Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урында бара. 17 декабрьгә булган мәгълүматларга күрә, республикада кимендә 3 808 ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә. Бу уңайдан, Азатлык Радиосы әлеге районнарны барларга һәм андагы тормышны яктыртырга булды. Зур югалтулар кичерүче районнар бүген ничек гомер итә, ни сәбәпле аннан ир-атлар сугышка китә? Бу сорауларга җавап эзләп карыйк. Беренче язмабыз — Учалы районына багышлана.
Учалы районы Башкортстанның башка районнары белән чагыштырганда депрессив район саналмый: монда хезмәт хаклары да югарырак, социаль тормыш та яхшырак, эшсезлек тә юк. Моннан тыш, халык еш кына экология проблемнары аркасында протестлар да белдерә. Ни өчен беренче карашка бай һәм актив дип тоелган районнан ир-атлар күпләп сугышка китә? Әлеге төбәккә күзәтү ясау барышында халыкның керемнәре арасында зур тигезсезлек булуы, вахта ысулы белән эшләүчеләр катламы оешуы һәм сугыш пропагандасының көчле икәне ачыкланды.
Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.
Халкы кими: үлемнәр арта, студентлар — читкә китә
Учалы районы — Уфадан 350 км ераклыкта урнашкан, Урал таулары итәгенә утырган һәм Чиләбе өлкәсенә терәлеп торган район. Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, биредә 70 мең 171 тирәсе кеше яши. 2022 елда башланган Украина сугышында инде кимендә 127 учалы кешесе үлгән. Бу халыкның 0,18 проценты дигән сүз.
Үлемнәрнең өчтән бере — Учалы шәһәренә, икенче өлеше — авылларга туры килә, өченче өлеше — үлгән ир-атларның чыгышы билгеле түгел.
Районның ярты халкы — 36 меңнән артык кешесе Учалы шәһәрендә, калган яртысы — авылларда көн күрә. Рәсми саннарга караганда, төп халык булып башкортлар санала (68,4%), икенче урында — урыслар (18%), өченче булып — татарлар (11,7%) бара. Гәрчә, ХХ гасыр башында татарлар — төп халык, башкортлар — өченче милләт булып саналган. Соңгы 30 ел эчендә Учалы районында татарлар саны — 38 процентка кимегән, башкортлар саны — 25 процентка арткан.
Биредә берничә татар авылы бар. Алар арасында иң зуры — Ахун авылы. Анда 2,5 мең кеше яши. Башкорстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова белән популяр язучы Зифа Кадыйрова чыгышы белән шушы җирлектән.
Авыллар арасында иң күп үлем нәкъ менә татар авылы — Ахунга туры килә. Башка җирлекләрдә 1-2 үлем туры килсә, Ахунда — 8 үлем туры килә: шуларның икесе контракт төзегән, икесе — мобилизациягә эләккән, калган дүртесе турында мәгълүмат юк.
Учалы районында сугышка китүчеләр генә түгел, аннан качуда гаепләнүчеләр дә бар. 2022 елда 27 яшьлек Салават Мирасовны мобилизация чорында үзбелдеге белән хәрби бүлекне калдырып китүе өчен өч елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иттеләр.
БУ ТЕМАГА: Башкортстан районнарында татарлар һәм башкортлар саны ничек үзгәргәнУчалы районында халык саны елдан-ел кими. Мәсәлән, 2009 ел белән чагыштырганда яшәүчеләр саны 7 меңгә — якынча 9%-ка азайган.
Халыкның саны кимүе яшьләрнең районда калырга теләмәвенә бәйле була ала. Мәсәлән, 2010-2015 елларда Учалы районындагы чыгарылыш укучыларының 17,5-22% гына Башкортстан уку йортларына укырга кергән, ә 47-55% — башка төбәкләрне сайлаган. Күп очракта абитуриентлар Екатеринбур шәһәрен үз итә.
Гәрчә, районда социаль тормыш начар түгел кебек. Шәһәрдә Учалы тау сәнәгате көллияте, Сәнгать һәм мәдәният көллияте, Белорецки медицина көллияте филиалы эшли. Студентлар тулай торагы төзелеше хәл ителә. Узган ел күптелле мәктәп ачылган. Хәзерге вакытта район үзәк хастаханәсенең хирургия бинасы төзелә.
