Ижауда дрон "Купол" корылмасына һөҗүм иткән 

Әлеге цехта хәрби җиһазлар җитештерелә.

Якшәмбегә каршы төндә Ижауда дрон сәнәгать бинасында һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә бер кеше җәрәхәтләнгән һәм хастаханәгә салынган. Бу хакта уз телеграм каналында республика җитәкчесе Александр Бречалов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бинада тәрәзәләр ватылган, башка зыян килмәгән.

Бречалов дронның Ленин урамы, 101нче бинага төшүен әйтә. Әлеге адреста "Купол" электрмеханик заводы урнашкан. Әлеге корылма 1957нче елны Саклану министрлыгы заказларын үтәү өчен төзелә. "Купол" һава һөҗүмнәреннән саклану системнары һәм башка хәрби техника, шулай ук атом электр станцияләре өчен җиһазлар җитештерә.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Русия аларда Украинаны гаепли. Украина хакимиятләре моңа фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!