Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бу ел башыннан Русиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 669 кешене керткәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Бу кешеләрнең берсе - Башкортстан активисты Фаил Алсынов. Аны быел хөкем карары кабул ителер алдыннан, гыйнвар уртасында әлеге исемлеккә кертеп куйдылар.

2024 ел башыннан бирле Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 669 кешене керткән, шуларның 17се - балигъ түгел. Бу хакта "Новая газета Европа" хәбәр итә. Бу кимендә 2019 елдан башлап моңарчы булмаган саннар дип искәртелә. Мәсәлән былтыр гыйнвар-март айларында әлеге исемлеккә 480 кешене, 2022 елда исә 378 кешене керткән булганнар.

2014 елның феврале белән чагыштырганда Росфинмониторинг исемлеге биш тапкырга арткан. Хәзерге вакытта монда 14 249 кеше бар. Росфинмониторинг исемлегенә керүчеләрнең бөтен хисапларын һәм банк карталарын томалыйлар. Шулай ук аерым алганда алар мираска керә, нотариуста ышаныч кәгазе ала алмый.

Хәзерге вакытта бу исемлектә теракт әзерләүдә гаепләнүчеләрне дә, гаскәрне "кимсетү" маддәсе белән эзәрлекләнүчеләрне дә табарга мөмкин.

Аерым алганда бу исемлектә Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсынов та бар. Аны анда быел 16 гыйнварда керткәннәр иде.

  • 28 мартта Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлеге "Крокус Сити Холл"да теракт ясауда шикләнелүче дүрт кешенең исеме белән тулыланды.
  • Исемлектә язучы Борис Акунин, шахмат дөнья чемпионы Гарри Каспаров, актер Артур Смольянинов кебек кешеләр дә бар.
  • Ә 2023 ел февралендә Росфинмониторинг "Башкорт" оешмасының элеккеге лидерларының берсе, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG