Татарстанда "тумаган" балалар барлыкка килгән

Иллюстратив фото

Шул сәбәпле республика парламенты федераль канунга үзгәрешләр кертүне сорап Русия Думасына канун өлгесе әзерләгән.

Татарстан Дәүләт шурасы ана капиталы алу өчен чынлыкта тумаган балаларны теркәүгә каршы федераль канун өлгесе әзерләгән. Хәзерге вакытта ул Русия Дәүләт думасына юлланган.

Канун өлгесе аңлатмасында әйтелгәнчә, 2019–2023 елларда Татарстанда 622 баланың өй шартларында тууы теркәлгән. Тикшерү вакытында ана капиталы белән бәйле алдашу очраклары ачыкланган. Татарстанда 2023 елда "тумаган" балалар белән бәйле — 58 алдау, 2024 елның беренче биш аенда 9 очрак теркәлгән. Шулар нигезендә 16 җинаять эше кузгатылган.

Баланың туу турында ялган белешмә бирү сәбәпле Русия бюджетына биш елда кимендә 7 миллион сум зыян килгән. Бу исәпкә ана капиталы, бала туу һәм бала карау белән бәйле финанс ярдәмнәр керә.

Эш шунда, Русиянең Гаилә кодексы нигезендә, хатын-кызның ана булуы бала тудыру йорты документлары нигезендә билгеләнә. Бала хастаханәдә тумаган очракта, ул шаһитларның язмача гаризасы нигезендә ЗАГСка яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) мөрәҗәгать итү юлы белән хәл ителә. Бу кагыйдә хатын-кызларның бала тудыру вакытында яки аннан соң медицина ярдәме алырга мөмкинлеге булмаган ерак җирлекләр өчен кабул ителгән. ЗАГС хезмәткәрләренең шаһитлар документларын тикшерү вәкаләте юк. Шулай да Татарстанда сәламәтлек саклау үзәкләре җитәрлек дип саналуына карамастан, җинаятьчеләр канунның бу өлешен явыз максатларда кулланган диелә.

— Хәзерге федераль канун нигезендә, шаһитлык белдерүенә нигезләнеп бала туганын теркәү намуссыз кешеләр өчен уйлап чыгарылган балаларны теркәүнең кануни юлына әйләнгән, — диелә Татарстан Дәүләт шурасы аңлатмасында.

Шул сәбәпле Татарстан депутатлары шаһитлар гаризалары нигезендә бала тууны теркәүне контрольгә алуны сорый. Аерым алганда, бу юлны "күчмә яки ярымкүчмә тормыш алып баручы кече халыклар" вәкилләренә һәм медицина ярдәменә мөрәҗәгать итү кыен булган җирлекләрдә яшәүче хатын-кызларга гына куллану тәкъдим ителә. Депутатлар фикеренчә, бу җинаятьчеләргә эш итүне авырайтачак.

2024 елда җиде аенда Татарстанда 16 941 бала дөньяга килгән. Бу узган елның шушы чорыннан 473 сабыйга азрак. Ел башыннан республикада табигый кимү 5 972 кешене тәшкил иткән.

Күрше Башкортстанда исә быелның җиде аенда 19 639 бала туган, бу узган елдан 863 сабыйга азрак. Республикада үлүчеләр туучыларга караганда 10 423 кешегә күбрәк дип теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!