— Чираттагы басым дип билгеләргә мөмкин, әлбәттә. Әмма мин аны Мәскәүдән килгән күрсәтмә дип түгел, Казан күрсәтмәсе буенча эшләнгән эш дип уйлыйм. Чөнки чыгышымда Шәймиев (Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев - ред.) белән Миңнеханов (Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов - ред.), Мәскәүне милли хәрәкәт белән куркытып, үзләренә өстенлекләр, никадәр файда алуы, баюы турында сөйләдем. Милли хәрәкәтнең җимешен иң беренче алар татыды.
БУ ТЕМАГА: Зиннур Әһлиуллин: "Компромиссыз көрәш чоры башлана"Республикага да азмы-күпме файдасы булды: бездә юллар да башка төбәкләрдән яхшырак, эш тә бар. Ләкин барыбер иң зур файданы республиканың "смотрящийлары", республика администрациясе алды. Җитәкче дип әйтә алмыйм, чөнки алар Мәскәү кушканны гына эшли. Җәза биргәндә генә өстән кушканны көтеп тормыйлар, анысын үзләре дә яхшы башкаралар. Татарга файдалы эшләр эшләп, республикада татар мәктәпләре, бакчалар, институтлар ача алмыйлар, ә менә җәзада аларга карт бланш бирелгән.
Байлыклары аларның иң авырткан урыны булып тора
Өстәгеләрнең иң авырткан җире – акча. Алар баеды, акчада йөзеп йөриләр, нишләргә белмиләр. Русиягә, аларның эшләренә керәсем килми, әмма чагыштыру өчен әйтим: мәсәлән, Навальный (Алексей Навальный - Русия оппозиционеры - ред.) астында көчле оешма да юк, сайлауларда катнашса да узмас иде. Әмма Русия җитәкчеләре өчен бик зур куркыныч ягы бар иде: ул аларның байлыкларын, коттеджларын, йортларын күрсәтте. Шуның белән алар өчен куркынычка әйләнде. Алар бит күбрәк үз байлыклары турында уйлый, халык турында түгел. Шуңа ул байлыклар аларның иң авырткан урыны булып тора да.
— Моңа кадәр сезне ни өчен хөкем иткәннәр иде, хәтерлисезме?
— 2012 елда иде бугай. Шартлы рәвештә хөкем булды. Митингка плакат белән чыктык. Шул ук вакытта урыслар татар мәктәбен бетерү өчен чыккан иде, без аларга каршы чыктык. "Җирле халык телен өйрәнәсегез килмәсә, чемодан, вокзал, Россия", дигән плакат өчен, миңа административ эш ачтылар. Мәхкәмә һәрвакыт урыс шовинистлары ягында ул. Алар гаепле булса да, син гаепле булып каласың. Кытайның бер кагыйдәсе бар: алар сине кыйнаган булса да, син гаепле булып каласың, чөнки син битең һәм күкрәгең белән аларның йодрыгына бәргәнсең килеп чыга. Менә шундый комик хәлләр.
БУ ТЕМАГА: Зиннур Әһлиуллин: "Татарга ике юл бар – йә көрәш, йә үлем"
— Бу милли хәрәкәт вәкилләре, активистлар турында сүз баргандамы?
Без дә урыслардагы сыман хокуларны телибез
— Мәдәният, туган тел мәсьәләсенә килгәндә без һәрвакыт гаепле. Урыс белән тигез булырга теләгәнгә дә гаепле. Без урамнарга чыкканда: "Нигә безнең саф татар балалар бакчалары, мәктәпләр, институтлар юк?" дигән мәсьәлә белән чыгабыз. Татарстанда урысларның бөтен нәрсәсе дә бар бит: бакчалары да, мәктәбе дә, институты да. Нигә без тигез яшәмәскә тиеш? Без бит аларның Мәскәүдә булуын таләп итмибез. Үз өеңдә, үз җиреңдә читтән килгән кешеләр тарафыннан хокукың чикләнә – бу бит башка сыймый торган нәрсә. Без дә урыслардагы сыман хокуларны телибез. Шундый ук хокукларны теләгәнгә, шуларны сораганга син гаепле буласың – штраф түлисең. Шулай түгелмени?!
— Бәлки, урыс булмаган халыкларның да гаебе бардыр. Татарлар да, башка халыклар да һаман Мәскәүгә ярарга тырыша. Үзен кыйнаган Мәскәүгә яклау белдереп, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын беренчеләрдән булып яклап чыкты.
— Бу дистәләгән ел гына да түгел, йөзләрчә ел килгән пропаганда нәтиҗәсе. Икенчедән, милли үзаңның бик сыегаю күрсәткече. Өченчедән, урыстан башка халыкларның җитәкчелеге һәрвакыт сатлыкҗан булды. Әгәр сатлык булсаң, сине югарырак утырталар. Менә шушы сәбәпләр аркасында урыс булмаган халыклар аңгырайды, ориентирын югалтты. Бер өлеше куркытылды, бер өлеше алданды, тагын бер өлешенең иң начар катламы өскә күтәрелде. Нәтиҗәсе – бүгенге хәл. Тарихтан бер чагыштыру: Икенче дөнья сугышында германнар Украинага басып керә һәм иң беренче староста итеп кемне куялар? Сатлык коллаборантларны куялар. Монда да шулай ук. Дистә, йөзәр ел буе оккупация дәвам иткәндә, бу нечкәрәк эшләнә. Алар бу эштә Франция, Англия колонизаторларыннан да остарак, чөнки тегеләрнең колонизаторлыгы XVIII-XIX гасырдан гына башлана. Ә монда 1552 елдан, хәтта иртәрәк тә башланган.
БУ ТЕМАГА: 1992 һәм 2023. Татарстан нинди булган һәм хәзер нинди?— Сатлыклар дидегез бит. Флүрә Талипова-Колахмәтова концертында сезнең чыгышны видеога төшерүчене дә сатлыкҗанлыкта гаепләп буламы? Бәлки, татарлар бер-берсен шулай видеоларга төшереп "сатмаса", әләкләмәсә, дөньяга чыгармаса, мондый хәлләр дә булмас иде.
— Бу – әләкләү, сатлыкҗанлык түгел. Видеоларны үзем дә тараттым. Бу безнең пропаганда өлеше. Анда бәйләнерлек урын да юк, әмма барыбер тапканнар. Шул Миңнеханов, Шәймиевләрнең миллионнарын телгә алган өчен ачулары килгән. Дөрес түгелмени? Без дә эшлибез. Алар бездән миллион, миллиард мәртәбә күбрәк эшлимени? Керемнәре безнекенә караганда миллион, миллиард мәртәбә күбрәк бит, алай була алмый, ләбаса.
— Чынлап та, чыгышыгызның урысчага тәрҗемәсен аерым фразаларга бүлеп караганда, бәйләнерлек бер җөмлә дә юк бит. Ни өчен бу хөкемне шикаять итмисез?
— Без инде бик тәҗрибәле кешеләр. Шикаять итү файда бирми, начаррак кына булуы бар. Болар 16 мең бирсә, югарыдагылар 20-25 мең штраф бирергә мөмкин. Бездә кануннар күптән үтәлми. Өстән нәрсә әйтсәләр, шул заказны үтиләр. Мөстәкыйль мәхкәмә юк, аны онытырга кирәк. Икътисади кануннар аерым очракларда эшләсә дә, сәяси карарларда кануннар бөтенләй эшләми.
Формалары үзгәрә, әмма асылы шул – урыс булмаган халыкларны бетерү
Бигрәк тә, урыс булмаган җирле халыклар файдасына мәхкәмә беркайчан карар кабул итмәячәк. Ул бары имитация. Дәүләтнең сәясәте урыс булмаган халыкларны бетерүгә юнәлдерелгән, бу 500 ел буе бара инде. Формалары, юллары үзгәрә, әмма асылы шул – урыс булмаган халыкларны бетерү.
Алар үзләрен урыс дип танысалар яхшы, әмма урыс булмыйлар икән, димәк, аларны физик яктан бетерү, сөргенгә куу кирәк. Алар бит безне бәхетле итәр өчен басып алмаган, үзләренә, үз халкына җир чистартыр өчен басып алган. Без генә түгел, аның бит үз халкы да җәза чигә. Менә без төрмәдә яшибез. Төрмәдә зэклардан башка, аларның тәртибен тикшереп торучы, качмасын дип сагалап йөрүче катлам – "смотрящийлар" бар. Аларга похлебканы бераз күбрәк бирәләр. Алар башка халыкларның азат булмавын карап тора, әмма үзе дә төрмәдә яши.
