Башкортстанда билгесез затлар "Кәрван-Сарай" башкорт төркеме җырчысын кыйнаган

Әмир Тойгыновны сәяси сәбәпләр белән кыйнаулары бар дип уйлыйлар.

Башкортстанның атказанган артисты, башкорт музыкант-дирижёры һәм "Кәрван-Сарай" төркеме җырчысы Әмир Тойгыновны билгесез затлар кыйнаган. Бу хактагы мәгълүматлар бүген, 8 февральдә, социаль челтәрләрдә чыкты. Кешеләр аңа һөҗүм итүләре - сәяси сәбәпләр белән, дип фаразлый.

"Пруфы" басмасы Әмир Тойгынов белән элемтәгә чыгып караган, тик ул телефонын алмаган.

Тойгынов - Башкортстанның атказанган артисты, Русия һәм халыкара бәйгеләр җиңүчесе, музыкант, театр белән кино режиссеры. Соңгы елларда ул үзенең "Кәрван-Сарай" төркеме белән Башкортстан хөкүмәте оештырган концертларда еш чыгыш ясады.

  • 2017 елда Уфада башкорт телен яклап урам җыены узды. Чарада катнашучылар республика башлыгы һәм мәгариф министрын вазифадан китүләрен таләп итте. Анда Әмир Тойгынов: "Безне оппозициячеләр дип атыйлар. Бу дөрес түгел. Без – халык! Хәмитовка – нәфрәт!" дип белдергән иде.
  • Ул чакта ул тоткарланды һәм аны Ленин районы мәхкәмәсе биш тәүлеккә сак астына алды

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!