Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәсми Мәскәү төрки һәм фин-угыр телләренә латин әлифбасы кулай дигән фикер белән килешми


Түрәләр фикеренчә, латин әлифбасы кертелгән очракта, диакритик билгеләр һәм хәрефләр тезмәсе кулланырга туры киләчәк, ә бу сөйләмнең транслитерациясен акрынайтачак.

Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясенең киңәш комитетының Русиядәге хәлләр турында хисабына ил җитәкчелеге үз фикерен белдерде.

Русия хакимиятләре Милли азчылыкларны яклау конвенциясенең 10нчы маддәсендә әлифба сайлауга кагылышлы таләпләр юк дип саный.

"Галимнәр һәм лингвистлар әлифба сайлауның телнең үзенә кагылышы юк һәм телне куллануга комачауламый да, аны җиңеләйтми дә", диелә Русиянең хисапка карата язылган җавабында.

Документта шулай ук Русия хөкүмәте латин имласы төрки һәм фин-угыр телләренә ныграк туры килә дигән фикер белән килешмәве турында языла. Түрәләр фикеренчә, латин әлифбасы кертелгән очракта, диакритик билгеләр һәм хәрефләр тезмәсе кулланырга туры киләчәк, ә бу сөйләмнең транслитерациясен акрынайтачак.

"Татар теле турында сөйләгәндә, латин имласы 1927-1930 елларда кулланылды. Латин әлифбасының 12 ел дәвамында кулланылуы аның әлеге тел өчен традициягә кергән әлифба дип әйтеп булмый", диелә җавапта.

Киңәш комитеты үзенең хисабында Русиядә милли азчыклыкның күп өлеше кириллица куллана дип билгеләгән иде. "Телләр турындагы канунга ярашлы, Русия төбәкләрендә икенче дәүләт теле булып бары тик кириллицага гына нигезләнгән тел тора ала. Канунда чыгармалар бар, ләкин алар гамәлдә тормышка ашырылмый. Карел теле өчен латин әлифбасы кулланыла, шуңа күрә ул Карелиянең икенче рәсми теле була алмый. Киңәш комитеты әлифба телнең аерылгысыз бер өлеше булуга, дәүләтләрнең ике төшенчә арасында аермалык үткәрергә тиеш түгеллегенә басым ясый. Әлифба сайлау үз телеңне сайлау иреге белән бәйле, ә бу 10нчы маддәдә теркәлгән", диде экспертлар.

Киңәш комитеты Русия хакимиятләрен икенче дәүләт теленең кириллицага гына нигезләнү таләбен гамәлдән чыгарырга чакыра.

Европа шурасының милли азчылыкларны яклау конвенциясенең киңәш комитеты Русиядәге хәлләр турында хисап чыгарды. Анда илдәге хәлләр Русия хакимиятләре 2016 ел азагында тапшырган хисапка, башка язма чыганаклар һәм комитет вәкилләренең 2017 елның 16-24 октябрендә Мәскәү шәһәренә, Мәскәү, Мурмански, Краснодар һәм Төмән өлкәләренә, шулай ук Татарстанга сәфәре барышында хакимияттәге һәм хакимияттә булмаган кешеләр белән очрашуларда алган мәгълуматларга нигезләнеп бәяләнә.

XS
SM
MD
LG