Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең мең сумлык акчасында Казандагы Сөембикә манарасы сурәтләнгән


Яңа мең сумлык акча
Яңа мең сумлык акча

Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган. Аның бер ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында Казандагы Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.

Бүген "Новости" агентлыгында узган матбугат очрашуында Үзәк Банк рәисе урынбасары Сергей Белов һәм Гознак баш мөдире Аркадий Трачук яңа мең һәм биш мең сумлык акчаларны тәкъдим итте. Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Әйтик, мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.

Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.

Биш мең сумлык акчалар Екатеринбурга һәм Урал федераль бүлгесенә багышланган.

Белов әйтүенчә, акчаларның төсләре элеккечә калган. "Моны кешеләр буталмасын һәм янчыкларында таныш төстәге акчаны җиңел генә таба алсын өчен махсус эшләдек", дип аңлаткан ул.

2022 елның августында мең сумлык кәгазь акчада Татарстандагы бер объект сурәтләнә ала дип хәбәр ителгән иде. Ул чакта Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, "Казан" гаилә үзәге, Болгар тыюлыгы финалга чыкты.

1000 һәм 5000 сумлык акчалар быел, 500 сумлыклар – 2024 елда, 10 һәм 50 сумлыклар – 2025 елда кулланылышка керәчәк.

  • 2016 елда Казан 200 сумлык акчаларда сурәтләнәчәк дип вәгъдә иткәннәр иде. Бәйге игълан иттеләр, ул берничә ай барды һәм Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да гел шау-шу чыгарып кына торды. Җирле хакимиятләр Казан сурәтен акчада күрер өчен киң күләмле PR-кампания алып барды.
  • Пиарчылар нәрсә генә майтарып карамады: урамдагы һәм интернеттагы флешмоблар, телевидение һәм матбугаттагы реклам, президентның инстаграм сурәтләре, түләнгән блогерлар, Рамзан Кадыров һәм Николай Валуевның фотолары һәм хәтта аякка ясалган татуировкалар. Республика бәйгедә җиңәр өчен күпме акча сарыф иткәненең төгәл саннары билгесез, ләкин мондый кампаниянең арзан булмавын фаразларга була иде.
  • Чират СМС ярдәмендә тавыш бирүгә җиткәч бюджет хезмәткәрләрен мәҗбүриләп тавыш бирдерттеләр. Тавыш биргән кеше җитәкчесенә кушылган эш башкарылганны дәлилләүче скриншот та җибәрергә тиеш булган диелде. Ә кайбер җирдә мәктәп хезмәткәрләрен кич мәктәпкә җыеп, телевизор каршында тавыш бирдерткәннәр дигән сүзләр булды.
  • Нәтиҗәдә боларның берсенең дә файдасы булмады, Казан бәйгедә җиңмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG