Медиа: Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов тоткарланган

Казанның 2нче төзәтү колониясе

«Реальное время» аны 2020-2023 елларда азык-төлек, тауарлар һәм хезмәтләр белән 400 мең сумлык биш ришвәт алуда шикләнәләр дип яза. Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды - 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелә.

Казанда шәһәрнең 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдиновны тоткарлаганнар, ул ришвәт алуда шикләнелә. Бу хакта үз чыганакларына сылтама белән "Реальное время" һәм "Бизнес Online" хәбәр итте.

"Бизнес Online" язуынча, кичә, 15 гыйнварда, колония җитәкчесенең фатирында һәм шәхси йортында, шулай ук эш бүлмәсендә тентүләр үткән. Аның компьютерын һәм башка электрон җиһазларын тартып алганнар.

"Реальное время" исә Марат Сәйфетдиновны 2020-2023 елларда азык-төлек, тауарлар һәм хезмәтләр белән 400 мең сумлык биш ришвәт алуда гаеплиләр дип яза.

Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды - 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелә. Шулай ук басма хәбәрендә җитәкченең машинасын төзәттерүе, телевизор алдыруы да әйтелә.

Бөтен җинаять эшләрен 14-15 гыйнварда Татарстан тикшерү комитеты ачкан дип яза "Реальное время". Хәзерге вакытта 52 яшьлек полковникның вактлыча тоту изоляторына ябылуы әйтелә.

  • Казанның 2нче кырыс тәртипле колониясен Марат Сәйфетдинов алты еллап элек җитәкләде.
  • Аңарчы ул 18нче колония җитәкчесе, төзәтү-дәвалау оешмасы җитәкчесе һәм Түбән Камадагы 4нче колония җитәкчесе вазифаларын үтәүче булып эшли.
  • Әлегә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Татарстандагы идарәсендә Сәйфетдиновка ачылган эшкә фикер белдермәделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!