Татарстан Дәүләт шурасында "Бердәм Русия"дән 87 депутат утырачак

Татарстан Дәүләт шурасы, архив фотосы

КПРФтан – 6 депутат, ЛДПР һәм "Яңа кешеләр"дән – икешәр депутат сайланды.

Татарстан Дәүләт шурасында депутатлар мандаты бүленеше билгеле булды. Бу хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында әйтелде. Шунда ук сайлауга нәтиҗә ясалды.

Киләсе биш елда республика парламентында "Бердәм Русия" фиркасеннән 87 депутат утырачак. Бу узган чакырылыштан 5 депутатка күбрәк.

КПРФ депутат кәнәфиләрен югалтмады. Бу чакырылышта да коммунистлардан 6 депутат эшләячәк.

Башка фиркаләр 5 процентлы киртәне уза алмаса да, аларның вәкилләре парламентка бер мандатлы бүлгеләр аша узды. Дәүләт шурасы эшендә ЛДПР һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасеннән икешәр, "Гадел Русия"дән бер депутат катнашачак. Моңа кадәр ЛДПРны тәкъдим иткән Эдуард Шәрәфиев бу юлы парламентка фиркасез намзәт буларак үтте.

Татарстан парламентына барлыгы 99 депутат сайланды. Чистай районындагы бер мандатлы бүлгедә сайлау 1 декабрьгә билгеләнде.

БУ ТЕМАГА: Татарстан һәм Башкортстан сайлаулары: "Яхшы депутатлар" һәм Хәбировның көтелмәгән 80% тавыш җыюы
  • 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлау узды. Тавыш бирү участокларында административ көч кулланулары турында хәбәрләр килеп торды.
  • Сайлау нәтиҗәсе буларак, "Бердәм Русия" өчен 1,6 млн сайлаучы (76,7% ) тавыш бирде. КПРФны 221 мең тирәсе кеше (10,5%) хуплады. Калган фиркаләр — ЛДПР (4,4%), "Яңа кешеләр" ("Новые люди") (4,2%), "Гадел Русия" (3,2%) тавышка ия булды. Әйтергә кирәк, Владимир Жириновский нигез салган фиркагә тавыш бирүчеләр саны арткан. 2019 елда аларны 3,7% сайлаучы хуплаган иде. Хәзер ЛДПР өчен 92 меңнән артык кеше тавыш биргән. Сайлауда тавыш бирүчеләр саны 71,6% тәшкил итте.
  • Дәүләт шурасына Украина сугышчылары килә. Бу — Рәсим Баксиков, ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев һәм Эдуард Шәрәфиев. Тагын бер хәрби — Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте.
  • Дәүләт шурасы белән кем идарә итәчәге киләсе парламент утырышында билгеле булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!