Районы бай, әмма тигезлек юк
Шулай да Учалы районының социаль-икътисади күрсәткечләре начар түгел, киресенчә, алар Башкортстанда алдынгылар рәтендә.
Учалы — моношәһәр, ягъни аның икътисады Учалы тау баектыру комбинатына бәйле. Моннан тыш, табигый байлыклар табу белән шөгыльләнүче башка оешмалар да бар.
Башкортстанда иң югары хезмәт хаклары — Учалы районында. Башстат саннарына күрә, 2024 елның гыйнвар-сентябрьдә уртача хезмәт хакы 74 757 сум тәшкил иткән. Бары Уфа шәһәрендә һәм Уфа районында гына халыкның кереме күбрәк санала.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанның Учалы тегү фабрикасында Русия гаскәре өчен кышкы хәрби киемнәр тегәчәкләрБашкортстанда, сугыш башланганнан соң Русиядәге кебек, эшсезлек түбән дәрәҗәдә — 0,61% тәшкил итә. Учалы районында эшсезләр тагын да азрак — барлыгы 57 эшсез теркәлгән. Бу хезмәткә яраклы кешеләрнең 0,49%-ын алып тора. Вакансияләр исә бермә-бер күбрәк — ел башында 600 дән артык буш эш урыны булган. Ягъни бер эшсезгә 10лап эш урыны тәкъдим ителә.
Шулай да рәсми саннарда уртача хезмәт хакы 74,7 мең сум тәшкил итсә дә, 22-25 мең сум хезмәт хакы вәгъда ителгән вакансияләр шактый күп булып чыкты. Бу нигездә муниципаль оешмалардагы вазифалар.
Башстат саннарына карасак, шәһәр белән авыл арасында хезмәт хаклары тамырдан аерыла: Учалы шәһәрендә 79 мең сумнан күбрәк алсалар, авылларда — 56,5 мең сум гына.
— Хезмәт хаклары арасында зур тигезсезлек бар, — диелә Югары икътисад мәктәбе (ВШЭ) үткәргән тикшеренүдә. — Моның сәбәпләренең берсе — районнан вахта ысулы белән читкә миграция кылулары. Статистика мәгълүматларына караганда, иң югары хезмәт хаклары төзелеш һәм файдалы казылмалар чыгару тармакларында күзәтелә. Иң түбән хезмәт хаклары — авыл хуҗалыгы өлкәсендә.
Белгечләр ясаган күзәтүләргә күрә, районда хезмәт базары ике өлешкә бүленә: чагыштырмача югары хезмәт хакы түләүче Учалы тау баектыру комбинаты һәм "башка тармаклар". "Бу әлеге тармакта эшләргә теләмәгән яки мөмкинлеге булмаган кешеләрне миграциягә этәрә", диелә тикшеренүдә.
Учалы тау баектыру комбинаты — файдалы казылмаларны чыгару һәм эшкәртүдә махсуслашкан, аерым алганда, бакыр-цинк ятмаларыннан металл концентратлары җитештерү белән шөгыльләнүче завод. Башкортстандагы цинк концентратының 65%-тан артыгы Учалыда җитештерелә. Комбинатта чыгарыла торган продукция арасында шулай ук бакыр, алтын, көмеш, платина һәм башка металларның аз күләмле өлешләре дә бар.
Учалы тау баектыру комбинатында электр һәм газ белән эшләүче эретеп ябыштыручыга 96 500-111 200 сум түләргә әзерләр. Слесарьлар — 50-75 мең сум, җир астында эшләүче машинистларга — 131 мең, казу эшләре белән шөгыльләнүче проходчиклар — 124 мең сумга өмет итә ала. Учалы комбинатында хәзер 173 вакансия тәкъдим ителә. Эшчеләргә кытлык шул кадәр көчле ки, аерым вакансиягә эшче китергән кешегә 15 мең сум түләргә вәгъда итәләр.
Учалы комбинатына эшчеләр җитмәсә дә, ул райондагы теләгән һәркемне эшкә ала алмый. Хәзер биредә якынча 7 мең тирәсе хезмәткәр эшли. Шул ук вакытта район икътисадында эшләүчеләрнең саны — 36 меңнән артып китә. Димәк, Учалы комбинатында районда эшләүчеләрнең 18,9%-ы гына эшли дигән сүз.
Учалы комбинатының хәле үсештә. Ул Башкортстанда иң күп инвестицияләр кертүчеләр исәбендә — узган ел районга якынча 6,5 млрд сум инвестиция керткән.
