Татар эшкуарлары җыенында Рөстәм Миңнехановны Татарстан рәисе булып сайлауга баруны сорадылар

Чарада катнашучылар. tatarstan.ru

Татарстан президентының мөддәте 2025 елның көзендә чыга.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны киләсе сайлауда үз намзәтен чыгаруны сорадылар. Бу тәкъдим белән бүген Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының пленар утырышында Оренбур депутаты, эшкуар Илдус Дәүләтов чыкты.

— Киләсе ел бик җаваплы. Татарстан халкы рәисне сайлаячак, ә Татарстан рәисе — бөтен татар халкының рәисе. Рөстәм Нургалиевич, татар дөньясын сездән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Форум делегатлары, Дөнья татар конгрессы исеменнән алдагы сайлауда үзегезне тәкъдим итүне сорыйбыз, — диде ул.

Миңнеханов үз чыгышында татар эшкуарларына таянып эшләвен һәм алга таба бергә эшләргә кирәклеген әйтте.

Миңнеханов республика белән 2010 елдан бирле җитәкли. Ул елны аңа Татарстан президенты вәкаләтен Татарстан Дәүләт шурасы бирде. 2012 елда республика Конституциясендә "Татарстан президенты сайлаулар нәтиҗәсендә билгеләнә" дигән канун торгызылганнан соң, 2015 елда Миңнеханов 94 проценттан артык тавыш җыеп, үзенең президент мөддәтен 2020 елга кадәр озайтты. Соңгы сайлауда Миңнеханов 83 процент тавыш җыйды.

2023 ел башында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Анда Татарстан президенты атамасы бетерелде, ул "рәис-глава" атамасына алыштырылды.

Моңа кадәр Татарстан Конституциясенең 91нче маддәсе 5 пунктында "бер кеше ике тапкыр рәттән Татарстан президенты була алмый" дип язылган иде. Яңа төп канунда бу маддә юкка чыгарылды. Хәзер Конституциядә Татарстан рәисе "5 елга сайлана" диелә.

Татарстан рәисенә сайлауда катнашкан намзәтләргә татар телен белү шарты бетерелә. Республика белән Русия ватандашы, ягъни башка төбәк вәкиле дә идарә итә алачак.

Шул ук вакытта Татарстан рәисе ике дәүләт телен - татар һәм урыс телен кулланырга тиеш диелә.

Татарстан рәисенә үз вазифаларына керешкәндә ант биргәндә "суверенитет" сүзен куллану тыелачак. Ул "Русия Конституциясен һәм Татарстан Конституциясен, федераль кануннарны һәм Татарстан кануннарын үтәргә, Татарстан рәисенә йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәргә тантаналы төстә ант итәм", дип әйтергә тиеш булачак.

Татарстан җитәкчесе сайлавы 2025 елның сентябрендә узар дип көтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!