"Казан Оргсинтез" юристлары экология активисты Диләрә Гайсинага басым ясый

Диләрә Гайсина

Былтыр декабрьдә оешма Гайсинаны интернетта язган сүзләре өчен мәхкәмәгә биргән иде. Аларда Гайсина "Казан Оргсинтез" белән янәшә яшәүче кешеләрнең чирләвен нәкъ менә завод эшчәнлеге белән бәйләп аңлаткан. Хәзер Арбитраж мәхкәмәдә бу дәгъва карала.

Кичә, 20 мартта "Казан Оргсинтез" оешмасының активист Диләрә Гайсинага каршы биргән дәгъвасы белән бәйле мәхкәмәдә икенче утырыш үткән. Утырыш алдыннан Гайсина оешма юристлары аңа психологик басым ясавын, активист өчен отышлы булмаган шартларда үзара килешүгә баруны мәҗбүриләвен әйткән. Бу хакта ул RusNews-ка сөйләгән.

Экология активисты фикеренчә 2021 елда СИБУРга күчкән "Казан Оргситез" заводы юристларының максаты – "кешеләргә үз фикерен белдерүне тыю".

"Казан Оргсинтез"ның экология белән бәйле хокук бозуларын теркәгән оешмадан өченче затларны җәлеп итү турындагы үтенечебезне бүген Арбитраж мәхкәмә кабул итмәде. Бу исә тирә-якта яшәүчеләр өчен заводның гамәлләре нинди нәтиҗәләргә китерүе турындагы бәяләмәләремне раслау өчен кирәк иде", дип сөйләгән "Активатика"га Гайсина.

Киләсе утырыш 17 апрельгә билгеләнгән.

Былтыр 6 декабрьдә "Казан Оргсинтез" абруен яклауны сорап Гайсинаны мәхкәмәгә бирде. Оешма активистның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә "бәхәсле язмаларны" карауны чикләүне яки аның сәхифәсен тулысынча томалауны сорый. Оешмага үзе турында язылган алты язма ошамаган, аларда Гайсина "Казан Оргсинтез" белән янәшә яшәүче кешеләрнең чирләвен нәкъ менә завод эшчәнлеге белән бәйләп аңлаткан.


Моңарчы Азатлык бу хакта язган иде инде. "Мин моны экоактивистларга каршы басым дип саныйм. Шул рәвешле алар гражданнарга үз фикерләрен җиткерүне тыярга омтыла. Сәнәгать оешмалары чыгарган зыянлы матдәләр казан халкының сәламәтлегенә зур зыян китерә. Мин үзем медик буларак моны белеп әйтәм. Казанның төньяк өлешендә бик күп сәнәгать оешмалары урнашкан. Аларның барысы да күпләп төрле газлы химик матдәләр чыгара. Бу онкологиядән үлемнәр саны артуга, неврология, тән-тире авыруларына, балаларның акыл үсеше туктауга китерә. 2019 елда минем карынымда сигез айлык бер балам үле туды. Минем туганнарым да онкологиядән үлде", дип сөйләгән иде элегрәк Гайсина.

  • Cоңгы елларда Татарстанда экология мәсьәләсе җәмәгатьчелекне борчыган үзәк темаларның берсе. Ул аеруча Казанда чүп яндыру заводы төзелешеннән соң башланды.
  • 2019 елның 2 декабрь активистлар Осиново бистәсендә чүп яндыру заводы төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады. Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды. 16 декабрьдә лагерь полиция тарафыннан таратылды, чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыккан активистларга карата 16 административ эш ачылды. Аларны киңкүләм чара оештыруда һәм полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаепләделәр. Шуннан соңа каршылык чаралары оештырылды.
  • 2023 елда Татарстан хакимияте хуплаган атом энерготехнология станциясе төзелешенә әлегә зур каршылык күрсәтү күренми.
  • Әлеге станциянең Кама аланындагы төзелә башлап ташланган атом станциясе белән бернинди уртаклыгы да юк, әмма аны да көн тәртибеннән төшереп калдырмыйлар.
  • Кама Аланындагы атом электростанциясе 1980 елда төзелә башлый. Тик бу эш 1986 елгы Чернобыль һәлакәте аркасында, илдәге сәяси, икътисади хәл кискенләшү һәм Татарстан җәмәгатьчелеге төзелешкә протест белдерү сәбәпле 1990 елда туктый. Бүген ул чорда корылган биналар хәрабә хәлендә.
  • Татарстанның атомга каршы көрәш җәмгыяте атом станциясе республика экологиясенә зур зыян сала дип саный. АЭСка альтернатив буларак алар җил белән эшләүче электр станцияләре төзүне тәкъдим итә һәм бу җил белән эшләүче станцияләрнең потенциал көче Түбән Кама ГЭСы куәтеннән 27 тапкыр артыграк булуын белдерә. Алар Татарстанда җитештерелгән энергия Татарстанга җитәрлек дигән фикердә.
  • Русия хөкүмәтенең Кама Аланы шәһәрендә Татар атом станциясе төзелешен яңарту карарына татарстаннар берничә мәртәбә каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!