Казанның Авиөтезелеш районында һавада күкерт-водород рөхсәт ителгәннән 11 тапкырга арткан

Шулай ук Осиново бистәсендә дә һаваның пычрануы ачыкланган.

Казанның Химия урамында һавада күкерт водороды рөхсәт ителгәннән 11 тапкырга арткан, дип хәбәр итә Татарстан экология министрлыгы.

Һаваның пычрануына биредә яшәүчеләр зарланган. Экологлар күчмә экология лабораториясе белән бу урында һәм санитар-саклау зонасында тикшерү үткәргән.

Экологлар һаваның пычрануында Химия урамындагы көнкүреш калдыклар чүплегеннән шикләнә. Ул Татарстанның Көнбатыш зонасында чүп чыгаручы төбәк операторы "ПЖКХ" ширкәте карамагында.

"Чүплектә зыянлы матдәләр чыгару чыганаклары булуына карамастан, "ПЖКХ" ширкәтенең начар метеорология шартлары чорына зыянлы матдәләрне киметү өчен килештерелгән планы юк", дип әйтелә.

Экологлар һаваның пычрануы турында Росприроднадзор идарәсенә хәбәр иткән. Чүплекне контрольдә тоту федераль оешма карамагында санала.

Моннан тыш, 19-20 мартта экологлар автоматлаштырылган станция ярдәмендә Осиново бистәсендә күкерт-водородның рөхсәт ителгәннән 2,05 тапкырга артуын ачыклаган.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсе янында чүп яндыру заводы төзелә. Төзелеш санкцияләр сәбәпле әлегә тукталган хәлдә. Осиново яныннан ерак түгел СИБУР карамагындагы "Казан Оргсинтез" заводы урнашкан.

Моңа кадәр "Чиста һава өчен" хәрәкәте вәкиле, юрист Гөлсинә Дәминова Азатлыкка Казанның төньяк өлешендә экология халыкка зур куркыныч тудыра дип сөйләгән иде.

Экоактивист Диләрә Гайсина социаль челтәрдә һаваның пычрануы турында язган комментарлары өчен "Казан Оргситез" заводы җитәкчелеге басым ясый башлады дип сөйләгән иде. Хәзерге вакытта бу эш Арбитраж мәхкәмәдә бара. Гайсина оешма юристлары аңа психологик басым ясавын, активист өчен отышлы булмаган шартларда үзара килешүгә баруны мәҗбүриләвен әйтте.

Cоңгы елларда Татарстанда экология мәсьәләсе - җәмәгатьчелекне борчыган үзәк темаларның берсе. Ул аеруча Казанда чүп яндыру заводы төзелешеннән соң башланды.

Активистлар чүп яндыру заводы һәм Менделеевски районында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзүгә каршы чыга. Росатом атом станциясе төзү нияте турында 2023 ел башында хәбәр итте. Беренче реакторны 2032 елда эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов бу Чернобыль, Кыштымдагы кебек глобаль авариягә китерергә мөмкин, ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!