Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минзәлә Яхина: "Бу альбом – милләтемне соңгы тапкыр уятырга талпынуымдыр"


Минзәлә Яхина
Минзәлә Яхина

Башкортстандагы һәвәскәр композитор, җырчы Минзәлә Яхина социаль челтәрдәге сәхифәсендә "Проект 102. Куштау" альбомын чыгару өчен халыктан акча җыюы турында игълан итте. Ул хакимият һәм Бадранов ишеләр белән берничек тә бәйләнергә теләмәвен, дәүләт оешмаларына ярдәм, грант сорап бармаячагын әйтә. Азатлык Минзәлә Яхина белән "Куштау" җыры клибының интернеттан ни рәвешле юкка чыгуы, бу проектның бүген ни өчен актуаль булуы, башкорт милләтенең киләчәк потенциалы, татар белән башкорт арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сөйләште.

Җырчы Минзәлә Яхина ВКонтакте социаль челтәрендә "Проект 102. Куштау" альбомы өчен 150 мең сум кирәк булуы турында яза. Шулай ук Яхина 2020 елның 15-16 августында тәүлек ярым эчендә яздырып төшерелгән "Куштау" җыры клибын да интернеттан таба алмаган. Ул Куштауны башкортларның һәм аны саклап калуда катнашкан башка барлык халыкларның бәйсезлек һәм батырлык символы буларак бәяли. Без аның ул мөрәҗәгатен тәрҗемә иттек:

"Аптырама инде, Минзәлә", дип кабатлыйм, әмма гаҗәпләнүемне дәвам итәм. Бүген интернет киңлекләрендә үзем үк кайчандыр йөкләгән "Проект 102. Куштау" клибын таба алмадым. Ярый әле, төркем җитәкчесе аны Яндекс.Дискка саклап калган. Безнең егетләр Куштау өчен көрәшкәндә тәүлек ярым эчендә бу экспрессклип белән җырны Фәнис белән икебез яздык, Илшат агай яздырды, Азалия төшерде, монтажлады, Айрат белән Ләйсән халыкка чыгарды. (Җыр азагындагы халык тавышы арасында Илшат агайның да тавышын ишетергә мөмкин.) Әгәр Куштау безнең өчен башкортларның һәм Башкортстанда яшәүче башка халыкларның бәйсезлек, батырлык символы булса, бу клип минем өчен һәркайсыбызның җиңүне үз куллары белән тудыру үрнәге. Һәркем үз урынында. Хәзер һәм монда. Бу "Проект 102" төркеменең яздырылган беренче җыры. Тулы альбом әзер, аны чыгару өчен 150 мең сум кирәк. Мин ярдәм сорау яки грант алу өчен, Бадранов һәм хәзерге хакимиятнең дусты була алмыйм һәм теләмим дә. Ләкин безгә ярдәм кирәк. Төркемдә уйнаучы егетләрнең һәркайсы – без барыбыз да башкорт рок җырларын башкаручы гади эшчеләр! Миңа Башкортстан өчен, башкорт теле өчен булган дусларның ярдәме кирәк! Хисапны, ачыклыкны гарантиялим, ярдәм сорыйм һәм кеше хакына кермәскә сүз бирәм. Тинькофф банк хисабы минем телефон номерына бәйләнгән. Зур өметләр баглап, Минзәлә Яхина.

— Минзәлә ханым, "Куштау" җыры клибы интернеттан югалды дип язгансыз. Бу ни сәбәпле шулай булган дип уйлыйсыз?

— Без аны ВКонтакте социаль челтәренә йөкләгән идек. Ул дустымның сәхифәсендә эленеп торды, башкалар да аны үзенә күчереп алды, күпләргә таратты, әмма бу юлы эзләгәндә шуларның берсе дә табылмады. Дустым үзе дә аптырады, аның сәхифәсендә ике ел элек куелган пост та, видео да юкка чыккан. Интернетка бер йөкләгән әйбер югалырга тиеш түгел, махсус бетерелмәсә, ул анда барыбер кала. Ә бу очракта, без төрле сүз комбинацияләре белән эзләп карадык, "Куштау" клибы югалган.

— Тик торганда ул клипның нигә кирәге чыкты?

— Бу клип миңа үз сәхифәмә куеп, үз позициямне күрсәтү өчен кирәк булды. Бу безнең "Проект 102" төркеменең беренче яздырылган җыры, беренче клибы.

— "Куштау" – сәяси җырмы?

— Әлбәттә. Безнең егетләр Куштау өчен ике-өч көн көрәштеләр, хәтерлисезме? Әнә шул вакытта, хатын-кыз буларак, үземнең анда барып сугыша алмавымны, ирләр белән бер сафта таш атыша алмавымны аңлый идем. Анда хәлләр бик җитди иде. Мин нишли алам соң дип бәргәләндем. Берни эшләмичә утырып булмый, ярамый иде! Шул чакта, төркем җитәкчесе белән ярты көн эчендә җыр яздык. Абыемның студиясенә кичтән барып, дуслар, туганнар белән бергә диярлек, аны бер сәгатьтә яздырдык. Төнлә Салават Юлаев һәйкәле янында айфонга клип төшердек, төне буе аны монтажладык. Клипны караган булсагыз, минем артта ялтыраган яшенне күргәнсездер. Бу монтаж түгел, үзе шулай килеп чыкты. Аркам белән Стәрлетамакка, ягъни Куштау тавы ягына басып тора идем. Ул төнне Куштаудагы егетләр яшенле, коеп яуган яңгыр астында калды. Бу шул Куштаудагы яшен, канлы сугыш булган төн.

Укытучы үзенең нинди зур көч икәнен аңласа, ул балалар аша ата-ананы да тәрбияли алыр иде

Икенче көнне Хәбиров Куштауга килгәндә клипны интернетта тараткан идек инде. Ул халыкка торып басарга, бу җирдә без хуҗа икәнне күрсәтергә дигән чакыру белән җыр. Икенче көнне без дә Куштауга килеп, гитара белән, кечкенә генә концерт оештырдык. Мин хәзер дә әйтәм: һәркем үз урынында көрәшергә тиеш. Җырчы икәнсең, шушы хакта җырлар яз! Укытучы икәнсең, мәктәптә барган пропаганданың, канкоешны яклаган ягын, балаларга моның йогынтысын булдыра алганча киметү өчен эшлә. Укытучы үзенең нинди зур көч икәнен аңласа, ул балалар аша ата-ананы да тәрбияли алыр иде. Әгәр теләсә, алар бу илнең астын өскә әйләндерә ала. Бары тик укытучыларның дәшмәве, бар әйбергә ризалашуы, аларның кулы, башы, тавышы белән сайлауларда хәрәмләшүләр башкарыла, хакимиятнең кара эшләре эшләнә. Шушы хакимият торган саен аза. Ә шул укытучылар бүген 25 мең сумга риза булып эшләп йөри.

— Куштау вакыйгаларыннан соң шактый вакыт узды. Ни өчен бу эшкә нәкъ менә хәзер алынырга булдыгыз?

— "Проект 102" төркеме биш ел эшли, үзем өч ел ул составта җырлыйм. Төркем чыгарган беренче клип шушы "Куштау" булды. Ике ел дәвамында осталыгыбызны үстердек, репертуарыбызны булдыра алдык, әзер 10-11 җыр бар – бу тулы альбом дигән сүз. Димәк, аны дөньяга чыгарырга вакыт җитте. Әле ковид, әле шушы хәлләр, дөнья рәтләнгәнен, акча булганын көтеп утырсаң, бу момент җитмәскә дә мөмкин.

Икенчедән, хәзер патриотик җырларга ихтыяҗ артты. Бүген халыкның бер өлеше сатылды, бер өлеше читкә китте, тагын бер өлеше куркып утыра, калган чиреге нәрсәдер эшләргә тырыша. Мин соңгы төркемгә керәм. Җырчы буларак, дәшмичә, берни эшләмичә утыра алмыйм. Постлар язып утыру бер хәл, ә позицияңне үз эшең белән күрсәтү – икенче. Җырчы икәнсең, син бу хакта җырлар язарга тиеш! Миңа Башкортстандагы башкортлар да, читкә киткәннәре дә: "Альбомыңны чыгар", дип торалар. Битараф булмаган башкортлар барында иҗат итәсе килә.

— Яздырасы альбомда "Куштау" кебек сәяси җырлар бармы?

Хәзерге заман золымыннан безне бары тик төрки халыкларның берләшүе генә коткарачак

— Өч җыр шундыйлардан. Беренчесе – "Куштау". Икенчесе – "Бүреләр" дигән җырның эчтәлеге төрки халыкларның бердәмлеге турында дип аңлыйм. Хәзерге заман золымыннан безне бары тик төрки халыкларның берләшүе генә коткарачак. "Бүреләр"не миңа кадәр шушы төркемдә җырлаган Эльвира Хәмидуллина язган. Ул әле дә актуаль. Аннары "Салаватым" җырын да рок стилендә яздырырга телибез. Калган җырлар, нигездә, ялган, монафыйклык, икейөзлелек турында. "Дан" төркеменнән "Босния" дип аталган сугыш турында җыр бар. "Юберлинген" дигән җыр 2001 елда егылган очкыч, анда һәлак булган Башкортстан балаларына багышлана.

— 4 ноябрьдә альбом яздыру өчен акча җыю турында язып чыктыгыз. Күп җыелдымы?

— Өч тәүлектә яртысын җыйдык диярлек. Улкадәр сумманы бер ел җыярбыз дип уйлаган идем, инде бер ай эчендә булыр дип өметләнәм. Бу үз идеям түгел. Аны иҗтимагый эшләр башкаручы үз башкорт егетләребез киңәш итте. Миңа алай халыктан акча җыю бик оят, горурлыкка тия торган әйбер. Әмма шушыны эшләмәгән булсак, төркемдәге һәркем шушы альбом өчен 30ар мең сум җыешырга тиеш була иде. Ә без үзэшчән музыкантлар, гади эшчеләр, һәркемнең гаиләсе бар – иҗатка тотарлык аның кадәр акчабыз юк. Шуңа горурлыкка күз йомдым да яздым. Дус-таныш башкортлар, фикердәшләр дә: "Әйдә, чыгар шул альбомыңны", дип торганда, горурлык белән санашырга хакым да юктыр.

— Бу 150 мең сум нинди чыгымнарны капларга кирәк?

— Студия эше. Һәр уен коралын аерым яздырып, аларны кушарга кирәк. Синтезаторда гына уйнап, тере булмаган барабан, гитараларны яздырып аранжировка ясау уңайлы ул, ә тере коллективны яздыру авыр. Һәр җырны яздыру 15 мең сум чамасы чыга. Бу әле зур ташлама белән эшләнә торган эш.

— Һәркем үз өлкәсендә көрәшергә тиеш дидегез. Бу вазгыятьтә сәяси җырлар башкарып нидер үзгәртеп була дип уйлыйсызмы?

Хәзер, безнең илнең күп төзәтелмәслек хаталарыннан соң, халык ниһаять сөйләшерлек хәлгә җитеп килә

— Ярты ел элек әле канкоеш яклы кеше белән бернинди әңгәмә корып булмый иде. Ул сине ишетми, сугып егарга гына тора, җүләргә саный иде. Ә хәзер, безнең илнең күп төзәтелмәслек хаталарыннан соң, халык ниһаять сөйләшерлек хәлгә җитеп килә. Бу вакыйгалар аларны артына утыртты, алар хәзер диалогка бара ала. Фикерен 180 процентка үзгәртмәсә дә, синең сүзләрдә аз булса да хаклык булырга мөмкин бит дип уйлана башлый. Башкортлар арасындагы үлемнәрнең күплеген карагыз. Бигрәк тә минем Ватаным булган Учалы районыннан күпчелек бит. Халык шуны күргәч, кешеләрнең уллары, ирләре үләргә тотынгач аңлый башлады. Аларга менә хәзер дөрес юнәлешле фикер, патриотик җырлар кирәк дип уйлыйм.

— Хакимиятнеке белән бер юнәлешле булмаган фикер өчен җәза алучылар күп булды. Сезгә дә чират җитәр дип курыкмыйсызмы?

