Татарстанда бурычлы затлар Украина сугышына барган очракта бурычларын түләтү эше туктатыла

Казанда контрактлы армия хезмәтенә чакыру

Бу бары алимент бурычы җыелучыларга гына кагылмый.

Татарстанда бурычлары җыелган затлар Украина сугышына барган очракта аларга карата мәҗбүри үтәү (исполнительное производство) эше туктатыла. Ул бары алимент түләмичә йөрүчеләргә генә кагылмый. Бу хакта бүген хөкүмәттә узган матбугат очрашуында Татарстанның баш мәхкәмә приставы Әнвәр Шакиров белдерде.

"Әгәр дә бурычлы зат "махсус хәрби операция"дә катнашыр өчен Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә уйласа, алимент түләүдән кала аның барлык бурыч эшләре туктатыла", диде ул.

Әмма мәхкәмә приставы Татарстанда күпме бурычлы кешенең Украина сугышына китүе турында саннарны әйтмәде.

"Быел алимент бурычы булган берничә кеше белән контракт төзелде. Алар алимент бурычларын тулысынча каплады", дип кенә өстәде ул.

2024 елның биш аенда алимент түләмәүчеләрдән акча кайтарту 74 процентка арткан. Гыйнвар-май айларында алимент бурычлы затлардан 672 миллион сум кайтартылган. Бу алдагы елның шул чорыннан 286 млн сумга күбрәк.

Ел башыннан барлыгы алимент түләмәүче затларга карата 1 152 административ беркетмә төзелгән һәм 452 кешегә җинаять эше ачылган. 2024 елда 13 мең татарстанлыга чит илгә чыгу тыелган.

Бүген алимент түләмәүчеләрнең 86,7 процентын ирләр, хатын-кызлар — 13,3 процентны тәшкил итә.

Былтыр мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве турында хәбәр ителде. Мәсәлән, Красноярскида, Самар өлкәсендә шундый очраклар ачыкланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!