Гадел Кутуй. Бу исем һәр казанлыга таныштыр. Шәһәрнең Совет районындагы тукталышлары һәм бер урам шушы исемне йөртә. Шул ук вакытта Гадел Кутуйның язмышы һәм аңа нинди тәмугъ аша узарга туры килүе турында бик азлар гына уйланадыр. Бу тәмугъны Кутуйга совет хакимияте оештыра. 1931 елның февралендә язучы, шагыйрь, драматург һәм тәнкыйтьче Гадел Кутуйны Берләшкән дәүләт сәяси идарәсе (ОГПУ) "Җидегән" эше нигезендә кулга ала. Ул төрмәдә февральдән сентябрьгә кадәр, сигез ай утыра. Соңрак "җинаять кылуын раслаучы материаллар" табылмаганга Кутуйны җибәрәләр. Аны атып үтермиләр, ул лагерьдә үлмәгән, хәтта анда эләкмәгән дә. Әмма бу тоткарлануы тормышына җуелмас эз сала.
Гадел Кутуй төрмәдә утырган вакыты турында истәлекләр язып калдырмаган. (Казанда яшәп репрессияләнгән Евгения Гинзбург һәм Николай Заболоцкий моны эшләгән.) Алай да 1997 елда "Гасырлар авазы" журналында Казан галимнәре — филолог Мәсгуд Гайнетдинов һәм архивчы Сөләйман Рәхимов бер документ бастыра: анда Кутуйның төрмәдә чакта үз кулы белән язылган күрсәтмәләре, белешмәләре була. "Татар әдәбияты турында берничә сүз" дигән гади генә башисем бирелсә дә, бу язмаларда ул чорда булган курку, шашыну һәм паранойя атмосферасы сизелә.
Мәсгуд Гайнетдинов һәм Сөләйман Рәхимов бу атмосфераны "Кешеләр иректә булса да, тикшерү астындагы кебек хәлдә булган", дип тасвирлый.
БУ ТЕМАГА: Олы террор һәм язмышлар. Качкын мулла тарихыГаделша Нурмөхәммәт улы Кутуев 1903 елда Сарытау губернасы (хәзерге Пенза өлкәсе) Күзнәй өлкәсе, Татар Кынадысы авылында күп балалы гаиләдә туа.
1912 елда гаиләләре белән Самар губернасының Алексеевка авылына күченәләр. Әтисе туганнарының күн фабрикасына эшкә урнаша, соңрак уртак эштә катнаша, аннары мичкәләр һәм кисмәкләр җитештерә башлый.
Менә шуның нәтиҗәсендә Гадел Кутуйга "кулак гаиләсеннән булуын" хәтерләтеп торачаклар.
1920 елда 17 яшьлек Гаделша Кутуев Казанга килә. 1923 елда "Безнең юл" журналы аның футуристик шигырьләрен бастыра, ә 1924 елда "Көннәр йөгергәндә" дигән җыентыгы чыга.
Якынча шул вакытларда Гадел Кутуй (ул үзенә шундый әдәби исем ала) Мәскәүдә үзенең кумиры — Владимир Маяковский белән таныша. Кутуй ул язган "Сул марш" дигән шигырьнең татарчага тәрҗемәсен укып күрсәтә.
Кутуй кәттә киенә белгән, кызып китүчән, чибәр һәм танылган егет була — кызлар аңа гашыйк була, Казандагы бер яшь шагыйрә хәтта аның рәсеме төшерелгән сәгать тагып йөри.
Кутуйның кумиры Маяковский ахыргача ачыкланып бетмәгән сәбәпләрдән 1930 елда үлеп китә. Бу елны бөтен ил буйлап иҗади даирәләрдә чистартулар башлана, Ленинград ОГПУсы "Детгиз"ны тар-мар итү белән мәшгуль булганда, татар ОГПУсы "Җидегән"эше белән шөгыльләнә башлый.
"Җидегән" — Казан һәм Уфаның яшь язучыларыннан оешкан берләшмә, 1928 елда алар матбугатта уңай рецензияләр чыгарып һәм текстларының басылып чыгуына булышып, бер-берсен хупларга килешә. "Җидегән"не оештыру эшен — Уфадан Төхфәт Ченәкәй һәм Казаннан Гадел Кутуй башлап йөргән дип санала. Мәсгуд Гайнетдинов һәм Сөләйман Рәхимов язуынча, берләшмәгә Габдрахман Минский, Сәйфи Кудаш, Сәгыйт Агиш һәм Нәкый Исәнбәтне керткәннәр. Ченәкәй бу берләшмәне "Җидегән" дип атарга тәкъдим иткән.
"Җидегәнчеләр"нең бер фикергә килүе хакимияткә зыян салмаса да, аларның үзләре өчен бәлагә әверелә. 1930 елның мартында Ченәкәйне "буржуаз-милли пропагандачы" буларак Совет язучылары оешмасыннан чыгаралар. Августта ул үзен кире алырлар дип исәп тотып, "Башкортстан" гәҗитендә "Җидегән" турында "үзтәнкыйть" мәкаләсен чыгара.
Ченәкәйне оешмага кире алмыйлар, аның каравы татар ОГПУсы тикшерүчеләре "җидегәнчеләр" белән шөгыльләнә башлый. 1931 елның февралендә Ченәкәйнең үзен дә, Кутуйны, Исәнбәтне һәм Минскийны да кулга алалар.
Март аенда чыккан гаепләү карарында "Җидегән"не "контрреволюцион оешма" дип атыйлар.
