Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки дәүләтләр уртак әлифба төзү комиссиясен булдыра


Казакъстанда 1930нчы елларда латин имласында чыккан китаплар
Казакъстанда 1930нчы елларда латин имласында чыккан китаплар

Бу “тел бердәмлеген булдыру һәм уртак әлифбага күчү эшен тизәйтү өчен” эшләнә диелә.

Төрки дәүләтләр оешмасы уртак әлифба төзү комиссиясе булдырырга дигән карарга килгән. Әлеге карарны оешманың Төркиядәге Бурса шәһәрендә узган Төрки дөньяның уртак әлифбасы семинарында кабул иткәннәр. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы белдерә.

Киңәшмә төрек теле җәмгыяте башлыгы Гүрер Гүлсәвин җитәкчелегендә узган. Утырышта Төрки дәүләтләр оешмасының аксакаллар шурасы рәисе Бинали Йылдырым, Ататөрек исемендәге мәдәният, тел һәм тарих Югары шурасы башлыгы, профессор Мөхәммәт Хәкимугълы, Төрки дәүләтләр оешмасының аксакаллар шурасында Азербайҗаннан әгъза булып торучы Гасан Гасанов катнашкан.

Семинарда төрки дәүләтләрдәге галимнәр үз әлифбалары турында мәгълүмат биргән. Моннан тыш, алар үз илләрендә тел процесслары турында сөйләгән. Галимнәр уртак әлифбага күчү эшен тизәйтергә һәм төрки дәүләтләр арасында аны таратырга кирәклеген әйткән.

Киңәшмә ахырында Төрки дәүләтләр оешмасы каршында "Уртак әлифба төзү комиссиясен" булдыру карары кабул ителгән диелә.

Комиссиягә һәр төрки дәүләттән тел сәясәте белән шөгыльләнүче ике әгъза керәчәк. Уртак әлифба турындагы хисап Төрки дәүләтләр оешмасының аксакаллар шурасына тәкъдим ителер дип көтелә.

Уртак әлифба комиссиясенең беренче утырышы Кыргызстанда узачак.

Төркия дәүләтләр оешмасында Төркия, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан әгъза булып тора. Төрекмәнстан белән Маҗарстан күзәтүче сыйфатында шурага керә. Татарстан, Башкортстан һәм Русиядәге башка төрки республикалар әлеге оешма эшендә катнашмый.

  • 90нчы елларда Татарстан җәмәгатьчелеге татар телен латин әлифбасына күчерү өчен көрәште, әмма Мәскәү басымы белән республика үз канунын гамәлдә калдыра алмады.
  • 1999 елда Татарстан татар телен латин әлифбасына кайтару турында канун кабул иткән иде. Ул 10 ел дәвамында латин һәм кирилл графикасын куллануны, ә 2011 елдан латин әлифбасына күчүне күзаллады.
  • 2002 елда Русия думасы барлык дәүләт телләре өчен дә кирилл хәрефләрен куллануны раслады.
  • 2004 елда Русия Конституция мәхкәмәсе республикаларга милли телләрнең әлифбасын билгеләүне тыйды. Шул ук елда Татарстан Югары мәхкәмәсе дә әлеге канунны гамәлдән чыгарды.
  • 2012 елда Татарстан Дәүләт шурасы республиканың әлеге кануны гамәлдән чыкты дип таныды. Әмма депутатлар "Дәүләт теле буларак татар телен куллану турындагы" канунны кабул итеп, халыктан латин һәм гарәп әлифбасында язылган сорау килгән очракта, җавапны да шул графика белән язу мөмкинлеген калдырдылар. Моның белән беррәттән җавапны кирилл хәрефләрендә дә язу мотлак булырга тиеш диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG