Коми Дәүләт шурасында коми телендә сорау бирмәкче булган депутатны "монда колхоз түгел" дип бүлдергәннәр

Русиянең берничә төбәгендә таралган коми теле Коми республикасында дәүләт теле булып тора.

Коми Дәүләт шурасы утырышында депутатка коми телендә сорау бирергә мөмкинлек калдырмаганнар, югыйсә бу тел республикада дәүләт теле булып санала. Бу хакта Север.Реалии җиткерә.

Шура әгъзасы Елена Шумилованың хисабы турында фикер алышкан чакта һәр фракция вәкиле берешәр сорау бирергә тиеш булган. КПРФ депутаты Екатерина Дьячкова соравын коми телендә бирә башлагач, аны Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёв ("Бердәм Русия") бүлдергән.

"Хезмәттәшләр, безгә сезне сөйләшсен өчен калдырып чыгып китәргә мени инде? Килештек бит. Николай Терентьевич, безнең монда колхоз түгел бит", дип белдергән ул КПРФтан Николай Братенковка мөрәҗәгать итеп.

"Возбуждённая Коми" Telegram-каналы искәртүенчә, Дьячкова Дәүләт шурасында еш кына коми телендә чыгыш ясый, аның сүзләрен ассистенты тәрҗемә итә.

Русиянең берничә төбәгендә таралган коми теле Коми республикасында дәүләт теле булып тора һәм аны өйрәнү мәҗбүри - бу 2011 елгы канун чыгару актларында каралган. Коми телен төбәкнең бөтен мәктәпләрендә дә диярлек укыталар.

  • Бүгенге көндә Татарстанда да татар теле дәүләт теле булып саналса да, хөкүмәт киңәшмәләре тулысынча диярлек урыс телендә генә уза. Дәүләт шурасы утырышы татар теленә синхрон тәрҗемә белән үткәрелсә дә, комитет утырышлары, парламент тыңлаулары бер телдә генә алып барыла.
  • 2020 елда Татарстан президенты каршындагы "Татар теле һәм туган телләр комиссиясе" рәисе Марат Әхмәтов татар телен санламаган министрлар турында хисап Рөстәм Миңнехановка юлланачак, дип түрәләрне тәнкыйтьләп чыккан иде. Аның сүзләренчә, татар телендә чыгыш ясамаган министрларга карата административ ысул кулланырга кирәк.
  • Шул ук вакытта Татарстанда урыс теле өчен яңа комиссия төзеп, ә татар теле комиссиясен фактик рәвештә юк итеп, аның урынына "Татар теле һәм туган телләрне саклау һәм үстерү" комиссиясе булдыруны җәмәгатьчелек татар теле позициясен көчсезләндерү буларак күрде. Бу вазгыятьтә Рөстәм Миңнеханов урыс теле яклауга мохтаҗ дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!