Кәрим Тинчуринның язмышы — татар мәдәнияте үсешенә йогынты ясаган һәм НКВД бүлмәләрендәге җәфалауларда үз абруен, ныклыгын саклап кала алган талантлы, көчле кешенең фаҗигале тарихы ул. Тинчуринны НКВД тикшерүчеләре кыйнаса да, ул беркемгә яла якмыйча, үзе башкалар яккан яла нәтиҗәсендә үлә. "Idel.Реалии"ның "Олы террор һәм язмышлар" циклында 1937-1938 елларда Кәрим Тинчуринга узган тикшерү эшенең ачык чыганаклардан билгеле булган нечкәлекләре бәян ителә.
Кәрим Тинчурин — актер, драматург һәм режиссер, Татар АССРның атказанган артисты, Совет берлегенең Язучылар берлеге әгъзасы, Татар драма һәм комедия театрына нигез салучы (хәзерге вакытта театр аның исемен йөртә).
Аның пьесаларына нигезләнгән спектакльләр татар театрлары репертуарында зур урын алып тора, ә Галиәсгар Камал исемендәге театр һәр ел саен сезонын "Зәңгәр шәл" спектакле белән ача.
Кәрим Тинчуринны 50 яше тулып бер көн узгач, 1937 елда 16 сентябрьдән 17 сентябрьгә каршы төндә кулга алалар. Кулга алу да, тентү дә Тинчуриннарның Казандагы Банк урамы 14нче йортта урнашкан фатирларында үтә (хәзерге Муса Җәлил урамы, 16нчы йорт).
Хәзерге вакытта Казанның Муса Җәлил һәм Профсоюз урамнары почмагындагы бу бина федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты статусына ия, әмма ул буш тора һәм төзелеш ятьмәсе белән уратып алынган.
Татарстанның Милли музеенда уникаль документ — татар актрисасы, драматургның хатыны Заһидә Тинчурина-Әхмированың каләм белән язган сүзләре саклана. Ул "халык дошманы" дип игълан ителгәннәрнең гаилә әгъзалары нинди газаплар кичерүен, ничек билгесезлектә булуын күзалларга мөмкинлек бирә.
"16 сентябрьдән 17сенә каршы төндә кулга алдылар. Үзе йоклый, хатыны машинкада язып утыра иде. Каты итеп ишеккә кактылар. Тикшерүче белән ике сугышчы керде. Тентү. Кулъязмалар салынган күн чемоданны алып киттеләр. Киенде. Йөзеген салды. Кирәк-яраклар тапшыру өчен иртәнге сәгать дүрт-бишләрдән үк чират алдык. Бары тик эчке киемнәрне генә кабул итеп алдылар, аның исеменә дип тапшырылган акчаларны кассага алмыйлар иде. Шулай 14 ай буе дәвам итте. Ноябрьдә (Пләтән төрмәсенә) килдем. Көтәм... бактың исә ул безнең юк икән. Алты елга, ун елга сөргенгә җибәрелде, дип хәбәр иттеләр. 1947 елның декабрендә аның кайда булуын хәбәр итүләрен сорап хат яздым. 1948 елның 13 апрелендә чакырттылар... Сөйләшкән чакта төрмә җитәкчесе Ногманов 1938 елның ноябрендә Мәскәүдән 200 кешене атарга дигән фәрман килүен әйтте. 1954 ел ахырында Үзәк комитетка яздым, 55нче елның октябрендә акладылар. 56нчы елда аның үлгән көне турында иминлек комитетына яздым. "Ул 47нче елның маенда үңәч яман шешеннән үлде" дигән белешмә бирделәр". (чыганак: Хәйруллина А.Д. "Чор язмышының чагылышы буларак Кәрим Тинчурин мирасы" (Татарстан республикасы Милли музее җыентыгындагы материаллардан) // Тюркологические исследования. 2019. Том 2. № 3. 94-99 б.)
Кәрим Тинчуринны ТАССР НКВДсы "өчлеге" карары белән 1938 елның 15 ноябренә каршы төндә атып үтерәләр. Тарихчы Алтер Литвинның "Яшәүне тыю" ("Запрет на жизнь") китабы Тинчуринның җинаять эше белән бәйле тулырак белешмәләр язылган чыганак булып тора, анда драматургка аерым бүлек багышланган.
Литвин язуынча, ул көнне "өчлек" 61 кешене атарга дип карар чыгара. Бу өчлек түбәндәге кешеләрдән тора: ВКП(б)ның Татар өлкә комитеты беренче сәркатибе Александр Михаил улы Алемасов (алга таба ул ВКП(б)ның Ленин-Кузнецки, Томски һәм Кременчуг шәһәр комитетлары беренче сәркатибе була, 1972 елда үлә), Татар АССРы эчке эшләр халык комиссары Василий Иван улы Михайлов (1940 елда аталар, аклау бирелми) һәм Татар АССРы прокуроры Василий Семен улы Перов (алга таба ул РСФСР прокуроры ярдәмчесе, Калуга һәм Курски өлкәләре, Ярославль шәһәре прокуроры була, 1965 елда үлә).
Русия баш прокуратурасы сайтында Перовка аерым хәбәр багышланган, тик анда аның дәүләт террорында катнашуы һәм күп кешеләрнең үлеме өчен җаваплы булуы турында берни дә әйтелми.
НКВД хезмәткәрләре 13,5 ай буе дәвам иткән тикшерү нәтиҗәсенә таянып Кәрим Тинчуринга гаепләү йомгаклавы әзерли, драматургка хөкем карарын нәкъ менә шушы йомгаклауга нигезләнеп чыгаралар.
Сорау алулар вакытында дәүләт иминлеге кече лейтенанты Исхак Гатин Тинчуринны кыйнап, аннан гаебен танып күрсәтмәләр бирүен таләп итә. Соңрак, Икенче дөнья сугышы елларында Гатин ВКП (б)ның Бөгелмә һәм Кайбыч райкомнары беренче сәркатибе була, моны ачык кулланыштагы хатлар һәм газетларда чыккан мәкаләләр раслый. 1946 елда исә аны "әхлаксызлык өчен" ВКП (б)дан чыгаралар.
Драматургны Татар АССРы НКВДсы дәүләт иминлеге идарәсенең дүртенче бүлекчә җитәкчесе (соңрак ул Татар АССРы эчке эшләр халык комиссары урынбасары, дәүләт иминлеге капитаны була) Матвей Шелудченко да кыйный (аны Василий Михайлов белән бер үк көнне 1940 елда аталар).
Профессор Литвин 1939-1940 елларда НКВД хезмәткәрләре өстеннән барган мәхкәмә процессы материалларыннан өзекләр китерә, бу материаллар чынлап та Тинчуринны кыйнауларын раслый.
Мәхкәмә процессы барганда Татар АССР НКВДсының тикшерү бүлеге сәркатибе Бологовская "сак астына алынган Тинчуринны кыйнауларын" әйтә, "Гатин аны ничек кенә каты кыйнамасын, ул барыбер бернинди күрсәтмәләр бирмәде", ди. Бологовская үзенең эш бүлмәсенең Гатин бүлмәсе каршында гына булуын һәм сак астына алынганнарны ничек кыйнауларын, аларның ыңгырашуларын яхшы ишетеп торуын сөйли.
Литвин сорау алу беркетмәләреннән өзекләр китерә, аларда тикшерү эшендә булган иң соңгы беркетмә дә (1938 елның 2 ноябрендә төзелгән) бар. Бу беркетмә дә Кәрим Тинчуринның тикшерүче алдында сынмавын һәм җәфаласалар да үзенә яла якмавын дәлилли.
"Гатин: Тикшерү эше материаллары тарафыннан сез Татариядәге советларга каршы буржуаз-милләтчел оешманың Казандагы үзәгенең җитәкчелек итүче әгъзасы буларак фаш ителдегез. Бу советларга каршы оешманың әгъзасы буларак советларга каршы эшчәнлегегез турында күрсәтмәләр бирегез.
Тинчурин: Мин Татариядәге советларга каршы буржуаз-милләтчел оешманың Казандагы үзәгенең җитәкчелек итүче әгъзасы булмадым һәм советларга каршы эшчәнлек алып бармадым.