БУ ТЕМАГА: Учалы татарлары ничек башкортлашаАвылларда хезмәт хакы, Учалыга караганда, 23 мең сумга азрак
Авыллардагы икътисади хәлләр, һәрхәлдә, рәсми саннарда яхшы күренә. Район башлыгы Руслан Гыйләҗетдиновның 2023 елга ясалган хисабына күрә, авыл хуҗалыгы 10 процент үсеш күрсәткән, шулай ук бер елда крестьян-фермер хуҗалыклары саны ике тапкырга арткан.
Монда уңыш мул булмаса да, авыл хуҗалыгы тармагының 81%-ын — терлекчелек алып тора. Терлекчелек исә 18%-ка үскән.
Шулай да авылларда хәлләр ал да гөл түгел. Соңгы 20 елда районда 20 мәктәп ябылган. Авылларда, Учалы шәһәре белән чагыштырганда, хезмәт хаклары 23 мең сумга азрак. Шул ук вакытта бу Башкортстандагы башка районнарга караганда күпкә зуррак хезмәт хакы санала.
Өч меңләп кеше вахтада эшли
Шулай да Учалы районында нинди генә югары хезмәт хакы алмасыннар, вахта юлы белән эшләүчеләр аз түгел. Югары икътисад мәктәбе әзерләгән тикшеренүдә әйтелгәнчә, Учалы районындагы авылларда яшәүчеләрнең бер өлеше вахта белән читкә — "төньякка" китеп эшли. Районда читкә китеп эшләүчеләр саны — 2500–3000 кеше тирәсе дип исәпләнә.
Учалы тау сәнәгате көллияте Учалы комбинатына белгечләр әзерләсә дә, бу эшчеләр "төньякка" да күпләп кирәк. Еш кына көллиятне тәмамлаучылар башта җирле комбинатта тәҗрибә туплый, аннары — төньякка акча эшләргә китә, ди белгечләр.
— Вахта эш урыннары җитмәү белән бәйле түгел. Ул "өйдәге" һәм вахтадагы хезмәт хаклары арасында зур аерма булуы белән аңлатыла. Күпчелек өчен бу матди проблемаларны хәл итү мөмкинлеге. Учалы комбинатында югары хезмәт хакы түләнә дип саналса да, ул "төньяктагы" хезмәт хакы белән чагыштырырлык түгел.
БУ ТЕМАГА: Минзәлә Яхина: "Бу альбом – милләтемне соңгы тапкыр уятырга талпынуымдыр"Экоактивистлар күп
Учалыда экология торышы халыкта зур борчу уята. Моңа кадәр рәсмиләр Башкортстанда эшләүче алтын чыгару оешмаларының 57%-ы кануни түгел диде. Учалы районы исә республикадагы лицензияле алтын чыгаруның 79%-ын алып тора. Ел башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу уңайдан Учалы халкы белән очрашулар үткәрде.
Учалыда экологиянең бозылуын нәкъ менә Учалы тау баектыру комбинаты эшчәнлеге белән бәйлиләр: шартлату юлы белән алып барылган эшләр аркасында торак йортларның диварларында һәм нигезләрендә ярыклар барлыкка килгән, коеларда су беткән, дәүләт үз чиратында халыкның суга ихтыяҗларын каплый алмаган. Моннан тыш, активистлар әйтүенчә, комбинат үзенә якын булган дүрт күлдән су ала. Аларның икесе тыюлык статусын йөртә. Соңгы елларда бу сулыкларның суы кими һәм әкренләп сазлыкка әйләнә башлаган.
2012-2017 елларда үткәрегән тикшеренүләр күрсәткәнчә, Учалы шәһәренең атмосферасы, туфраклары, үсемлекләр дөньясы һәм өслек сулары пычрануга дучар.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарланаНи өчен күпләп үләләр?
Учалы районы беренче карашка шактый тотрыклы һәм бай район булып күренсә дә, берничә зур проблем бар:
- халыкның кереме арасында зур тигезсезлек;
- авылларда хезмәт хакы азрак түләнә;
- шул сәбәпле халыкның бер өлеше вахта ысулы белән читкә китеп эшли;
- экология проблемнары зур.
Шулай да бу Башкортстанның башка районнарына да хас проблемнар, әмма Учалыда үлемнәр күбрәк.
