WP: АКШ кагыйдәләре Украина кораллы көчләренә Русия аэродромнарына һөҗүм итүне чикли

Иллюстартив фото

АКШ Украина армиясенә Русиягә һөҗүм иткәндә үз коралын кулланырга рөхсәт бирде, әмма шарты бар - ул Русия җирлегендә 100 чакрымнан эчкәрәк үтеп кермәскә тиеш.  

Washington Post (WP) ике украин чыганагына сылтанып язуынча, димәк бу чикләүләр һөҗүм өчен кулланыла торган Русия аэродромнарына да кагыла булып чыга.

АКШ рәсмиләре, WP белән әңгәмәдә, чик турындагы нечкәлекләрне аңлатудан баш тарткан, ләкин Украинаның 100 чакрым турындагы сүзләрен дөрес түгел дип әйткәннәр.

Пентагон вәкиле әйтүенчә, АКШ коралны Украина җирен басып алырга килгән Русия гаскәрләренә каршы кулланырга рөхсәт итә, дип яза басма.

Ак йортның иминлек киңәшчесе Джейк Салливан PBS белән сөйләшүдә, сүз "география турында түгел, ә аек акыл турында" бара, һәм Украинага "чит илдән һөҗүм итүче көчләргә җавап кайтарырга" рөхсәт ителә дигән. Шул ук вакытта, Украина армиясе аларның "Пентагон һәм Ак йорт белдергәнчә ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеге" булуында шикләнә, дип яза Washington Post .

Газета, Украина саклану министрлыгындагы чыганакка сылтанып язуынча, АКШның коралларын Русия территориясенә һөҗүм өчен кулланырга рөхсәт итүе фронт сызыгында шактый үзгәрешләргә китергән. Харьков өлкәсенә булган көчле һөҗүм туктаган. Ләкин, чыганак әйтүенчә, "һөҗүм итү өчен әйтелгән ераклык да, коралның төрләре дә җитәрлек түгел".

Май азагында АКШ президенты Джо Байден хакимияте Русиядәге һәдәфләргә һөҗүм иткәндә америка коралын куллану чикләүләрен бетерде. Шулай да бу бары тик Харьков өлкәсенә терәлеп тора торган урыннарга гына кагыла диелде.

Башка Көнбатыш илләр дә, шул исәптән Польша, Британия, Швеция Дания, Финляндия, Нидерланды, Германия дә Украинага үз коралларын Русия җирләрендәге һәдәфләргә кулланырга рөхсәт итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!