"Җидегән" эшчәнлегенә карата сентябрь аенда чыккан йомгаклауда исә "бу эштә гаепләнүчеләрнең җинаять кылуын раслаучы материаллар юк, чөнки бу эшчәнлек совет кануннары рөхсәт иткән чикләрдән чыкмый. 114819нчы эшне туктатырга, кулга алынганнарны азат итәргә кирәк", диелгән.
Исәнбәт белән Минскийны апрельдә җибәрәләр. Ченәкәй һәм Кутуйны — сентябрьдә.
Гадел Кутуйның күп битле күрсәтмәләреннән күренгәнчә, тикшерүчеләрне "җидегәнчеләр" генә кызыксындырмаган. Чекистлар Татар һәм Башкорт АССРының иҗади зыялыларына досье җыйган. Аларны бары тик тискәре бәяләмәләр генә кызыксындырган.
Мәсәлән, Шәриф Камал турында үзенең күрсәтмәләрендә Кутуй бик кыска язган: "Язучы-драматург. Әдәби әйберләре бик файдалы. Үзем аны бик яхшы белмим. Бернинди начар әйбер әйтә алмыйм".
Ленин ордены белән бүләкләнгән Шәриф Камал — ул чорда татар зыялылары арасында кулга алынмыйча калган һәм үз үлеме белән үләргә насыйп булган аз санлы кешеләрнең берсе. Шулай да аны 1936 елда Кави Нәҗми, Шамил Усманов һәм Кәрим Тинчуринны яклавы өчен партиядән чыгаралар.
Үзенең күптәнге дусты Һади Такташ турында Кутуй болай язган: "Шагыйрь, сәяси яктан белемле түгел. Аның әсәрләрендә еш кына көнүзәк мәсьәләләр булмый. Аның әсәрләре ешрак сәясәт белән түгел, сәнгатьлелек белән сугарылган. Бер үк затка карата мөнәсәбәтен еш үзгәртә. 1925-26 елларга кадәр аның иҗаты — вак буржуаз сулкылдау, байронча баш күтәрү һәм карганулар. Хәзер ул азмы-күпме тотнаклырак әйберләр чыгара башлады".
Гадел Кутуй төрмәдән чыккач, алар Һади Такташ белән аралашмый башлый. Кутуй Такташ үлгәннән соң аның белән хушлаша да алмый — Такташның якыннары һәм дуслары аны мәрхүмнең җәсәде янына якын китерми.
Кутуй бәяләмә язган шагыйрьләр һәм язучылар исемлегендә 23 исем бар. Бу бәяләмәләрне язу — "тикшерүченең миңа биргән иң авыр эшләреннән берсе иде", дип искәртә ул.
Бәяләмәләрнең күбесе нейтраль яки уңай — шуңа кыска язылган.
Бары тик Фатих Сәйфи турында гына кискен сүзләр язгандыр: Кутуй аны гаугачыл, сәяси яктан белемсез, мин-минлеге көчле булган кеше дип атый. Күрсәтмәләрнең ахырында татар язучыларының Кутуй фикеренчә тартып алынырга тиешле китаплары исемлеге китерелә.
Гадел Кутуй ОГПУ төрмәсендә утырган вакытта, берничә айда нәрсәләр кичергәндер — монысын фаразлап кына була. Тик төрмәдән чыкканнан соң кырыс тәнкыйтьче, халыкның сөеклесе, татар әдәбиятының кабынып килүче йолдызы юкка чыга.
Кутуй төзелеш институтына татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Тик аның язганнарын чыгармый башлыйлар, Һади Такташ кына түгел, күпчелек дуслары һәм хезмәттәшләре аның белән аралашудан кача.
Боз 1935 елда гына кузгала, ул чакта Кутуй "Тапшырылмаган хатлар" повестен бастырып чыгара ала. Бу әсәрне соңрак дистәләгән мәртәбә кабаттан чыгарачаклар, берничә телгә тәрҗемә итәчәкләр.
"Тапшырылмаган хатлар"да медицина университетын бетергән Галиянең тарихы бәян ителә. Аны авылга эшкә җибәрәләр. Галияне ике баласы белән бергә ире ташлый, Галия аларга сиздермәс өчен иренә дип хатлар яза.
"Тапшырылмаган хатлар"да төп мотив — хыянәт. Ул 1939 елда чыккан "Вөҗдан газабы" хикәясендә дә кабатлана. Баш каһарман — табиб, ул бер авыруның үлемендә үзен гаепли. Табибны вөҗданы шул кадәр газаплый ки — үзе өстеннән әләк яза. Ләкин соңрак авыру исән булып чыга.
1942 елда Кутуй сугышка китә — башта артиллерияче, соңрак хәрби хәбәрче була. Каһарманнарча сугыша, күп санлы бәүләкләр ала. 1944 елда Казанга ялга кайта.
1943 елда каһарман язучы-фронтовик буларак Кутуйга ТАССР мәдәният министры булырга мөмкинлек туа. СССРның Язучылар берлеге башлыгы Александр Фадеев аңа яхшы мөнәсәбәттә була.
Тик Кутуй намзәте турында фикер алышкан вакытта аңа "Җидегән" эше турында хәтерләтәләр. Кутуй бик төшенкелеккә бирелгән хәлдә кире сугышка китә. Хушлашкан вакытта ул Нәкый Исәнбәтнең хатынына фронтта җайлырак, анда кемнең дошман булуы аңлашыла, дип әйтә.
Гадел Кутуй 1945 елның җәендә Польшаның Згеж шәһәре һоспиталендә һәлак була. Бер фаразга күрә — үпкә ялкынсынуыннан, икенчесенә күрә — туберкулездан. Ул Згежта күмәк каберлеккә җирләнә.
Язманың оригиналы: Idel.Реалии
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!