Гатин: Сез япон шымчысы Хәсән Исхаков белән Япония файдасына шымчылык иткәнсез. Шымчылык эшчәнлегегез турында сөйләгез.
Тинчурин: Хәсән Исхаков белән шымчылык сәбәпле элемтәдә булуымны катгый рәвештә кире кагам". (чыганак: Литвин А. Л. "Запрет на жизнь". Казан: Татар китап нәшрияты, 1993. 142-143 б).
Шымчылык итүе һәм советларга каршы эшчәнлек алып баруы турында гаебен танып күрсәтмәләр бирмәсә дә, драматург Кәрим Тинчуринга тикшерү беткәннән соң гаепләү йомгаклавы чыгаралар. Аңа ярашлы ул:
"а) Татариядәге советларга каршы буржуаз-милләтчел оешманың актив әгъзасы булган һәм Совет хакимиятен корал ярдәмендә бәреп төшерү, Совет берлегендә капитализмны торгызу өчен актив көрәш алып барган;
б) Татариянең Совет язучылары берлегендәге эшчәнлегендә советларга каршы оешманың әгъзасы буларак, мәдәни-идеологик фронтта какшатучы, зыян салучы эшчәнлек уздырган;
в) 1917 елда Вакытлы хөкүмәт чорында, мөхәррире Гаяз Исхакый булган "Ил" газетында — контрреволюцион милләтчел буржуазия оешмасында эшләгән, коммунистик фиркагә каршы көрәш алып барган;
в) 1918 елда Казанда ак гвардия бандасын тар-мар иткән чакта алар белән бергә Тәтешкә, ә аннан Самарга — Гаяз Исхакый, Зәки Вәлиди, Ф. Сәйфи һ.б. янына чигенгән;
д) Германиядә мөһаҗирлектә яшәүче буржуаз-милләтчел эшлекле — Гаяз Исхакый — белән язышып элемтәдә булган һәм аннан "Милли юл" ак гвардия журналын, шулай ук советларга каршы эшчәнлек белән бәйле күрсәтмәләр алып торган;
е) япон шымчысы Хәсән Исхаков белән тыгыз элемтәдә булган һәм аның аша аның абыйсы — Германиядәге Гаяз Исхакыйның пьесаларын алган;
ж) 1910 елда, Казанда жандарм сагы астында булган килеш алардан татар зыялылары арасында провокаторлык хезмәте өчен биремнәр алып торган".
Кызганыч, Кәрим Тинчуринга гаепләү йомгаклавын язучылар Кави Нәҗми, Ләбиб Гыйльми, Мәхмүд Галәү, Галимҗан Нигъмәтиләрнең күрсәтмәләренә таянып чыгаруларын да әйтми булмый. Алардан бу күрсәтмәләрне кыйнаулар һәм җәфалаулар ярдәмендә алганнар. Бу хакта профессор Литвин китабында чыккан тикшерү эшләренең беркетмәләреннән китерелгән өәекләр дәлилли.
1937 елның 15 октябрендә Кави Нәҗмидән сорау алу беркетмәсеннән:
"Кәрим Тинчурин Октябрь революциясенә кадәр актив рәвештә буржуаз милләтчел матбугат битләре белән хезмәттәшлек итте һәм Ф. Сәйфи, Ф. Әмирхан һәм башкалар белән якын элемтәдә иде. 1918 елда ул ак гвардиячеләр яулап алган Самарга керде, ул чакта анда эсерлар Атнагулов, Сәйфи һәм татар ак гвардиячеләре лидерлары Исхакый, З. Вәлиди, Г. Терегулов җыелган иде. <…> Тулаем алганда Тинчурин үзенең кайбер әсәрләрендә яки милләтчел эчтәлек сөйрәп йөртте, яки татар авылының көнкүрешен һәм тарихын бозык итеп күрсәтте".
1939 елда Кави Нәҗми белән Галимҗан Нигъмәти үз күрсәтмәләреннән баш тарта һәм аларны басым нәтиҗәсендә бирдек дип белдерә, әмма ул вакытка Кәрим Тинчуринны инде аткан булалар.
Мәхмүд Галәү һәм Ләбиб Гыйльмине дә 1937 һәм 1938 елларда атып үтерәләр. Галимҗан Нигъмәти 1941 елның декабрендә НКВДның Устьвымлаг исемле тоткыннар лагерында үлә.
Кави Нәҗмине 1939 елның декабрендә, ике ел ярым төрмәдә утыруыннан соң азат итәләр. Аңа каршы ачылган эшне "гаепләү дәлилләнмәгән өчен" туктаталар. Алга таба Нәҗми Фатих Кәримне азат итүгә ирешә, Муса Җәлилнең исемен халыкка кайтаруга өлешен кертә һәм Кәрим Тинчуринны аклауга булыша.
Кәрим Тинчуринның кайда күмелүе төгәл генә билгеле түгел. Атып үтерелгән бик күп башка кешеләр кебек үк ул да Архангел зиратының төньяк-көнчыгыш кырыена күмәк кабергә җирләнә.
Шулай да дәүләт террорының башка корбаннарыннан аермалы буларак, Кәрим Тинчуринның һәм аның үлеменең хатирәсе Казанда ныграк сизелә.
Үзе нигез салган Республика татар күчмә театры 1988 елдан Татар дәүләт драма һәм комедия театры дип атала һәм аның исемен йөртә башлый. Моннан тыш, Казанда Тинчурин урамыннан тыш, аның исеме белән аталган бакча да бар. Бакча керешендә Тинчуринга һәйкәл куелган һәм драматург турында мәгълүмат язылган такта тора.
Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры музеенда драматургның тормышына һәм үлеменә багышланган фотолар, документлар, шәхси әйберләрдән экспозиция ясалган. Бу әйберләрне театрга Заһидә Тинчурина-Әхмирова тапшырган. Театр музее хезмәткәрләре даими рәвештә Кәрим Тинчуринга багышланган экскурсияләр уздыра.
Тинчурин нигез салган театр һәм татар театрларында аның пьесалары нигезендә куелган спектакльләр Кәрим Тинчурин турында иң яхшы хатирәләр булып тора.
Бу спектакльләрнең берсендә ачыктан-ачык сугышка каршы мәгънә ята. 100 ел элек, беренче дөнья сугышы һәм гражданнар сугышыннан соң язган "Сүнгән йолдызлар" әсәре хәзер дә заманча яңгырый.
Русия кабат сугыша, кабат кешеләр үлә һәм аларга чимал кебек кенә караган мөнәсәбәт өстенлек итә:
Шәйбәк. Бабай, бу инде ярман патшасы белән безнең патша сугыша, ди. Шул инде ике патша үзләре алда торып сугышалармы?
Сираҗи. Патшалар үзләре сугышмый, аларның халыклары сугыша.
Шәйбәк. Нигә үзләре сугышмый?
Сираҗи. Нигә сугышсыннар... Сугышу бит ул җиңел эш түгел.
Шәйбәк. Нигә соң патшалар сугыша дип әйтәләр?
Сираҗи. Патшалар алар халык башында тора. Халыкны сугыштыралар.
Шәйбәк. Бабай, бу сугыш ни өчен чыга?
Сираҗи. Патшалар ачуланышалар да, әйдә халыкны куып сугыштыра башлыйлар. Үзләре читтә карап торалар. Җиңгәне җир ала, медаль ала, плен ала, шәһәр ала.
Шәйбәк. Ул алынган җирләр, шәһәрләр кемгә була?
Сираҗи. Кемгә булсын, патшага, байларга, купецларга, янаралларга була.
Шәйбәк. Нигә, халык сугыша бит, халыкка булсын иде.
Сираҗи. Андый закон юк шул.
Шәйбәк. Ә теге җиңелгән патша үз җирләрен, акчаларын җиңгән патшага бирәме?
Сираҗи. Нишләп үзенекен бирсен, халыктан җыеп бирә. Менә безнең авылдан җыелган иманалар шундый җирләргә китәләр.
Шәйбәк. Бер кешенең сугышасы килмәс, сугышка ул бармаса ни?
Сираҗи. Ни булсын, төрмәгә ябалар. Йә мылтыктан атып үтерәләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!