Тарихчы, сәясәт белгече Илнар Гарифуллин бу комментарында 1992 елда Татарстанда үткәрелгән суверенитет турында референдумны искә төшерә.
1992 елның 21 мартында республика халкы, нигездә, Татарстанның бәйсез, мөстәкыйль юлы өчен тавыш бирде. Бу атнада референдумның 31-еллыгын билгеләп үттек. Икенче Татар республикасы инде тәмам, референдумны искә алучы да юк диярлек. Шулай да, бүгенге вазгыять белән 1992 ел арасында аерма гына бармы, әллә охшак яклар да юк түгелме? Бүген шушы сорауга җавап бирергә тырышам.
"НАРОДОВЛАСТИЕ" ҺӘМ "СУВЕРЕНИТЕТ"
Элек союздаш булган республикалар үзара килешүләр имзалый башлый — Татарстанны исә республикаара икътисади килешү имзалауга дәшмиләр
Башта ул чорны искә төшерик. 1991 елда Татарстанның Югары шурасы гаять төгәл рәвештә "Народовластие" төркеменә һәм "Суверенитет" төркеменә бүленә. Беренчесе Татарстан Русия составында калырга тиеш дип уйлый, икенчесе — исеменнән үк аңлашылганча — республиканың тулы суверенитеты өчен көрәшә. СССРның таркалу процессы 1991 елның августыннан алып декабренә кадәр нык активлаша. Элек союздаш булган республикалар үзара килешүләр имзалый башлый — Татарстанны исә республикаара икътисади килешү имзалауга дәшмиләр. Бу Мәскәүнең Татарстан РСФСР составында кала дип уйлаганын аңлата — ә бит 1990 елның августыннан соң Татарстан, асылда, үзен нәкъ менә союздаш республика итеп игълан итә. 1991 елның 15-16 октябрендә югарыда телгә алынган ике төркемнең үзара көрәше кискенләшә — ул көннәрдә Югары шураның сессиясе уза.
Нәкъ менә шушы сессиядә "Суверенитет" төркеме депутатлары Татарстанның бәйсезлеге турында канунны көн тәртибенә чыгарырга тырышып карый. Бу Татарстан чын мәгънәсендә бәйсез дәүләткә әйләнәчәк дигәнне аңлатмый — әмма республиканы Украин, Беларус ССРлары белән бергә бер сафка куяр иде. Исегезгә төшерәм: 1991 елның август путчыннан соң украиннар да, беларуслар да охшаш актлар кабул итә, ләкин яңа СССР килешүе турындагы сөйләшүләрдән баш тартмый.
Татарстан бәйсезлеге мәсьәләсен көн тәртибенә кертү өчен 121 депутат тавыш бирә, 49ы каршы чыга, 35е тавыш бирми кала. Хәлләр нык кискенләшә.
Парламентта бәхәсләр барган минутларда Югары шура бинасы янында зур митинг оеша. Мәйданда җыелган халык әлеге канун проектын кичекмәстән кабул итүне таләп итә, Татарстан бәйсезлеге юнәлешендә реаль эшләрне башларга чакыра. Нәкъ менә шушы митингта мәйданда җыелган халык белән милиция хезмәткәрләре арасында низаглар килеп чыга. Иң мөһиме шул: Татарстанның чын суверенитетына каршы — Русиянең Демократик фиркасеннән башка — нигездә, беркем дә чыкмый. Ягъни суверенитет яклы кешеләр күпчелекне тәшкил итә.
ШӘЙМИЕВ ҺӘМ "МИЛЛИ ГВАРДИЯ"
17 октябрьдә — шушы вакыйгаларга җавап итеп — Миңтимер Шәймиев указ чыгара. Әлеге указ Татар АССР территориясендә иҗтимагый хәрби берләшмәләрне һәм кораллы төркемнәрне булдыруны һәм шушы төркемнәрнең эшчәнлеген тыя. Документта бер генә оешма да телгә алынмаган, әмма бөтен кеше дә аның "Милли гвардия" аркасында чыгарылганын аңлый. Әлеге структура татар җәмәгатьчелеге көчләре белән оеша, үзен исә Татарстан Югары шурасына буйсына дип игълан итә. Шуңа күрә "Милли гвардия"не милли структураларның мәнфәгатьләрен һәм Татарстан суверенитетын яклаучы буларак кабул итәргә мөмкин.
"БӘЙСЕЗЛЕК ТУРЫНДА АКТ"
Референдум үткәрмичә, дөнья Татарстан бәйсезлеген танымаячак, ди Марат Мөлеков
24 октябрьдә — милли хәрәкәт ягына компромисс рәвешендә — Югары шура "Татар ССРның дәүләт бәйсезлеге турында акт" карарын кабул итә. Әлеге документ нигезендә республика СССРның бер өлеше буларак күрсәтелгән, ул хакта икенче пунктта язылган. Бәйсезлекне игълан итү исә ике шартка бәйле була. Беренчедән, дәүләт бәйсезлеге турындагы Актны кабул итү нәтиҗәсендә "Татарстанның сәяси-хокукый, социаль-икътисади хәлен анализлау" эшен башкару. Икенчедән, республика статусының үзгәрүен халык референдумда хәл итәргә тиеш була. Ә референдумның ни рәвештә узачагын Югары шура хәл итәргә тиеш була.
Бөтентатар иҗтимагый үзәге лидеры (хәзер әлеге оешма Русия Федерациясе территориясендә тыелган) Марат Мөлеков ул көннәрдә әлеге Акт республикага бәйсезлек китермәячәк дип белдерә. Аның сүзләренчә, Акт бәйсезлекне вәгъдә генә итә — кайчандыр коммунизмны вәгъдә иткән кебек. Референдум үткәрмичә, дөнья Татарстан бәйсезлеген танымаячак, ди ул. Ягъни Мөлеков шушы хәрәкәтне республика гражданнары исеменнән легальләштерергә тәкъдим итә. Шулай ук, ул гражданлык турында канун кабул итәргә чакыра — Татарстан гражданлыгы алганнар гына референдумда катнаша ала. Гражданлыкны алыр өчен исә татарча һәм урысча белү мәҗбүри була. Татарстанга вакытлыча укырга яки дәваланырга килгән, республика территориясендә хәрби хезмәт үтәгәннәргә дә ТР гражданлыгы бирелми — Мөлековның проекты әнә шундый була.
Татарстан белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләрнең иң кискенләшкән чагы була бу. Сергей Шахрайның "Шәймиевне Мәскәүгә читлектә алып килү" турындагы сүзләре нәкъ менә шушы вакытта яңгырый. Мари урманнарында — Татарстан чигендә — Казан урамнарына бәреп керергә әзер торган танклар турында имеш-мимешләр дә шушы көннәрдә барлыкка килә. Сүз уңаеннан, шушы имем-мимешне беркемнең дә беркайчан да кире какканы булмады.
БӨГЕЛМӘ — КАРШЫ, АЗНАКАЙ, ЧАЛЛЫ, ӘЛМӘТ ХУПЛЫЙ, Ә КАЗАН — УРТАДА
Бәйсезлек турында сорау, нигездә, референдум формуласыннан алына
Референдум узган көнне республикада барлык участоклар да ачыла, тавыш бирү инцидентларсыз үтә. 16 мартта Югары шура "Референдумга чыгараласы сорауны аңлату турында" карар кабул итә. Әлеге карарның беренче пунктында референдумның максаты — "Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне раслау" дип язылган. Икенче пунктта "Татарстан Республикасының Русия Федерациясеннән дәүләти читләшүе, аның территориаль бердәмлеген һәм чикләрен үзгәртү референдум максатларына керми" дип игълан ителгән. Өченче пунктта исә республиканың барлык гражданнары да бертигез хокукларга ия дип ассызыкланган. Шулай итеп, бәйсезлек турында сорау, нигездә, референдум формуласыннан алына.
Референдум уңай тавыш бирүчеләрнең җиңүе белән тәмамлана — тавыш бирүчеләрнең 61,39%ы "Татарстан — халыкара хокук субъекты" дигән формулировка белән ризалаша.
