Русиянең "Альфа-банк" мөштәриләр базасын һакерлар җимергән

Архив фотосы

Һакерлар бу белешмәләрнең бер өлешен чыгарган. Анда барлыгы 44 меңләп мөштәринең исемнәре, телефон номерлары, карта һәм хисап номерлары бар.

KibОrg һакерлар төркеме (алар Украина мәнфәгатьләрендә эш итә дип фаразлана) Русиянең иң зур хосусый банкы - "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләре турында мәгълүматны ала алган. Бу хакта KibОrg-ның Telegram-каналындагы хәбәргә таянып "Важные истории" яза.

Һакерлар бу белешмәләрнең бер өлешен чыгарган. Анда барлыгы 44 меңләп мөштәринең исемнәре, телефон номерлары, карта һәм хисап номерлары бар. "Важные истории" очраклы исемнәрне сайлап алып аларның чын кешеләр булуын ачыклаган.

Басманың һакер төркемендәге чыганагы "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләр базасын ачык чыганакларда чыгарырга ниятләүләрен әйткән. Бу - 22 миллион кеше дигән сүз.

Әлегә банкта системны җимерүләренә фикер белдермәделәр.

  • 2022 елда Русия ширкәтләреннән шәхси белешмәләр язылган 667 миллион материал урланган.
  • InfoWatch ширкәте белгечләре шәхси мәгълүматлар таралуның артуын Украинадагы сугыш белән бәйли. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, кулланучыларның белешмәләре берничә мәртәбә читкә таралды, ә дәүләт сайтларына DDoS-һөҗүмнәр еш ясала башлады.
  • Русия Украинага бәреп кергәч тә икенче көнне үк Anonymous халыкара аноним һакерлар төркеме Русия хөкүмәтенә кибер-сугыш игълан итте.
  • Шул вакыттан бирле берничә зур кибер-һөҗүм ясалды: һакерлар Русиядәге зур мәгълүмат чараларының, дәүләт оешмаларының һәм арбитраж мәхкәмәләрнең сайтларын җимерде.
  • Быел ярты елда Татарстан дәүләт системнарына кибер-һөҗүмнәр дүрт тапкырга диярлек арткан. Татарстан президенты эшләре идарәсе мәгълүматларны кибер-һөҗүмнәрдән яклауга 6,7 миллион сум бүлеп бирәчәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!