Яшин, Кара-Мурза һәм Навальная 17 ноябрьдә Берлинда марш оештырачак

Илья Яшин

Ул аерым алганда Русиянең Украинага каршы һөҗүменә һәм Путинга каршы оештырыла.

Русия оппозиционерлары Илья Яшин, Юлия Навальная һәм Владимир Кара-Мурза 17 гыйнварда Берлинда "сугышка каршы зур демонстрация" үткәрәчәкләрен игълан итте.

"Бу Русия гаскәрләрен Украинадан чыгаруны, Владимир Путинны сугыш җинаятьчесе буларак хөкем итүне һәм бөтен сәяси тоткыннарны азат итүне таләп иткән марш булачак", дип язды Яшин Telegram-каналында. Оештыручыларның видеомөрәҗәгате Youtube-та чыкты.

Күптән түгел үзенең тарафдарлары белән Прагада булган очрашуда Яшин тиздән Кара-Мурза һәм Навальная белән бергә "сугышка каршы, Путинга каршы инициатива" тәкъдим итәчәген әйткән иде. Оппозиционерлар фикеренчә, бу чара күпчелек мөһаҗирләрне җәлеп итәчәк һәм Русиядә яшәүчеләрне "илһамландырачак". Күрәсең, сүз Берлиндагы чара турында барган.

Оештыручылар хәзерге вакытта Русиядә канунлы каршылык чаралары үткәрү мөмкинлеге юк, дип искәртә. Шулай да, "без тыныч, ирекле һәм мәдәниятле Русиянең барлыгын күрсәтә алабыз әле", дип яза Яшин.

Оппозиционерлар сугышка һәм Владимир Путинга каршы булучыларны Берлиндагы маршта катнашырга, "төркемнәргә берләшеп, арендага автобус алырга һөм чарада катнашу өчен оештырылган төстә Германия башкаласына килергә" чакыра.
Әлегә чараның кайда үтәчәге хәбәр ителми, харитада Берлин соборын билгеләп куйганнар.

Русиянең оппозиция активистлары дөньяның төрле шәһәрләрендә Украинадагы сугышка һәм Русия хакимиятләренә каршы чараларны даими үткәреп тора. Гадәттә аларда катнашучылар саны әллә ни күп түгел. Киңкүләм соңгы чаралар Русия колониясендә оппозиция лидерларының берсе Алексей Навальный үлгәч үтте. Искә алу чаралары аның туган көнендә, июнь аенда да булган иде.

Русиядә хакимиятләр белән килештерелмәгән каршылык чаралары тыела, ә сугышка каршы һәм гомумән оппозицион чараларны үткәрергә хакимиятләр рөхсәт бирми.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң 2022 елда беренче айларда модный чараларда катнашкан өчен меңләгән кешене җаваплылыкка тарттылар.

Яшин да, Кара-Мурза да, Навальная да - танылган Русия оппозиционелары, алар Украинадагы сугышка каршы чыга.

Юлия Навальная - Алексей Навальныйның тол хатыны, ире үлгәч, ул аның эшен дәвам итәчәген белдерде.

Шул ук вакытта аны Русия деколонизациясен яклаган активистлар тәныйтьли. Навальнаяның Словениядә "Русияне деколонизацияләргә кирәк дип сөйләүчеләрне дә табачакбыз" дип сөйләгән чыгышыннан соң милли активистлар "Юлия Навальная Путинның империячел сәясәтен дәвам иттерә" дип белдерде.

Яшин белән Кара-Морза - элекке сәяси тоткыннар. Август башында күләмле тоткыннар белән алмашта алар Русия колонияләреннән азат ителде һәм мөһаҗирлеккә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!