Мари урманнарында — Татарстан чигендә — Казан урамнарына бәреп керергә әзер торган танклар турында имеш-мимешләр дә шушы көннәрдә барлыкка килә
Референдумда тавыш бирү хокукы булган Татарстан ватандашларының 81,2%ы катнаша — бу рекорд күрсәткеч. Суверенитет өчен иң аз тавыш биргән шәһәр Бөгелмә була. Ә иң күп тавыш биргән район — күрше Азнакай. Казан халкының 46,8%ы суверенитет өчен тавыш бирә — шунысы кызык: 1989 елгы җанисәп буенча татарлар Казан халкының 40,5%ы гына тәшкил итә.
Татар белән урысның саны якынча бертигез булган калган өч иң зур шәһәрдә исә нәтиҗәләр күпкә югары. Мәсәлән, Чаллыда суверенитет өчен — халыкның 60,8%ы, Түбән Камада — 54,3%ы, ә Әлмәттә — 71,4%ы тавыш бирә. Чаллыда һәм гомумән Кама аръягында ул вакытта татар милли хәрәкәтенең позицияләре бик көчле була — бу референдумның нәтиҗәсенә дә йогынты ясый.
Казандагы саннарны исә болай аңлатырга мөмкин: Татарстан суверенитетына каршы чыгучыларның бөтенесе диярлек нәкъ менә башкалада яши торган була.
Шунысы да мөһим: 1992 елгы референдум Русия тарихында сәяси көндәшлек үрнәге булып тора, чөнки хакимиятләр куелган сорау белән элиталар һәм халыкның аерым катламнарына гына түгел, ә һәрбер тавыш бирүчегә мөрәҗәгать итә.
Татарстанда узган референдумның легитимлыгын да беркем дә беркайчан да шик астына куймады. Нәкъ менә шушы сыйфат аны 1990нчы еллар уртасыннан башлап Русия һәм Татарстанда үткәрелгән башка референдумнардан нык аерып тора. Нигездә, 1992 елның 21 мартында узган референдум — 1991 елның октябрендә Татарстан Югары шурасы кабул иткән Актның дәвамы дисәң дә ярый.
1992 ҺӘМ 2023. КАЗАН ҺӘМ УФА
Бүгенге вазгыять белән чагыштырганда, вакыйгалар чылбыры кире хронологиядә бара. Мәсәлән, "суверенитет" сүзе, асылда, 1990 елның 30 августында барлыкка килә. 1991 елның 12 июнендә "Татарстан президенты" дигән сүзтезмә үз "гомерен" башлый. Ә Русия белән вәкаләтләрне бүлешү килешүе 1994 елда имзалана.
1992 елның 18 мартында — тарихта беренче һәм соңгы тапкыр — Уфада Татар иҗтимагый үзәге белән "Урал" башкорт милли үзәге Татарстан суверенитетын яклап уртак митинг уздыра
Соңгы 5-6 елда Татарстан кичергән югалтулар исә түбәндәге тәртиптә барды: башта 2017 елда 1994 елгы килешү озайтылмады. 2023 елның гыйнварында президент рәискә әйләнде, ә инде 2023нең мартында суверенитеттан да колак кактык.
1992 елның мартына алып килгән вакыйгалар да бүгенге хәлләр белән аваздаш.
30 ел элек татар милли хәрәкәтенең иң көчле өлеше — Татарстаннан кала —Башкортстанда оешкан була. 1992 елның 18 мартында — тарихта беренче һәм соңгы тапкыр — Уфада Татар иҗтимагый үзәге белән "Урал" башкорт милли үзәге Татарстан суверенитетын яклап уртак митинг уздыра. Митингта "Башкортстан суверенитеты Татарстанда башлана" дигән шигарь күтәрелә. Митингның резолюциясендә — "ТРга карата нинди дә булса көч кулланган очракта" — бердәм татар-башкорт гвардиясен оештыру турында ачыктан-ачык рәвештә игълан ителә.
Ул көннәрдә халык арасында Татарстан федератив килешүне имзаламаган очракта аның территориясенә Русия гаскәрләре кертеләчәк дигән имеш-мимешләр таралган була. Шуңа күрә дә — Татарстандагы татарларга теләктәшлек күрсәтү максатында — Башкортстанның Татар иҗтимагый үзәге әлеге акцияне үткәрә дә инде. Ә "Урал" башкорт яшьләре үзәге бу митингка БР Югары шурасы рәисе Мортаза Рәхимов белән начар мөнәсәбәтләрдә булу сәбәпле кушыла. Җәмәгатьчелек Рәхимовтан — Татарстан җитәкчелегеннән кебек үк — кыю адымнар көткән була. Әйтәсе килгән әйберем шул: татар милли хәрәкәтенә шикләнеп караган башкорт активистлары да Мортаза Рәхимовны котыртып карый, Башкортстандагы төп кешегә кирәк очракта күрше республикага теләктәшлек күрсәтә алабыз дип ишарә бирә.
