Соңгы ике елда Русиядә, шул исәптән Татарстанда һәм Башкортстанда яңа урта сыйныф оешты. Бу — Украина сугышында катнашучылар һәм хәрби заводларда, келәтләрдә эшләүчеләр һәм IT белгечләр. Сугыш һәм санкцияләр шартларында аларның хезмәт хакы бермә-бер үсте һәм керемнәре менеджерлардан, банк хезмәткәрләреннән артып китте. Сәнәгать һәм хәрби заводлар белән тулган Татарстан һәм Башкортстанда бу процесс аеруча сизелә. Азатлык Радиосы яңа урта сыйныф вәкилләрен өйрәнде.
Яңа урта сыйныф вәкилләре кемнәр алар?
Быел август аенда Макроикътисади анализ һәм кыска вакытка фараз ясау үзәгенең Русиядә халыкның тормыш дәрәҗәсе турында мәкаләсе дөнья күрде. 2021 елда айлык кереме 100 мең сумнан күбрәк тәшкил иткән кешеләрнең өлеше халыкның 5,7%ын тәшкил итсә, 2023 елда аларның саны 10%ка җиткән. Әлеге икеләтә "баючылар"ның барлыкка килүендә төп сәбәп — Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы. Яңа урта сыйныфның төп вәкиле — контракт нигезендә сугышучылар. Аларның 200 мең сумлык айлык кереме Русиядә уртача айлык хезмәт хакыннан ике тапкырга күбрәк (кайбер төбәкләрдә өч мәртәбә күбрәк булып чыга). Икенче төркем — санкцияләр һәм кадрлар җитешмәү шартларында импортны алыштыру һәм җитештерүдә эшләүчеләр. Бу исәпкә IT өлкәсе дә керә.
Белешмә:
Урта сыйныфның бүгенгә төгәл аңлатмасы юк. Аның төп күрсәткече булып керем дәрәҗәсе санала. Макроикътисади анализ үзәгенең беренче методика нигезендә урта сыйныф вәкиле булыр өчен кешенең керемнәре минималь хезмәт хакыннан 1,5 тапкырга күбрәк булырга тиеш, ягъни 28 863 сум. Икенче методикада урта сыйныфның кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан 1,5-3 тапкырга күбрәк булырга тиеш. "Ведомости" мәгълүматынча, мондый очракта айлык керем 82 мең сумнан арткан кешеләрне урта сыйныфка кертергә мөмкин.
Бүгенге көндә Татарстанда уртача хезмәт хакы 70,2 мең сум тирәсендә булуын исәпкә алганда, урта сыйныф өчен минималь керем 105,3 сумнан артырга тиеш.
Урта сыйныф вәкиле булыр өчен керемнең тотрыклы булуы да мөһим. Сугышчылар һәм хәрби завод вәкилләренең югары керем алулары кайчанга кадәр дәвам итәр — бу төп сорау булып кала.
Урта сыйныфка нигездә квалификацияле белгечләр һәм югары белемле кешеләр керә. Яңа урта сыйныф вәкилләренең күбесе бу күрсәткеләргә туры килмәве ихтимал.
Татарстан белән Башкортстанда ничек?
Ике республика да сугыш өчен хезмәт итә. Беренчедән, контракт төзеп ихтыярилар саны ягыннан алдынгы рәттә бара. Икенчедән, Татарстан һәм Башкортстанда хәрби заводлар күп.
Росстатның рәсми саннарына караганда, 2 ел да 7 ай эчендә Татарстанда уртача хезмәт хакы 1,5 тапкырга арткан. Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганчы, ягъни 2022 ел башында уртача хезмәт хакы 44,9 мең сум булса, 2024 елның июленә керемнәр 70,2 мең сумга җиткән.
Шундый ук хәл Башкортстанда да күзәтелә, анда да хезмәт хакы 1,5 тапкырга арткан: 41,6 мең сумнан 64,2 меңгә кадәр күтәрелгән.
