Башкортстанда ашлыкның юкка чыгуы сәбәпле гадәттән тыш хәл вазгыяте кертелгән. Бу хакта аерым фәрман имзаланган.
Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында дистәләгән районда ашлыкны уру эшенә керешеп булмаган, ашлык череп юкка чыккан. Иллеләп районда хәлләр мөшкел дип бәяләнә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган документта 50 районда һәм Күмертау шәһәрендә үстерелгән ашлык юкка чыккан дип язылган. Сәбәбе — юеш җир.
Хакимият фермер хуҗалыклары Башкорстанның авыл хуҗалыгы министрлыгына ашлыклары юкка чыгуны, аларны утыртуга киткән чыгымнарын раслаган документлар юлларга тиеш булачак.
Моңа кадәр Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзразхманов җирнең юеш булуы аркасында зыян 1,06 млрд сумны тәшкил итә диде. 120,5 мең дүрткел һектрада төрле ашлык юкка чыккан.
Гадәттән тыш хәл вазгыяте 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
- Быел Башкортстанда да, Татарстанда күп яңгыр яуды. Җәй көне боз яву очраклары күзәтелде. Яңгырлар аркасында Башкортстанның аерым районнарында елгаларның ташуы булды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!