Медиа: быел беренче яртыеллыкта Русиядә гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп 21 кешене хөкем иткәннәр

Иллюстратив фото

Шулай ук 2023 елның беренче алты аенда мәхкәмәләр "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында 1690 беркетмә караган һәм 1308 кешене җаваплылыкка тарткан.

Быел беренче яртыеллыкта Русиядә гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп 21 кешене хөкем иткәннәр. Шуларның сигезе ирекләреннән мәхрүм ителгән, өчесен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, унысына штраф салганнар. Бу хакта Мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып "Коммерсантъ" җиткерә.

Журналистлар искәртүенчә, бу гаепләү белән быел беренче айда хөкем ителгәннәрнең саны былтыр ел буе хөкем ителгәннәрдән дә күбрәк - 2022 елда 14 кешегә хөкем карары чыккан булган.

Моннан тыш газет мәгълүматынча, 2022 елда 4440 кешене гаскәрне "кимсеткән" өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Ә 2023 елның беренче алты аенда мәхкәмәләр "Русия гаскәрен искредитацияләү" турында 1690 беркетмә караган һәм 1308 кешене җаваплылыкка тарткан диелә. Аларга барлыгы 42,7 млн сумлык штраф салганнар.

  • Быел сентябрьдә Абакандагы мәхкәмә Хакасиянең "Новый фокус" басмасы мөхәррире Михаил Афанасьевны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" тарату турындагы эш нигезендә биш ел ярымга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Афанасьев – "вазифасыннан файдаланып" сугыш турында "фейклар" тараткан өчен хөкем ителгән Русиядәге беренче журналист булды. Ул гаебен танымады.
  • "Фейклар" таратуда гаепләп хөкем ителгәннәр Татарстанда һәм Башкортстанда да булды. Әйтик Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.
  • Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!