2002 елның 11 декабрендә Русиядә федерация дип саналган ил өчен бик сәер "Бердәм графика нигезләре турында" дигән канун кабул ителде. Әлеге канунда Русиядәге бар дәүләт телләре, шул исәптән, милли республикалардагы да, фәкать кирил язуын гына кулланырга тиеш дигән шарт кертелде. Формаль яктан бу канун башка графикаларны да рөхсәт итә итүен, әмма Мәскәү түрәләре аның нинди максатларда кабул ителгәнен әллә ни яшереп тә тормый: бу нәкъ менә татар телен латин язуына күчермәс өчен эшләнә, бу Мәскәүнең ачыктан-ачык Казанга аяк чалуы.
Шулай итеп әлеге федераль канун Татарстанда 1999 ел көзендә кабул ителгән "Татар әлифбасын латин язуы нигезендә торгызу" турындагы канунны сызып ташлый (татар теле латин имлясен инде 1920-30нчы елларда кулланган иде).
Татарстанның латин язмасына кайтырга тырышуы Мәскәүдәге урыс милләтчеләрендә, төрле шовинистик төркемнәрдә нәфрәт белән сугарылган шау-шу чыгарды. Бу Казанны сепаратизмда гаепләүләрне янә күтәреп җибәрде. Медиа чараларында татарларның латинны куллануы илдәге "бар төрки этносларны урыс социал-мәдәни парадигмасыннан аеруга юнәлдерелгән бер пантюркист проект булып тора" дигән бәяләмәләр күренде.
Мәскәүдәге үзәк хөкүмәт Татарстанның латинга кайтуына аяк чалырга булды. "Бердәм графика нигезләре турында"гы канун шуның нәтиҗәсе. Шунысы кызык – әлеге канун проектын формаль яктан "Бердәм Русия" фиркасе депутаты, Думаның милли эшләр комитеты рәисе урынбасары, милләте белән тувалы булган Каадыр-Оол Бичелдей тәкъдим итә. Ул Татарстанда латин имлясен кертү Русиянең мәдәни киңлеген боза, хәтта гомуми иминлеге һәм бердәмлегенә зыян китерә дигән сылтауны алга сөрә. Тәнкыйткә КПРФ депутаты, чыгышы белән Осетиядән булган Анатолий Чехоев та кушыла, биредә дә Мәскәүнең совет чорыннан калган гадәте яхшы күренә -- милли өлкәгә кагылган четерекле мәсьәләне нәкъ менә милли азчылык вәкилләре "күтәреп чыга".
БУ ТЕМАГА: Мәскәүдән Татарстанны кайгыртуТик бу адымнар ул вакытта ниндидер гадәттән тыш хәл, милли хокукларны тупас бозу буларак кабул ителмәде. Әйе, Татарстанда да, киң татар җәмәгатчелегендә дә күпмедер ризасызлык булды булуын. Тик федерал үзәкнең ниндидер кызыл сызыкны узуын, федератив дәүләт принципларын таптавын күрүчеләр булмады диярлек. Татарстан хакимиятләре дә әллә ни каты тормады, шикле канунны Русия Конституция мәхкәмәсенә биреп карады да, ул көтелгәнчә Мәскәүнең шушы адымын яклап чыккач, инде чынга аша башлаган латинизация эшләреннән ансат кына баш та тартып куйды.
Мәскәү татарларның үз телләре белән нәрсә эшләүләрен, нинди язу куллануларын ничек хәл итә ала соң?!!
Шуннан берникадәр вакыт узганнан соң, ул чактагы Дөнья татар конгрессы җитәкчеләренең берсе шәхси сөйләшүдә миңа болай дигән иде: куркыныч түгел, Русия глобальләшү һәм Көнбатыш йогынтысы аркасында бераздан үзе үк латинга күчәчәк. янәсе. Ә мин әле дә уйлап утырам: шаярттымы ул, әллә хәйләкәр булырга тырыштымы, чынлап та үз сүзләренә ышандымы, әллә инде шулай итеп Татарстан җитәкчеләренең пешмәгәнлеген, куркаклыгын акларга тырыштымы?
Чынлыкта исә 2002 елның азагында Путин чорының федерализмга каршы беренче көчле һөҗүме ясалды. Мәскәү тулы бер милләткә нинди хәрефләрдә язарга тиешлеген күрсәтте. Гәрчә Мәскәү түрәләре үзләре ни татарча белми, ни татар теле үзәк хөкүмәт тарафыннан кулланылмый иде. Алар татарның үз теле белән нәрсә эшләүләрен, нинди хәреф куллануын ничек хәл итә ала соң?
2002 елның 11 декабрендә татар латинына каршы кабул ителгән канунның 1994 елдагы Беренче урыс-чечен сугышы башлану вакытына туры килүе дә символик мәгънәгә ия. Ул елны нәкъ менә шул көнне Русия гаскәрләре Чечняга өч яктан бәреп керде. Шушы ике адым - үз илеңдәге бер халыкка каршы канлы сугыш башлау һәм икенчесен үзе теләгән хәрефләреннән мәхрүм итү – Русиядә федерализмга каршы чыгуларны гына түгел, ә гомумән, авторитар кәефләрне һәм тенденцияләрне көчәйтеп куйды.
БУ ТЕМАГА: Рәсми Мәскәү төрки һәм фин-угыр телләренә латин әлифбасы кулай дигән фикер белән килешмиТатарларга латин язуын тыю канунын парламенттагы бар төркемнәр дә – "Бердәм Русия" депутатлары да, коммунистлары да, Көнбатышка караган либераллары да. Аларның барысын да Русия дәүләтен "ныгыту кирәк" дигән империячелек хисләре берләштерде. Тарихта мондый очрак инде бер булган иде – Русия хакимияте латин язмасын әле патша заманында, 1865 елда литвалар өчен тыйды. Әмма ул да 1904 елның маенда үзенең шушы карарын гамәлдән чыгарды һәм бүгенге Литвада әлеге көн, 7 май, "Матбугатны, телне һәм китапны кайтару көне" буларак билгеләнә. Татар календарендә андый көн кайчан барлыкка килер?
Ринат Мөхәммәтов, бәйсез журналист
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!