БУ ТЕМАГА: Чаллыдагы сәяси ачлыкка 30 ел. "Халыкны идеалистлар гына коткара ала"
— Штрафым бер пенсиям күләмендә дидегез. Кырым татарларына җәза бирелгәндә, алар бер-берсен яклый, штрафларны түләргә ярдәмләшә. Штрафыгызны түләүдә, шул кырымтатарларындагы кебек реаль ярдәм, теләктәшлек бармы? Штрафыгыз турында белгән милләттәшләр күп булгандыр. Ярдәм итүчеләр бармы?
— Реаль ярдәм бар, әмма күп түгел. Кырымтатарлар күптәннән көрәш алып бара, аларда механизм корылган. Алар баерак та. Казан татарлары белән чагыштырганда, кырымтатарлар башка илләрдә күбрәк. Мәсәлән, Төркиядә алар 3 миллионнан 5 миллионга кадәр санала. Икенчедән, аларга эчкечелек үтеп кермәде. Безнең Идел буе, Урал татарларына эчкечелек үтеп кереп, безнең татарның әхлагы, генетикасы бозылды. Аларда андый эчкечелек булмагач, алар бердәмрәк. Өченче сәбәп, алар Русия һәм Украинада күп түгел, шуңа оешулары да җиңелрәк. Казан татарларында бу җайга салынмаган. Безнең дә киләчәк өметсез түгел, бозыклар, сатлыклар күп булса да, халыкның таза, сәламәт өлеше дә бар. Организмнан ул бозыкны чыгарырга кирәк, алар бар халыкны бозарга мөмкин.
— Видеодагы чыгышыгызда сез: "Милли хәрәкәт татарны ихтирам итәргә өйрәтте, аңарчы шәһәр урамында татарча сөйләшеп булмый иде", дидегез. Бу ихтирамны һәм милли горурлыкны саклап кала алдыкмы без? Татарны бүген хөрмәт итәләр дип әйтеп буламы?
— 60-80нче еллар белән чагыштырып карасак, татар халкын ихтирам итүдән бигрәк, курка башладылар. Ул бөек халык беркайчан бернинди халыкны ихтирам итми, алар көчтән генә курка. Бисмаркның шундый сүзләре бар: "Русия белән төзелгән килешү шул килешү язылган кәгазь хакына да тормый", ди. Ә Черчилль: "Урыслар бары тик көчне генә аңлый" дип язып калдырган. Артыңда көч тормаса, алар белән килешү мөмкин түгел дигәнне аңлата бу.
— Зиннур әфәнде, 1986-1987 елларда, милли хәрәкәткә нигез салучыларның берсе булып инициатив төркемнәрдә йөри башлаганда, сезгә 30 яшь чамасы булган. Бүген сезгә 72 яшь. Бар гомерегезне милли көрәшкә багышлагансыз. Җинаять эше ачылып, күпмедер вакыт төрмәдә дә утырырга туры килгән, административ эшләр дә ачылган. Әле дә милли идея өчен штрафка дучар ителдегез. Шул ук вакытта бүген Татарстан барлык позицияләрен бер-бер артлы Мәскәүгә тапшырып бетерде. Гомерлек көрәштән барыбер берни килеп чыкмады, тормышым заяга узды дигән уй тумыймы?
— Юк, һәр нәрсәнең үз урыны бар. 1917 елда инкыйлаб булганчы, 1905 елда аның "генераль репетициясе" булган. 12 елдан соң уңышлы инкыйлаб килеп чыккан. 90нчы еллар да татарның бәйсезлеге өчен генераль репетиция булды. Бар уңышларны, ялгышларны анализлап, без икенче юлы зуррак яссылыкка чыга алачакбыз.
БУ ТЕМАГА: Чаллы милли хәрәкәте: Без барыбер бәйсезлек алырбызӘгәр бу көрәш булмаса, татарның киләчәге дә булмас иде. Тагын шул ук хаталарны кабатларга кирәк булыр иде. Без хәзер кешеләрне белдек, күрдек. Кемдер хыянәт итеп йөри, бу күтәрелештән файдалана, байлык туплап калырга омтыла – кемнең кем икәнен аңладык. Без урамнарда йөргәндә, безнең исемнән мэрияләргә кереп, үзенә кибетләр, автостоянкалар, бензоколонкалар эшләп йөрүчеләр дә булды. Безнең ул вакытта анализларга вакытыбыз булмады. Шул кешеләр үсеп киттеләр, әмма милли хәрәкәткә берничек тә ярдәм итмәделәр. Хакимияткә килгәндә дә, милли хәрәкәт белән куркытып үзләренә өстенлекләр алдылар.
— Сүз уңаннан, милли хәрәкәт бармы әле ул?
Патша Русиясе, Совет Русиясе, хәзерге Русия – барысы да һәрвакыт империя булды
— Бар, нишләп булмасын?! Кешеләр кая китте дип уйлыйсыз? Ул вакланды гына. Кешеләр вак төркемнәргә бүленеп барыбер нидер эшли. Хәзер урамнарга чыгарга, сүз әйтергә ярамый. Милләт дип йөргән өчен, Фәрит Зәкиевкә дә зур күләмдә штраф салдылар. Сталин заманы, 1937 елгы репрессияләр кайтты. Кешене генә атмыйлар. Бу да әлегә генәдер, бәлки. Элек бит ГУЛАГларда җәберләнеп, салкыннарда урман кисеп, ашамый-нитми эшләп миллионлаган кеше үлгән, аттырылган. Моны әлегәчә хөкем иткәннәре юк. Фашистларны хөкем иттеләр, ә менә коммунистик режимны, совет заманындагы режимны башкаручыларны хөкем иткәннәре юк. Шуңа болар яңадан аздылар. Бу җирләрдә тоталитар режим булудан туктамады. Патша Русиясе, Совет Русиясе, хәзерге Русия – барысы да һәрвакыт империя булды. Ә империя басып алган җирләрен көч белән генә тота ала, башкача тота алмый.
— Эзәрлекләүләр аркасында яки сугыш һәм мобилизация сәбәпле читкә китәргә мәҗбүр булган татарлар бар. Читтә яшәүче татарлардан оешкан үзен "Сөргендәге Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем турында беләсезме? Аларның эшләре белән танышып барасызмы?
— Әйе, карап барам. Анда яңа кадрлар, белемле кешеләр кирәк. Башка илләрдә яшәүче татарлар булуы кирәк, чөнки мондагыларның туганнарында тентүләр, мәхкәмәләр уздырып, ниндидер тоткарлаулар белән куркытып, шактый дискомфорт ясый алалар. Моннан бик күп кеше курка, сирәк кеше генә аны атлап чыга ала.
Минем тормыш, язмыш та кәнфит булмады. Үземне беркайчан кызганмадым. Үзеңне кызганасың икән, тормыш та, бу дошман хакимият тә сине кызганмый. Шуңа үзебезне кызганып утырырга ярамый, кызганабыз икән, бетерәләр. Кешелек горурлыгын бетерәләр, безне таптый болар. Ә кешелек горурлыгы булмаса, кеше кеше була алмый, хайванга әйләнә. Татарларның яртысыннан артыгы шул хайванга әверелгән инде, аларда кешелек горурлыгы калмаган.
Ни өчен Русия артта калды, чөнки бу – коллар дәүләте
Милләтнең алдынгы өлеше, кешелек горурлыгы, милли горурлык кына татарны татар итә. Кол ул беркайчан да иҗат итә алмый, азат һәм хөр кеше генә иҗат итә ала. Ни өчен Русия артта калды, чөнки бу – коллар дәүләте. Ни өчен көнбатыш дәүләтләре һәм Америка алда? Чөнки анда азатлык һәм ирек бар. Әлбәттә, бу да чагыштырмача. Идеаль бер әйбер дә була алмый. Ләкин шул ирек аркасында, алар үсә, алга баралар. Аларда кешенең горурлыгын, иреген таптамыйлар.
Бүген Русиянең бөтен пропагандасы аларны булдыра алганча пычрата. Гейларын күрсәтә, ә ирек дигәнен күрсәтми, кеше үзе теләгәнчә яши дигәне төшеп кала. Полиция, репрессия аппараты да анда болай башбаштаклы эшләми. Монда бит полицияне күргән кеше курка. Ә менә шул ук Төркиядә полициядән беркем курыкмый. Русиядә кеше дәүләт өчен яши, ә аларның дәүләте кеше өчен яши.