2023 елда Татарстанда гаиләләрнең 9,2%ы урта сыйныфка каравын белдергән. Башкортстанда бу күрсәткеч — 8,3%. Шул ук вакытта Русиядә урта сыйныфның өлеше якынча 11% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч Татарстанда урта сыйныф вәкилләренең кимүен күрсәтә. 2020 елда аларның саны 10%тан артыграк булган.
2024 елда бу сан үзгәргәнме, юкмы — рәсми саннар да, социологик тикшеренүләр дә юк. Моннан тыш, Татарстанда күпме кешенең 100 мең сумнан артык хезмәт хакы алуы турында да мәгълүмат китерелми.
Урта сыйныф вәкилләре арткан булуы да ихтимал. Бу кешеләр ял итү, төрле хезмәтләр өчен акчаны мулрак тотучылардан санала. Бу уңайдан быел Төркиягә ялга баручылар саны 18%ка, Абхазиягә — 21%ка арткан. Европага, беренче чиратта Италиягә баручы татарстаннар 20%ка күбрәк булган.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып киткәнКайсы тармакта яңа урта сыйныф вәкилләре барлыкка килә?
Татарстанда сугыш башланганнан соң хезмәт хакы арткан өлкәләр:
— Җитештерү өлкәсендә уртача хезмәт хакы 66%ка арткан: 51,3 мең сумнан — 85,1 меңгә;
— Электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү, һаваны кондицияләү тармагында эшләүчеләрнең хезмәт хакы 72,8%ка арткан: 57,9 мең сумнан 100,1 меңгә;
— Мәгълүмат һәм элемтә тармагы — 69,5%ка арткан: 67,4 мең сумнан 114,3 меңгә;
— Төзелеш өлкәсендә — 68,2%: 36,5 мең сумнан 61,4 меңгә кадәр;
— Авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык өлкәсендә уртача хезмәт хакы — 60,7%: 31,8 мең сумнан 51,1 меңгә;
— Дәүләт идарәсе һәм хәрби иминлек белән тәэмин итү — 30%: 49,1 мең сумнан 63,7 меңгә кадәр.
Башкортстан хезмәт хакы арткан өлкәләр:
— Җитештерү тармагында уртача хезмәт хакы 68,7%ка үскән: 47,6 мең сумнан — 80,3 меңгә;
— Мәгълүмат һәм элемтә тармагы — 82%: 50,2 мең сумнан 91,4 меңгә;
— Төзелеш өлкәсендә — 97,5%: 35,5 мең сумнан 70,1 меңгә кадәр;
— Авыл һәм урман хуҗалыгы, аучылык, балыкчылык өлкәсендә уртача хезмәт хакы — 66,6%: 27,6 мең сумнан 46 меңгә;
— Дәүләт идарәсе һәм хәрби иминлек белән тәэмин итү — 63,1%: 41,3 мең сумнан 67,4 меңгә кадәр.
Шул ук вакытта укытучыларның уртача хезмәт хакы Татарстанда — 53 мең сум тәшкил итә, Башкортстанда — 44,3 мең сум гына. Сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренең уртача айлык кереме Татарстанда — 60 мең сум, Башкортстанда — 56 мең сум.
Татарстанда банк менеджерларына уртача 70-80 мең сум түләргә әзерләр, әмма бу да сугышта катнашучылар һәм сугыш өчен эшләүчеләр белән чагыштырырлык түгел.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны эшкә күбрәк ала башлаганнарНи рәвешле Рәмзия урта сыйныф вәкиле булган?
Рәмзиягә 21 яшь. Ул Балык Бистәсе районыннан. Узган ел Русия дәүләт гадел хөкем университетын тәмамлаган. Укырга кергәндә ул юрист, алга таба хәтта адвокат булырга теләгән. Соңгы бер елда Рәмзия һөнәрен тамырдан үзгәрткән дип әйтергә була.
— Мин белем алу барышында мәхкәмәләрдә практика узып шуны аңладым, миңа шактый ел 30 мең сумлык хезмәт хакы белән яшәргә туры киләчәк. Шуңа да без егетем белән Турадагы Ozon-ның келәтендә эшли башладык. Эш җиңел түгел, төнлә дә эшләргә туры килә. Әмма мин кайда 125 мең сум эшли алам? Бу акча белән фатир арендаларга да, яхшы киенергә дә, кафеларга йөрергә дә һәм Төркиягә ял итәргә дә барырга була, — дип сөйләде ул Азатлык Радиосына чын исемен күрсәтмәүне сорап.
