Госманиядә сабантуй
Төркиянең Госмания татар авылында узган сабантуй мизгелләре видеосы ике меңнән артык карау җыйды. Чит илләрдә татарларның җыелып сабантуй оештыра алуларына соклану комментлары килде.
"Горурланам татар халкым белән. Чит илләрдә нинди матур киемнәр киеп бәйрәмнәр оештыралар. Башка чаралар да оештырыгыз. Оренбур якларыннан да якташлар бар икән. Уңышлар сезгә", дигән бер укучыбыз. Күпләр "рәхмәт сезгә" дип язган.
Шул ук вакытта тәнкыйть тә килеп керде. Бу юлы гармунга "эләкте". "Гармун татар уен коралы түгел. Әлеге мәдәниятне СССР вакытында Мәскәү мәдәният министрлыгы төзеде. Татарларда мелодия башка төрле булган, урысныкына охшмаган. Татарлар үзләренең борынгы чын җырларын җырларга һәм музыка коралларын торгызырга тиеш" дигән бер комментчы.
БУ ТЕМАГА: Төркиянең татар авылындагы Сабантуйга меңнән артык кеше килдеФәридә Корбангалиеваны террорчылар исемлегенә кертү
Бу атнада журналист Фәридә Корбангалиеваны Русиянең террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керттеләр. "Мине ни өчен бу исемлеккә керткәннәрен аңлатып тормаганнар. Әмма мин чамалыйм. Мин Русия ватандашы буларак ачыктан-ачык Русия дәүләте Украинада җинаятьчел баскынлык сугышы алып бара дип язам, халыкларны буйсындыра, милләтләрне юкка чыгара, кешеләрне җәзалый, талый, көчли, урлый, башка фикер әйтүчеләрне шунда ук баса", дип язды Татарстанда туып-үскән журналист. "Фәридәне карап барасызмы?" дигән сорауга күпчелек "әйе" дип җавап биргән.
Комментлар калдыручыларның бер өлеше журналистны чын күңеленнән яклый.
"Бик дөрес сөйли. Кремль телне бетерде, милләтне урыска әйләндерде"дип язган бер укучыбыз.
Аңа "Кем сиңа татарча сөйләшергә комачаулый? Балаларың белмидер әле, алар белсен өчен өйдә татарча сөйләшергә кирәк" дигән җавап килеп төште.
Өстәге коментчы да җавапсыз калмады: "Без татарлар үз җиребездә торабыз, өйдә генә укырга, язарга, аңларга өйрәтеп булса, урыслар да урыс телен балаларына өйдә генә өйрәтсеннәр" диде ул.
2018 елда мәктәпләрдә милли телләрне укыту ихыярига калдырылганнан соң Татарстан җитәкчелеге "телне гаиләдә өйрәтү кирәк, мәҗбүри укыту файда бирми, ихтыяҗ тудырырга кирәк" дигән сүзләрне сөйләүгә күчте, "үзебездә җитешсезлек булды" дип тә әйтте.
Фәридә Корбангалиеваның яңалыкларны татар телендә сөйләмәвенә дә бәйләнгәннәр: "Татар теләндә яңалыкларын әйтеп бирсә, карарга шат булыр идем. Ә аның каналы урыс телле генәдер".
"Горурланырлык беркем түгел", "тыңламыйм да, карамыйм да, күңелем кайтты, сәбәпләре күп", "сатлыкҗан" дип язучылар да бар.
БУ ТЕМАГА: Бу ел башыннан Русиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 669 кешене керткәннәрУрыслар татар-башкорт телләрен белергә тиешме?
Уфада 2015 елда уздырылган сораштыру бүген дә актуаль булып кала. Аны яңартып YouTube-ка элгәннән соң, күп кенә фикерләр килде.
"Башкорт телен белү мәҗбүри" диючеләр дә, "кем тели, шул укысын" дип язучылар да бар:
"Туган телне бөтенесе дә белергә тиеш. Хәзерге әти-әниләргә исем китә, татарлар да урыс мәктәбенә бирергә тырыша. Тел бетсә, белмим, ни була?"
"Аңламыйм, ничек инде милли республикада туып-үсеп тә, телне элементар дәрәҗәдә булса да белмисең? Сүз уку-язу турында бармый. Милли мәктәпне тәмамлавым белән горурланам, урыс телен дә бик яхшы беләм".
"Республикада күпчелекнең теле - урыс. Башкорт телен милли азчылыклар һәм кем тели, шул өйрәнсен. Мәҗбүри тагарга ярамый. Дәүләт теле - урыс теле. Тагын башкортлаштыруны башламагыз".
"Иң начары беләсезме нәрсә, ун татар янында татар телен аңламаган бер кеше булса, аның аркасында, унбер кеше дә урыс телендә сөйләшә башлый".
БУ ТЕМАГА: Халыкара туган тел көнендә "Әйдә! Online" башкорт телен өйрәнү курсын башлап җибәрәСез бәхетлеме?
"Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?" соравына да җаваплар күп килде.
Бәхетле кешеләр бар. "Ата-анам исән, балаларым бар, Аллаһка шөкер", "Яшәргә өем бар, хатыным, балаларым бар, тамак тук, шөкер" дип язган берничә кеше.
Кемдер зарланырга хакыбыз юк дип саный: "Әби-бабалырыбыз безнең бүгенге тормышыбызны патшалар тормышына тиңләр иде. Ә без зарланабыз".
Шул ук вакытта киләчәк өчен борчылу чаткылары да яңгырый:
"Оныкларың өчен борчылып, аларның киләчәген каплый торган ялган фәлсәфәне ишетеп яшәү бәхет өстәми", дигән бер укучыбыз.
"Сугыш вакытында нинди бәхет булсын инде? Яшьләребез йөзләп Украинада үлә. Файдасыз рәвештә", дигән икенче берсе.
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан ирләренең исемлеген туплый. Татарстаннан кимендә 2 мең, Башкортстаннан - кимендә 2254 кеше үлгән. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин.
Вахта белән эшләп йөрүче ир хатыны белән аерылышып, икенчегә өйләнергә йөри: "50 яшьтә парлы булырга җыенабыз. Вахта белән эшләп хатыным белән аерылышу бара. Ике кызым бар. Зурысы аңлый. Бәхет телим һәрбер бәндәгә. Озакка калмагыз вахтада, экспедицияләрдә".
Бу атнада шулай ук аннексияләнгән Кырымга бару-бармауга, Татарстанда дин тотучыларның артуына, режиссер Әхтәм Зариповның үлеменә карата фикерләр дә килде. Аларны Азатлыкның YouTube каналында карый аласыз.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!