БУ ТЕМАГА: "Русиянең украиннарга карата сәясәтен татарлар 1552 елдан бирле татый"— Төркия дигәнбез икән, бу дәүләт бүген авыр хәлдә. Бер-бер артлы табигый бәла-казалар ишелә, җир тетрәүләр, яңгыр, таулардан убылган ләм шәһәрләрне юк итә. Азәрбайҗан да әлегәчә тынычлана алмый. Таҗикстан белән Кыргызстан да вакыт-вакыт кабынып ала. Украина сугышында да төрки халыклар кырыла. Бу вазгыятьтә, төрки халыкларның берләшүе мөмкинме?
— Бу вазгыятьтә берләшү мөмкинме дип әйтү дөрес түгел, төрки дөнья ул инде берләште. Төрки дәүләтләр оешмасы төзелде, анда сигез дәүләт керде: Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм күзәтүче буларак Маҗарстан, Төркмәнстан, Төньяк Кипр. Көньяк Корея, Пакстан һәм Монголия дә керергә тели. Украина да, кырымтатарлар аркасында, шуңа таба барырга тели. Бу сугышка кадәр дөньяда 4 глобаль көч бар иде: Америка, Европа берлеге, Кытай, Русия. Хәзер дөньяда дүртенче көч булып Төрки дәүләтләр берләшмәсе өскә менде. Аның киләчәге зур, ул хәзер берләшү, үсү процессында. Бу берләшү өстән бармый, ә күбрәк астан бара.
Төрки дөнья Европа берлеге формасындамы, конфедератив формадамы барыбер берләшәчәк
Безне берләштергән йөзләгән төрки төркемнәр бар, алар урыс, инглиз, төрек телләрендә эшли. Берләшү – котылгысыз нәрсә. Төрки дөнья Европа берлеге формасындамы, конфедератив формадамы барыбер берләшәчәк. Моңа беркем киртә куя алмый. Бу бөтендөнья көчләренә дә файдалы. Русия китсә, төрки дөнья килеп чыга. Аз гына тоткарлык төрки дәүләтләрнең, Урта Азия дәүләтләре җитәкчеләренең урыслашып, урыс ориентирына карап утыруына бәйле. Алар киң карамыйлар. Халыкта да белем җитми. Белемле идарә итүче кадрлар җитми. Моны төрекләр белән азәрбайҗаннар аңлый. Әрмәнне җиңүдә дә объектив көч – ул Азәрбайҗан белән Төркиянең бергә булуы һәм төрки дөньяга симпатия белән караган Пакстанның ярдәме.
Сәясәт ул мәнфәгатьләрнең туры килүе яки туры килмәвеннән барлыкка килә. Безнең мәнфәгатьләр кемнәрнеке белән туры килә? Безнең телне, безне милләт буларак бетергән мәркәз белән көрәшүче, шуңа каршы торучы дәүләтләр һәм халыклар белән туры килә. Бернинди шигем юк, төрки дөнья бөек булачак. Төрки дәүләтләрне берләштерсәң, аларның бар нәрсәсе дә бар. Төрки дөньяга Кореядан тыш Япония дә керергә тели әле. Төрки дөнья гына түгел, бу инде Туран берләшмәсе була. Төрки дөнья – ул төрки илләр берләшмәсе, ә Туран – ул төрки дөньяга һәм төрки халыкларга якын дәүләтләр. Дөнья зур үзгәрешләр алдында тора.
БУ ТЕМАГА: "Чебенне чүкеч белән үтереп булмый"— Бер сөйләшүдә сез Кыргызстан белән Таҗикстанга азатлык ишелеп төште, алар аның белән нишләргә дә белмәде, дидегез. Ни өчен алар буш урында азатлык алды, татар халкы күпме көрәшеп, ачлык мәйданнары оештырып, референдумнар уздырып та үз дәүләтенә ия булмады?
— Монда СССР структурасын белергә кирәк. Автоном республикалар һәм союздаш республикалар бар иде. Союздаш республикалар аерылып чыга ала иде, ә автономнарның чыгарга хокукы булмады. Автоном республикаларның 97 процент бюджеты Мәскәү кулында иде. Ә союздаш республикалар кимендә яртысын үз кулында тотты, шуңа алар бай яшәде, Мәскәүдән сорамадылар. Вакыты килеп җиткәч, эшче кадрлары да әзер иде. Бигрәк тә Кавказ арты, Балтыйк буе әзерлекле чыкты. Урта Азия кадрлары хәлсезрәк иде, чөнки алар мөстәкыйльлек турында уйламады.
Элегрәк булагандыр ул, әмма 70-80нче елларда андый хәрәкәт булмады, алар күп очракта советлардан чыгарга да теләмәде. Русия куып чыгаргач кына чыгып киттеләр. Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан шулай булды.
Без бәйсезлекне кәгазьдә алдык, әмма чынбарлыкта булмады ул
Казакъстанда гына 1980нче еллар азагында селкенеш булды. Аларга икътисади яктан Мәскәү белән калу отышлы иде, әмма мәдәни һәм тел мәсьәләсендә алар тулысынча Мәскәүгә бәйле иде. 70-80нче елларда аларда урыслашу көчле булды. Бер инерция алса, бара ул. Ә 80-90нчы еллар башында ике генә төрки халык күтәрелде: азәрбайҗаннар һәм без. Без бәйсезлекне кәгазьдә алдык, әмма чынбарлыкта булмады ул. Ничә еллар узса да, без шул кәгазьне, Конституциябезне, референдумны тартып чыгара алабыз. Әмма хәзер инде без бу чикләргә генә ризалашырга тиеш түгел. Халыкларны дус-тату итеп яшәү өчен, чишелеш Идел-Урал дәүләте төзүдә. Чуаш, мордва, башкорт, мариларны үз эченә алган дәүләттә генә җир мәсьәләсе күтәрелмәячәк. Төбәктә һәрвакыт зур халык һәм дәүләт була. Урта Азиядә ул Казакъстан белән Үзбәкстан. Идел-Уралда татар глобаль уенчы, калганнар – җирле уенчылар. Безгә аларны үз канатыбыз астына алырга кирәк.
БУ ТЕМАГА: "Иң мөһиме – Хәтер көнен уздырырга кирәк"— Татар иҗтимагый үзәге экстремистик оешма дип игълан ителде. Русиядәге башка милләтләрнең дә экология белән генә шөгыльләнүче оешмалары да ябылып бетте. Мәсәлән, Алтайдагы Туба халкы оешмасы. Бүген урамнарга чыгу мөмкин түгел. Мәктәпләрдә татар теле факультативка калдырылды. Мондый шартларда милли күтәрелеш мөмкинме?
— Әлегә милли күтәрелеш мөмкин түгел, халыкка ышанмыйм. Халык куркытылган. Тукай иҗаты белән, "халык зур ул, бөек ул", дип өйрәттеләр. Ә мин 72 ел яшәгәннән соң халыкның нинди икәнен беләм. Аңа ашарга-эчәргә, ир яки хатын табарга кирәк. Зур акча, коттедж, машина кирәк – хыялы шуннан артыкка бармый. Рим империясендә үк әйткәннәр бит: халыкка икмәк һәм тамаша кирәк, дип. Плебейлар катламы шуңа риза булып яши. Халыкны халык итүче алдынгы өлеш – ул минем сыман романтик-идеалистлар. Тормышымда ничек кенә авыр булмасын, гомер буе шушы юлдан тайпылмадым. Шушы катлам булмаса, халык үлегә әйләнә. Бу катлам гәүдәгә җан бирүче өлеш. Андый кешеләр күп булмый, әмма ул булмаса, халык үлә. Халык ул артыннан этсәң генә каядыр бара, ә аларны алып баручылар, идея салучылар – романтик-идеалистлар.
— Мондый шартларда сез әле дә татарның үз дәүләте булуына ышанасызмы?
— Әлбәттә, ышанам. Безнең халык исән бит әле. Аның таза өлеше бар. Моңа ышанмасам, болай яши дә алмас идем. Киләчәк бөек булачак, төрки дөньяның лидерларның берсе татарлар булачак. Ул шулай булды да. Җәдитчелек хәрәкәте, төркичелек хәрәкәте татарлардан чыкты. Садри Максуди, Йосыф Акчура, Исмәгыйль Гаспралы бездән чыкты. Борынгы тарихны укып карасаң да, татарлар лидерларның берсе булган. Кыпчак телле татарлар көчле чакта, төрки халыклар күбесенчә татар дип аталган, ә хәзер угыз телле төркиләр көчле булганга, төрекләр, төркиләр дип аталалар. Менә күрерсез, киләчәктә бу төрки дөньяның лидерларының берсе татар халкы булачак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!