Согуд Гарәбстанында татарлар беренче тапкыр бергә җыелып авыз ачу мәҗлесен уздырды

Авыз ачу мәҗлесендә Татарстан белән Башкортстан байраклары булган

Аны Гарәп илләренең татар альянсы оешмасы канаты астында оештырганнар. Согуд Гәрәбстанында рәсми теркәлгән оешма булмаса да, авыз ачу мәҗлесенә 45 татар җыелган.

Узган атнаның шимбәсендә, 16 мартта Согуд Гәрәбстанында беренче тапкыр ифтар мәҗлесе узган. Авыз ачу чарасы "Аш" дип аталган. Ул Согуд Гарәбстанының Әл Хәбәр шәһәрендә, ачык һавада оештырылган. Бу — дәүләтнең көнчыгышында урнашкан төбәк.

Авыз ачарга 45 кеше килгән. Татар ифтарында Согуд Гарәбстанының Әл Хәбәр, Даммам, Дахран, Җәбәил шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашкан. Биредә аларның күпчелеге нефть табу тармагында эшләүче татарлар һәм белем алучы студентлар. Авыз ачуга җыелган кешеләр чыгышлары белән Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Нижгар, Мәскәү, Самар татарлары булган. Ифтар мәҗлесендә Татарстан белән Башкорстан байраклары эленгән.

Чара ахшамга кадәр берничә сәгать алдан башланган. Балалар өчен Сабантуй уеннары оештырылган. Алар күзне бәйләп чүлмәк ватуда, капчык киеп сикерүдә, кашыкка йомырка кабып йөгерүдә көч сынашкан. Күзне бәйләп бүләк кискәннәр.

Ифтарга кадәр вәгазь сөйләү, Коръән уку булган. Табынны татарлар үзләре әзерләгән. Алар өчпочмак, өлеш, пылау, токмакчлы аш, бәлеш, какланган үрдәк, чәкчәк белән авыз ачкан. Биредә үзара танышулар белән бергә ахшам, ястү, тәравих намазлары бергәләп укылган.

Мондый татарча ифтар Согуд Гарәбстанында беренче тапкыр узган. Татарларның зурлап җыелуы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елда эш сәфәре вакытында булган иде. Авыз ачу мәҗлесе — икенче чара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!