Казан янында төзелүче чүп яндыру заводы 25 процентка әзер, 5,1 миллиард сум тотылган

Иллюстратив фото

Хәзерге вакытта биредә төзелештә җирле оешма “Татнефтепроводстрой” эшли һәм әгәр җиһазлар белән бәйле мәсьәлә хәл ителсә, ике атна эчендә төзелеш яңадан торгызылачак, дип ышандыралар.

Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә төзелеп килүче чүп яндыру заводы 25 процентка әзер дип бәяләнә, аңа инде 5,1 миллиард сум керткәннәр.

Бу хакта "АГК-2" оешмасы (Ростех дәүләт корпорациясенең "РТ-Инвест" ширкәтләр төркеменә керә) вәкиле җиткерде, дип яза "Бизнес Online".

Төзелеш алып барыла торган мәйданчыкка Русия хөкүмәт рәисе урынбасары Виктория Абрамченко килгән.

"Бүген объектның әзерлеге 25 процент. Без 5,1 миллиард сумга якын акча керттек, шуларның 1,9 миллиарды – капиталь төзелеш, миллиард сумы – куәтне күрсәтүче килешү (ДПМ), 360 миллионы – проектлаштыруга, калганы – башка төрле чыгымнар", дип хисап биргән "АГК-2" вәкиле.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта биредә төзелештә җирле оешма "Татнефтепроводстрой" эшли һәм әгәр җиһазлар белән бәйле мәсьәлә хәл ителсә, ике атна эчендә төзелеш яңадан торгызылачак.

Русия табигать ресурслары һәм экология министрлыгы документка ярашлы, Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводын 2025 елның 31 декабрендә эшләтә башлау ниятләнә.

Тик күптән түгел Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы – "Торак-коммуналь хуҗалык оешмасы" ("ПЖКХ") ширкәте 2025 елда Казан янында чүп яндыру заводы ачылачагына шик белдергән иде.

Ширкәтнең баш мөдире Евгений Чекашев әйтүенчә, хәзерге вакытта завод төзелеше туктатылган, җиһазлар белән бәйле мәсьәләләр бар. Чүп яндыру заводын кулланышка кертү 2025 елга күчерелгән. "Ул вакытка кадәр завод булырмы? Бүген мондый ныклы ышаныч юк, шуңа шәһәргә якын вакытта шәһәрдән 30-35 километр ераклыкта яңа полигон ясау өчен урын табарга кирәк", диде ул.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның Яшел Үзән районында чүп яндыру заводы төзелешендә кыенлыклар килеп туды. Чүп яндыру заводының ачылышын инде берничә тапкыр кичектерделәр.
  • Күптән түгел Казан янында чүп яндыру заводына эшләтеп җибәрү өчен җиһаз таба алмаулары хәбәр ителгән иде. Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә чикләүләр кертелгәч, Татарстандагы заводны кытай инвесторлары ярдәмендә төзеп бетермәкчеләр. Бу хакта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин белдерде. "Заводта Швейцария белән Япония технологиясен кулланырга теләгән идек. Санкцияләр сәбәпле җиһаз бирелмәде. Хәзер без "Росатом" белән беренче килешү төзедек. Әлегә финанслар эзлибез. Аның суммасы бермәбер артты. Бүгенгә кытай инвесторларының өч тәкъдиме карала", диде ул.
  • Бу төзелешкә халык каршы чыкса да, чүп яндыру заводын салуга рәсми рөхсәт бирелде.
  • Ел башында Казан активистлары Татарстанда чүп яндыру заводы белән беррәттән Кама Аланында атом энерготехнология станциясе (АЭТС) төзүгә каршы чыкты. Әлеге ике проектны да Росатом тормышка ашыра.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!