Активизм белән шөгыльләнүе турында фильм чыкканнан соң мәктәп укучысын тикшерү комитетына чакыртканнар

Евгений Фокин

18 яшьлек Евгений Фокин Новосибирскида яши. Урамнарда ут булмау, җәмәгать автобусының начар йөрүе яки шәһәр төзелеше нормаларын бозып Z-баннерлар элүләренә даими шикаятьләр язып килә. Аның турында фильм чыккан булган. Шуннан соң егет белән тикшерү комитетында кызыксынганнар.

Новосибирскида яшәүче мәктәп укучысы Евгений Фокинның сивил активизмы турында фильм чыкканнан соң, аны тикшерү комитетына чакыртып алганнар. Рәсми сәбәбе - "бармак эзләрен яңарту өчен". Бу хакта Фокинның үзенә сылтама белән Сибирь.Реалии җиткерә.

18 яшьлек егеткә үзе турында фильм чыкканнан соң ук шалтратканнар. Бу фильмда ул Русия президенты Владимир Путинның озак вакыт идарә итүе турында фикер йөртә.

"Миңа инде 18 яшь. Гомер буе бер президент белән яшим. Берәр яңарак әйбер дә күрәсе килә", дигән ул фильмда.

Шуннан соң егет белән тикшерү комитетында кызыксынганнар.

"Шалтыратып, янәсе ниндидер фәрман чыгуын һәм бармак эзләрен яңартырга кирәклеген әйттеләр. Мин килдем, бармак эзләрен алдылар, фильм турында сорамадылар", дигән Фокин.

Укучы урамнарда ут булмау, җәмәгать автобусының начар йөрүе яки шәһәр төзелеше нормаларын бозып Z-баннерлар элүләренә даими шикаятьләр язып килә диелә. Хәзерге вакытта ул Новосибирски шәһәр шурасы бәйсез депутаты Светлана Каверзинаның ярдәмчесе булып тора.

  • 2022 елда Фокинга бер хәбәрне үз сәхифәсенә күчереп алуы һәм эмоджилар куюы өчен гаскәр турында "фейклар" тарату хакында җинаять эше ачылган булган. Экспертиза уздырганнан соң эшне япканнар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!