Мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итә

Татарстанның Әлмәт шәһәре җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы. tatarstan.ru фотосы

Татарстанда төп бәйрәм намазы Әлмәт шәһәренең төзекләндерүдән соң ачылган җәмигъ мәчетендә узды. tatarstan.ru фотосы

Татарстанда төп бәйрәм вәгазен республика мөфтиенең беренче урынбасары Илфар Хәсәнов укыды. Мөфти Камил Сәмигуллин Хаҗ сәфәрендә. tatarstan.ru фотосы

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров гает намазын Салават районы Малояз авылында укыды. Радий Хәбировның матбугат хезмәте фотосы.

Уфа шәһәренең Совет районында урнашкан "Рамадан" мәчетенә 600ләп кеше килгән. Район хакимияте матбугат хезмәте фотосы.

Казанның Мәрҗани мәчетендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле, гает намазы урамда укылды. Намаз тәмамланганда яңгыр ява башлады. "Бизнес Онлайн" фотосы

Татарстанның Түбән Кама районы Колмакча авылында гает намазы. Авыл мәчете төзекләндерелә, шуңа күрә бәйрәм намазы урамда узган. Колмакча авылының Вконтактедагы төркеме фотосы.

Петербургның Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазына 120 меңләп кеше килгән. Бөтен шәһәрдә гает намазында 250 меңләп мөселман катнашты дип хәбәр итте Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөселманнары диния нәзарәте.

Таҗикстанда гает намазына килүчеләр

Мәскәүнең Мемориал мәчете янындагы ягулык станциясе җирендә дә гает намазы укылды.

Мәскәүнең Җәмигъ мәчете янына килүчеләр.

Фәләстин мөселманнары Газзә сызыгының көньягында Израил гаскәре җимергән Әл-Рәхмә мәчете калдыклары янында гает намазы укый.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә Айя-Сафия мәчетенә килүчеләр.

Фәләстин мөселманнары Иерусалимда Әл-Акса комплексында гает намазы укый. 

Босния һәм Һерцеговинаның Сараево шәһәрендә Гази-Хөсрәү Бәй мәчете.

Косовода Корбан гаетенә килүчеләр.

Кыргызстанның Бишкәк шәһәре мәчетендә бәйрәм намазы.