Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты. Ул Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасы башында ярымай торуга игътибар иткән. Ә элекке чиркәү, хәзерге вакытта Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасында тәре юк.
"Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәткән Островский.
Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә куышлган. "Акчага рәсем сайлауга җентекләбрәк карау кирәк. Кирәксез урында киеренкелек тудыру урынсыз", дип язган үзенең Telegram каналында Мәскәү патриархаты вәкиле Владимир Легойда.
Шушы руханиларга иң яхшы аңлатманы Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде.
"Ни өчен манарада ярымай торамы? Чөнки татарларда бу манара янында мөһим шәхесләр җирләнгән дигән риваять яши. Шул мантыйктан чыгып, анда ярымай беренче тапкыр 1918 елда, ә икенче тапкыр 1993 елда куелган.
Ә ни өчен элекке чиркәү бинасында тәре юкмы? Чөнки анда хәзер музей урнашкан. Бу бинага чиркәүне кайтару мөмкин түгел, чөнки күпләр шунда ук мәчетне кайтарырга теләр, чөнки янәшәдә генә элекке хан мәчете булган, ул инде җимерелгән" дип аңлата белгеч.
Әлеге фикер белән ахыр чиктә Мәскәү патриархаты вәкиле Вахтанг Кипшидзе да килеште.
"Бу — чиркәү түгел, бу — музей. Чиркәү түгел икән, ник тавыш чыгарырга? Әгәр акчадагы сурәт чиркәү бинасы түгел икән, аның тәресез булуында бернинди проблем юк. Ни өчен әле ул сурәттә тәре булырга тиеш, әгәр ул тормышта юк икән?" дигән бу әһел "Говорит Москва" радиосына.
БУ ТЕМАГА: Русиянең мең сумлык акчасында Казандагы Сөембикә манарасы сурәтләнгән
Исегезгә төшерәбез, 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
Биш мең сумлык акчалар Екатеринбурга һәм Урал федераль бүлгесенә багышланган.
- 2022 елның августында мең сумлык кәгазь акчада Татарстандагы бер объект сурәтләнә ала дип хәбәр ителгән иде. Ул чакта Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, "Казан" гаилә үзәге, Болгар тыюлыгы финалга чыкты.
- 2016 елда Казан 200 сумлык акчаларда сурәтләнәчәк дип вәгъдә иткәннәр иде. Бәйге игълан иттеләр, ул берничә ай барды һәм Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да гел шау-шу чыгарып кына торды. Җирле хакимиятләр Казан сурәтен акчада күрер өчен киң күләмле PR-кампания алып барды.
- Пиарчылар нәрсә генә майтарып карамады: урамдагы һәм интернеттагы флешмоблар, телевидение һәм матбугаттагы реклам, президентның инстаграм сурәтләре, түләнгән блогерлар, Рамзан Кадыров һәм Николай Валуевның фотолары һәм хәтта аякка ясалган татуировкалар. Республика бәйгедә җиңәр өчен күпме акча сарыф иткәненең төгәл саннары билгесез, ләкин мондый кампаниянең арзан булмавын фаразларга була иде.
- Чират СМС ярдәмендә тавыш бирүгә җиткәч бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүриләп тавыш бирдерттеләр. Тавыш биргән кеше җитәкчесенә кушылган эш башкарылганны дәлилләүче скриншот та җибәрергә тиеш булган диелде. Ә кайбер җирдә мәктәп хезмәткәрләрен кич мәктәпкә җыеп, телевизор каршында тавыш бирдерткәннәр дигән сүзләр булды.
- Нәтиҗәдә боларның берсенең дә файдасы булмады, Казан ул бәйгедә җиңмәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!