Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда кадрлар кытлыгы: сәнәгать оешмаларына 60 мең белгеч әзерләргә кирәк


Казан авиация заводы
Казан авиация заводы

2025 елга гына да Татарстанның сәнәгать өлкәсе өчен 9 мең белгеч әзерләргә кирәк.

Алдагы җиде елда Татарстанда сәнәгать оешмалары өчен 60 меңгә якын хезмәткәр әзерләргә кирәк. Бу хакта республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстан оешмалары һәм сәнәгатьчеләре берлеге шурасы утырышында белдерде.

Аның сүзләренчә, кадрлар кытлыгы бигрәк тә машина төзелешендә, авиатөзелештә һәм кораблар төзелешендә сизелә.

2025 елга гына да Татарстанның сәнәгать өлкәсе өчен 9 мең белгеч әзерләргә кирәк. Кирәкле хезмәткәләрнең 80 проценты - эшчеләр, урта буын белгечләре. Калганнары - югары белемле хезмәткәрләр.

Коробченко көллиятләр һәм заводлар янында тулай тораклар төзергә өндәде. Мисал итеп ул "Алабуга-Политех" һәм КАМАЗны китерде.

Июльдә Русиядә эшсезлек дәрәҗәсе 2,6% булды, бу тарихта иң түбән күрсәткеч.

  • Татарстанда эшчеләр җитмәү турында әледән-әле сөйләп торалар. Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле.
  • Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
  • Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.
  • Татарстанда хәрби сәнәгать өлкәсенә караган өч дистә завод бар, боларга өстәп тагын ике меңләп оешма әлеге заводлар белән бәйле яки хәрби заказлар үти. Казанның үзендә генә 25ләп хәрби җитештерү оешмасы эшли. Бүген республикада сугыш өчен киемнән башлап очкычларга кадәр ясала. Күп өлеше радиоэлектроника, авиация җиһазлары белән бәйле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG