Русиянең "Алтын битлек" премиясенә Татарстанның өч театры лаек булды

"Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" спектакленнән күренеш.

Лауреатлар исемлегендә Камал, "Әкият" һәм Кариев театрлары бар. Бүген бүләкләү тантанасы узды.

"Алтын битлек" тантанасы Мәскәүнең Вахтангов исемендәге театрда узды. "Иң яхшы драма спектакле" номинациясендә "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" спектакле лаек булды.

Бу спектакльнең премьерасы 2022 елның 4 ноябрендә булды. Спектакль 3 сәгать 40 минут бара. Мәхмүт Галәүнең әсәрен сәхнәгә куючы режиссер — Фәрит Бикчәнтәев. Сәхнәгә бүләкне ул үзе һәм бу Камал театрының рәссамы Сергей Схоморохов, бу спектакльдә костюмнар буенча рәссам Марина Марьянич чыгып алды. Марьянич та "Костюмнар эше буенча рәссам" номинациясендә "Алтын битлек" премиясен алды.

Спектакль ике бүлектән тора. Беренче өлешенең премьрасы 2022 елның маенда булды. Ул "Ирдәүкә. Мөһаҗирләр" дип аталды. Бу Камал театрында репертуарында — аерым спектакль.

— Мөһаҗирлек темасы Русия мөселманнары өчен яки башка халыклар өчен гел актуаль. Гомер буе шулай булган һәм булачак. Үз ватаныбызда бәхетле булырга мөмкинме, юкмы? Татар кешесе ни өчен үз җиреннән күченеп китү турында карар кабул иткән? Бәхет эзләгән. Беркемнән дә оялмыйча татар булырга теләгән, — дип аңлаткан иде театр белгече Нияз Игълмов.

2022 елның февраленнән соң, аннары 2022 елның сентябрендә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" күп кешеләрне, шул исәптән татар-башкортларны да Русиядән чит илләргә китәргә мәҗбүр итте. Мәхмүт Галәүнең бу әсәре һәм Камал куйган спектакль яңа сулыш алды, аңа яңа төсмер өстәлде дип шәрехләде һәм тарих янә кабатлана дип аның актуальлеге, кыйммәте артты дип билгеләнде.

Быел "Алтын битлек" премиясен шулай ук Илгиз Зәйниевның Татарстанның "Әкият" курчак театрында куйган "Авиатор" спектакле өч номинациядә җиңүче дип игълан ителде. Аның берсе – "Курчак театрында иң яхшы режиссер" номициясе, икенчесе – "Иң яхшы курчак спектакле" һәм "Авиатор"да уйнаучы актер Дилүс Хуҗәхмәтов "Курчак театрында иң яхшы актер эше" дип табылды. "Авиатор" урыс телендә барган спектакль.

Шулай ук Габдулла Кариев исемендәге яшь татар тамашычылар театрында барган "Рөстәм маҗаралары" спектакле "Алтын битлек" хөкемдарларының махсус бүләгенә ия булды. Бу – Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп куелган спектакль. Аның режиссеры – Тимур Кулов.

  • "Болганчык еллар" исемле беренче китапта 1891 елдагы ачлык фаҗигасе, "Мөһаҗирләр" исемле икенче китапта – 1897 елдагы җанисәп һәм шуңа бәйле рәвештә авыл халкының баш күтәрүе, соңыннан Төркиягә күчеп китүе, "Кабылсай" исемле өченче китапта – рус-япон сугышы чоры сурәтләнә. "Өермәләр" дигән дүртенче китапта давыллы вакыйгаларны сурәтләү күздә тотыла.ё
  • Репрессияләр вакытында кулга алынгач, язучының бар кулъязмалары юк ителә, үзен 1938 елның ноябрендә атып үтерәләр. "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары 1931-1933 елларда урыс теленә тәрҗемә ителеп басыла.
  • 1957 елда нахакка хөкем ителгән репрессия корбаннарын аклау вакытында Мәхмүт Галәү гаепсез үтерелгән корбаннарның берсе дип табыла. 1960нчы елларда аның "Болганчык еллар" һәм "Мөһаҗирләр" романнары урысчадан кире татарчага тәрҗемә ителеп дөнья күрә.
  • Моңа кадәр "Алтын битлек" премиясе 2018 елда "Әлиф" спектакленә бирелде. Аны алганда биюче Нурбәк Батулла бу премияне бөек татар халкыма бүләк итәм дип белдерде.
  • 2021 елда Татарстаннан Динә Сафина "Алтын битлек"нең "Иң яхшы драматург" номинациясендә җиңүче дип табылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!