Бу бит Радий Хәбировны котыртып алу адымы
Бүгенге көн белән тагын бер уртаклык: Мортаза Рәхимов — БР эчендә һичшиксез башкорт яклы булса да — Мәскәү алдында Башкортстан мәнфәгатьләрен кайгырту эшендә, Татарстан элитасы белән чагыштырганда, йомшак һәм көчсез була. Башкортстан җитәкчелеге бүген дә шундый дип әйтергә мөмкин. Башкорт яшьләре берлегенең элекке әгъзасы Рамил Хисаметдиновның Рөстәм Миңнехановка "Уфадагы Әр-Рәхим мәчетен төзеп бетерергә ярдәм итегез" дип мөрәҗәгать итүе — моның бер дәлиле. Бу бит Радий Хәбировны котыртып алу адымы, аны борыныннан чиертеп алу.
Татарстан хакимият элитасы, үз чиратында, татар милли хәрәкәтенә беркайчан да таянып торырга ашыкмады — бу кызык та, кызганыч та. Җирле элита милли хәрәкәтнең практик көчләреннән генә түгел, иң мөһиме, идеологик платформасыннан да файдаланмады. Ә инде 1992 елгы референдумнан соң милләтчеләр белән элемтәне тулаем өзде. Башкорт элиталары исә, киресенчә, 1992 ел вакыйгаларыннан соң эчке сәясәттә башкорт милли хәрәкәтенең идеологик платформасын куллана башлады.
ХӘЗЕР ТАТАРСТАН ТАГЫ ДА ЯЛГЫЗРАК
Һәм тагын бер әйбер. 31 ел элек кебек үк хәзер дә милли республикаларның мөстәкыйльлеккә омтылышына каршы яңгырый торган федералистик риторика Татарстан белән Чечня тирәсендә төзелә. Кырыс пропаганда нәкъ менә әлеге ике республикага каршы алып барылды һәм алып барыла. Тик хәзер Чечняны суверенитет темасында сирәк искә төшерәләр, чөнки Рамзан Кадыров тирәсендә сәяси яңалыклар өстенлек итә. Шуңа күрә бөтен идеологик басым Татарстанга төшә.
Республиканың нигезен ныгытып тора торган көчле милли хәрәкәт һәм нык милли үзаң булмаса, иң зур икътисади өстенлекләр һәм уңышлардан да бик кыска вакытта колак кагырга мөмкин
Ягъни бүген Татарстан, 30 ел элек булган вазгыять белән чагыштырганда, тагы да ялгызрак. Ә мәгълүмати һөҗүм хәзер һәрьяклап бара — республиканың статусы юнәлешендә генә түгел. 30 ел элек Татарстан суверенитет яуласа, республикада кан коелачак дип куркыта торган булсалар, хәзер һөҗүм процессы күпкә катлаулырак. Татар милләтен эчтән бүлгәләргә тырышалар — 30 ел элек мондый күренеш юк иде.
Шул ук вакытта бу Татарстанның соңгы өч дистә елда сәяси яктан көчсезләнгәнен күрсәтә. Икътисади яктан республика ныгыса да, милли һәм идеологик яктан хәлсезләнде. Республикага сәяси яктан ярдәм итердәй иҗтимагый структуралар хәзер юк. Татарлык та нык көчсезләнде — бу инде иң аянычы.
Икенче яктан, соңгы 30 елның тарихи тәҗрибәсе шуны күрсәтә: республиканың нигезен ныгытып тора торган көчле милли хәрәкәт һәм нык милли үзаң булмаса, иң зур икътисади өстенлекләр һәм уңышлардан да бик кыска вакытта колак кагырга мөмкин.
Илнар Гарифуллин
тарихчы, сәясәт белгече
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум