Европа берлеге илләрендә РИА Новости, "Известия", "Российская газета" һәм Voice of Europe сәхифәләре томаланачак

Иллюстратив фото

Бу әлеге медиалар алып барган пропаганда сәбәпле дип аңлатыла. 

Иртәгәдән Европа берлеге илләрендә РИА Новости, "Известия", "Российская газета" һәм Voice of Europe сәхифәләре томаланачак

"Әлеге массакүләм мәгълүмат чаралары Русия җитәкчелегенең контроле астында һәм Русиянең Украинага каршы агрессив сугышын пропагандалауда вә ярдәм итүдә, шулай ук күрше илләрдәге хәлне тотрыксызландыруда мөһим роль уйныйлар", диелә Европа берлеге шурасы белдерүендә.

Шуңа да карамастан әлеге медиа хезмәткәрләренә "Европа берлеге илләрендә үз эшләрен алып баруга, шул исәптән тикшеренүләр уздыру һәм интервьюлар алуга" чикләүләр булмаячак.

Русия тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Мария Захарова сәхифәләрне томалау карары "җавапсыз калмаячагын" әйтте.

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!