TikTok Русия Кремле контролендәге Sputnik агентлыгының 37 аккаунтын томалаган

Элегрәк АКШ бу медиа төркеменә һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән. АКШта аларны Русия күзләү хезмәтләренә эшләүдә гаепләделәр.

Кытайның TikTok видеохостингы Русиянең Sputnik мәгълүмат агентлыгының 37 аккаунтын һәм RT International сәхифәсен томалаган. Бу хакта RT хәбәр итә.

Томаланган аккаунтлар арасында – Sputnik International, Sputnik Serbia, Sputnik Afrique, Sputnik Africa, Sputnik Brasil, Sputnik Mundo, Sputnik Indonesia, "Sputnik Абхазия", "Sputnik Армения", "Sputnik Беларусь", Sputnik Stories.

Бу сәхифәләргә керү омтылышы вакытында "әлеге аккаунтларны табып булмый" дигән белдерү чыга. RT язуынча, TikTok аларга томалау сәбәбен аңлатмаган.

17 сентябрь көнне Facebook, Instagram һәм WhatsApp социаль челтәрләренең хуҗасы булган Meta ширкәте үз мәйданчыкларында Русия дәүләт медиалары аккаунтларын томалаячагын игълан итте. Аларга Русия Кремле контролендә булган RT һәм "Россия сегодня" медиатөркеме керә. Ширкәттә томалауны АКШ сайлауларына тыкшыну омтылышлары белән аңлаттылар.

  • Элегрәк АКШ "Россия сегодня" ширкәте, аның мөдире Дмитрий Киселев, RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян, "ТВ-Новости" (RT каналының юридик заты), "Евразия" һәм аны оештыручы Нелли Парутенкога каршы чикләүләр кертте.
  • АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен "Россия сегодня" һәм аңа кергән РИА Новости, Sputnik һәм RT медиаларын Русия күзләү хезмәтләренә эшләүдә гаепләде. Аның сүзләренчә, бу медиалар бөтен дөнья буйлап "дезинформация кампанияләрендә" катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!