Учалы районыннан үлүчеләрнең яртысы сугышка нинди сыйфатта китүе — контракт төзепме, мобилизациягә эләккәнме — билгеле түгел. Билгеле булганнар арасында беренче урында контрактчылар бара — барлыгы 37 хәрби. Икенче урында — мобилизацияләнгәннәр (19 кеше) һәм "ЧВК Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә катнашучылар. Ягъни күпчелеге үзе теләп Украина сугышына киткән.
БУ ТЕМАГА: "Тегендә генә китмәсен". Сугышка барырга теләмәгән ирнең хатыны аны төрмәдән көтеп алырга әзерБашкортстанда сугышка барсыннар өчен "ихтыярилар"ны төрле ярдәм чаралары, ташламалар белән кызыктырып җәлеп итәләр. Учалы районында рекрутинг системы, ягъни сугышка кешеләрне җәлеп итү тагын да яхшырак корылганга охшый. Мәсәлән, моңа кадәр район Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән кешеләргә 100 мең сум түләсә, хәзер бу сумманы 500 меңгә күтәргән. Шулай итеп, Учалы районында контракт төзүчеләр алачак беренче сумма 1 млн 705 мең сумга җитә. Башка районнарда моның суммасы азрак.
Учалыда сугыш пропагандасы көчле алып барыла. Учалы газетының "Вконтакте"дагы төркемендә 40 меңнән артык кеше утыра. Бу район халкының 60%-ын алып тора. Анда даими төстә Украина сугышы турында сөйлиләр, контракт төзергә чакыралар һәм үлемнәр турында хәбәр итәләр. Учалы ТВсында исә сугыштан кайтучылар белән интервьюлар ясала. Учалы башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов да районда сугыш өчен нәрсә эшләнүен даими күрсәтеп бара.
Әмма сугышка күпләп китүнең башка сәбәбе дә булуы бар. Европа анализ һәм стратегияләр үзәге (CASE) ясаган тикшеренү күрсәткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акчалар һәм 200 мең сум күләмендәге хезмәт хакы контракт төзергә теләгән кешеләр өчен төп стимул түгел. Бу мәсьәләне өйрәнүчеләр өчен иң зур көтелмәгән ачышларның берсе шул булган. Сугышка барырга яки бармаска дигән сорауны куйганда, кешеләрнең карарына аларның окопларда булган дуслары, туганнары һәм танышларының фикерләре тәэсир итә, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Шуның бер мисалын Кудаш авылы мисалында күрергә була. Бу халык саны 400гә дә тулмаган кечкенә генә бер сала. Ләкин! Авылдан 12 кеше Украина сугышына киткән. Аларның күпчелеге контракт төзүчеләр икәне аңлашыла, араларында абыйлы-энеле туганнар да бар.
Учалы районы егете Ришат Газизов июльдә контракт төзеп киткән һәм бер айдан үлгән. Комментарийларда, янәсе, дусты сугышка барырга үгетләгән дип язалар.
"Учалыда җәмгыять икегә бүленгән: берсе протест белдерә, икенчесе — хуплый"
Учалыдан сугышка китүнең сәбәпләре берничә булырга мөмкин, ди "Аспекты" медиасы баш мөхәррире, журналист Руслан Вәлиев Азатлык Радиосына.
— Учалыда традицион рәвештә вахта ысулы белән "төньякка" китеп эшләүче ир-атлар күп. Бу совет чорыннан бирле шулай бара. Сугыш шартларында күп кенә "вахтачылар" фронтка күчүләре ихтимал. Районда халык арасында актив эш алып бару (сугышка чакыру) үз нәтиҗәләрен дә биргән, дип фаразлый алам.
Икенче яктан, монда каршылык бар, чөнки Учалыда, гадәттә, протест чаралары актив булды. Баймак вакыйгаларында учалылар күп катнашты. Файдалы казылмалар табуга каршы халык җыеннары үтте. Без соңгы сайлауда Учалыдагы кайбер сайлау участокларында Радий Хәбировның җиңмәве турында беркетмәләр алдык.
Монда гомум бәя бирүе кыен, чөнки каршылыклы төбәк. Бер яктан, башкорт төбәге, икенче яктан, башкаладан читтә урнашкан һәм Чиләбегә якын торган район. Районда җәмгыять икегә аерылган дип әйтергә була: халыкның бер өлеше протест белдерә, икенче өлеше бүгенге тәртипләрне хуплый.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!