Ozon Яшел Үзән районының Тура авылы янында урнашкан үз келәтләрендә эшләргә әзер булучыларга 120 мең сумнан башлап түләргә вәгъдә итә. Хәзер келәтләрдә эшләп, кимендә 70 мең сум алырга теләүчеләр өчен Татарстанда 3 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә.
Украина сугышы вакытында хәрби җитештерү заводларында зур хезмәт хакы ала башладылар. Аеруча, эшчеләр җитмәү сәбәпле хезмәт хаклары котырып үсте. Бүген Казан авиация заводында станок операторларына 200 мең сум, тимерче, фрезерчыларга да шул күләмдә хезмәт хакы вәгъда итәләр. Татарстанның хәрби заводларында күпме түләүләре турында Азатлык Радиосы ярты ел элек аерым язган иде.
Шулай итеп тимерче дә, келәтче дә бүген Путинның яңа урта сыйныф вәкиленә әверелде, ди белгечләр.
БУ ТЕМАГА: Татарстанның хәрби заводларында күпме түлиләр һәм кайсы белгечләргә ихтыяҗ зурБу озаккамы?
Белгечләр кешеләрнең сугышка баруын моңа кадәр күрелмәгән социаль лифт барлыкка килүе белән дә аңлата. Алар сугышта катнашуны һәм Русия окупациясендә калган украина җирләрендә эшләүне хуп күрә, яхшы хезмәт хакы ала һәм дәүләт тарафыннан төрле вәгъдәләр белән кызыктырыла. 2024 елда Русия президенты Владимир Путин еллык юлламасында сугышчыларны яңа элита дип атады.
Татарстанда да Дәүләт шурасының яңа чакырылышына Украина сугышчылары керде. Бу – Рәсим Баксиков, ихтыяри буларак сугышка киткән эшкуар һәм депутат Марат Галиев һәм Эдуард Шәрәфиев. Тагын бер хәрби – Казан суворов училищесы җитәкчесе Валерий Миронченко да парламентка үтте. Моннан тыш, муниципаль депутатларның да сугышка китүе турында хәбәрләр килеп тора. Хакимияттә аларның саны ишәя бара.
Башкортстанда узган муниципаль сайлауда сугышта катнашкан 30 кеше депутат булуы әйтелде.
Бу кешеләр, бер яктан, Путинның "яңа элитасы", икенче яктан "яңа урта сыйныфы" катламына керә. Шулай да икътисадчылар бу кешеләргә һәм бу вазгыятьнең болай дәвам итәчәгенә шикләнеп карый. Сугышка бәйле булганда, тотрыклы урта сыйныф турында сөйләп булмый дип саный алар.
— Бу трансформациядән киләчәк өчен билгеле бер хәвеф яный. Махсус хәрби операциядә катнашучылар урта сыйныфның тулы вәкилләре булырмы, бу аларның акчаларын дөрес куллана алуларыннан һәм инвестицияләр ясый алуларыннан бәйле булыр. Әйтик, белемгә инвестиция кертү яисә бизнес белән шөгыльләнү, —дип сөйли Финанс университеты доценты Александр Сафонов.
Югары икътисад мәктәбенең нигез салучыларның берсе Игорь Липсиц сүзләренчә, яңа урта сыйныфның байлыгы Русия бюджетына бәйле булып кала. Бюджет исә сугышны алып барырга җитәрме — бу да мөһим, ди ул. Белгеч 2025 елда бюджет хәрби ихтыяҗларны тәэмин итә алмаячагын фаразлый. Бу үз чиратында кинәт зур керемнәр ала башлаучыларга тискәре йогынты ясавы ихтимал.
БУ ТЕМАГА: Татарстанда кадрлар кытлыгы: сәнәгать оешмаларына 60 мең белгеч әзерләргә кирәк🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!