Алабугада шәһәр мэрының вазифасыннан китүен таләп итәләр

Архив фотосы

Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Никита Кузнецов "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Аны 2000нән артык кеше имзалаган. Мөрәҗәгать шәһәр халкы исеменнән Русия думасына атап язылган. Алар Алабуга мэры Рөстәм Нуриевны эштән җибәрүне таләп итә.

Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.

"Җәйге чорда юлларны чистартырга, юл читендәге бордюрларны буярга, чәчәкләр утыртырга бюджет оешмаларын, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрне, мәктәптәге укытучыларны җәлеп итәләр. Шәһәрнең төзеклеге өчен җавап бирергә тиешле шәһәр хакимияте кайда соң? Нигә уку барган вакытта балаларны укытасы урынга тәрбиячеләр бордюр буярга бара?", дип яза ул.

Шулай ук петиция авторы шәһәр эчендә йөрергә автобуслар бөтенләй юк, хакимияттән инде күпме сорадык, буш җаваплар гына бирәләр, дип зарлана.

"Безнең Алабуга шәһәренә җирле кешене, монда туган, монда яшәүче һәм шәһәрнең проблемнарын белүче, аларны чишә алырдай кешене башлык итеп куеп булмыймы?", дип төгәлләнә мөрәҗәгать.

  • Рөстәм Нуриев 2020 елдан бирле Алабуга мэры вазифасында. Аңарчы ул Татарстанның Ютазы районы башлыгы вазифаларын үтәгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!