Быелдан КФУның Филология институты кытай теле укытучыларын әзерли башлый

Моны “ата-аналарның теләге” белән эшләнә дип аңлаталар.

Казан федераль университетның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кытай теле укытучыларын әзерли башлый. Бу хакта бүген институт мөдире Рәдиф Җамалетдинов матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, кытай теле укытучылары әзерләү өчен яңа програмнар ачыла.

— Без укучыларның ата-аналар теләге һәм фикерен исәпкә алып, урыс теле програмына урыс теле һәм кытай теле профилен өстәдек. Узган ел урыс теле һәм инглиз теле белгечлегенә кабул иткән идек. Чит телләр програмында элек беренче чит тел булып инглиз теле, икенчесе — европа теле санала иде. Быел чит тел (инглиз теле) һәм икенче тел буларак кытай теле профильләрен өстәдек, — диде ул.

Җамалетдинов сүзләренчә, КФУның Филология институтына чит илләрдә укырга керүчеләр саны арткан. Бу кампаниядә генә дә 600-700 гариза кергән.

— Соңгы елларда Татарстанда Кытай студентлары саны арта, Кытай теле республиканың кайбер мәктәпләрендә укытыла, бу предметтан БДИ тапшырып була.

— Казан университетының Кытай белән киң хезмәттәшлек програмы бар. Моннан тыш университетта кытай телен укыту һәм популярлаштыру белән шөгыльләнгән Конфуций институты эшли.

— Кытайның Идел буе төбәге белән кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килә. Әйтик, 2017 елда Кытай Татарстанның чит ил сәүдә партнерлары унлыгына да кермәгән булса, 2020 елда беренче бишлектә урын алды. Кытайдан Татарстанга тауар кертү нәкъ 2017 елда кискен артты.

— 2022 елда Кытай белән Русиянең хезмәттәшлеге тагын да зуррак тизлек белән арта башлады. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Көнбатыш илләр Русиягә карата чикләүләр кертте. Бу сурәттә Русия түрәләре икътисадны Азия илләренә, беренче чиратта, Кытайга борды. Сәяси яктан Мәскәү Кытайны якын беректәше дип атый.

— Кытайның Татарстанга килүе республикага һич тә файда китермәс. Аерым түрәләр моннан финанс файда күрә ала, әлбәттә, ләкин без шуны аңлыйбыз: Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә, — дип саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!