Активистларны кулга алу халыкны котыртачак, урамнарга чыгарачак, өстәгеләр шуннан да куркалардыр

— Шушы җирләрне ташлап читкә китәргә мәҗбүр калуым бар дип уйлана башладым. Эзәрлекләүләр башланса, мин китәргә дә әзер. Тик бүген кулымнан килгән кадәрне эшләп калырга телим, чөнки миңа кайчан куллары җитеп, нинди эш "фабрикацияләп" утыртып куячакларын белмим. Мәхкәмә институты төптән череде. Ишекне таныш түгел кешеләр шакыган һәр очракта өркеп китәм, чөнки артымнан килгәннәрдер дип уйлыйм. Куркыныч, әмма дәшми тора алмыйм. Башкортлар бит аз, бездә активистларны кулга алу халыкны котыртачак, урамнарга чыгарачак, өстәгеләр шуннан да куркалардыр, дип уйлыйм. Мин иптәшем белән дә сөйләшәм: "Әйдә, бүтән үзара да сугыш сүзен кулланмыйк, аны башкача атыйк, алай дияргә ярамый бит. Гаделлек хакына көрәшнең башка юлын сайлыйк", дим. Шулай килешәбез. Ләкин икенче көнне үк кабат башкорт егетенең үлеме турында хәбәр чыга да, тагын кабынып китәбез.

— Куштау идеясе башкортларны берләштерде, ә сугыш идеясе аларны аерды дип санамыйсызмы?

— Куштауда башкортлар гына түгел, татарлар да, марилар да, урыслар да, башкалар да булды. Гомумән, бу ике күренешне чагыштыру мөмкин түгел дип саныйм. Бүгенге вакыйгалар янында Куштау — ул чәчәкләр генә иде. Сугыш — туганнарны да бер-берсенә мылтык төбәүгә китереп җиткергән, кешелеген юкка чыгаручы мәхшәр. Мисалга моңа кадәр булган сугышларны китереп була.

Минемчә, Урал аръягы егетләренең күпләп үлүе хөкүмәтнең шул Куштауда йөргән егетләрдән үч алуыдыр, чөнки башкорт районнарыннан үлемнәр дә күбрәк

Куштауда барыбер Ак йорттан берәр кул уйнагандыр, минемчә. Бәлки, Куштау сценарие безнең хөкүмәттәге берәүгә, Мәскәү куйган Хәбировның арт сабагын укытып, урынына утырту өчен кирәк булгандыр. Бәлки, башкортларның шундый тату күтәрелүенә хөкүмәттән кемнеңдер аз гына киңәш итеп җибәрүе дә сәбәп булгандыр. Әлеге канкоешка килгәндә, безнең хөкүмәттән мондый юнәлеш, киңәш, хәтта бер ым да булмады. Алар безне рәхәтләнеп, чын күңелдән, үлемгә җибәрә. Минемчә, Урал аръягы егетләренең күпләп үлүе хөкүмәтнең шул Куштауда йөргән егетләрдән үч алуыдыр, чөнки башкорт районнарыннан үлемнәр дә күбрәк. Хәтта вице-премьер Азат Бадранов та, җәйдән бирле, сугышка китәм дип йөри, китеп кенә бетә алмый. Әгәр хөкүмәттән халык яклы ым гына булса да, без бик күп башкортларны саклап калган булыр идек. Татарстанда да шулай ук бит: әгәр Шәймиев күзен кысып, "бу көздә урманнар бигрәк матур" дисә, халык шул урманнарга качып бетәр иде. Безнең башкортларга да, Хәбиров әз генә ым бирсә, ирләр берләшеп: "Без бит Казакъстанда йөреп тә кайта алабыз икән", дип чыгып китеп, үз гомерләрен саклап кала алыр иде. Бүген милли республикалардагы төбәк җитәкчеләре үзләрендә никадәр кодрәт булуын үзләре дә белми, аңламый бугай. Аллаһы Тәгалә алдында булган бурычларын да уйламыйлар. Алар өндәп торып, Украинага китеп үлгән егетләрнең үлеме шушы кешеләрнең өстендә.

— Башкортстанда басылган кайсы мәкаләнең комментарларын карасаң да, анда башкортлар ике фронтка бүленеп, үзара сугышып яткан кебек күренә.

Бер-берең белән көрәшү башкортның канында дип уйлыйм

— Без башкорт милләте булып тупланыр алдыннан ыру ыруга каршы сугышып яшәгән күчмә халык. Шуңа да бер-берең белән көрәшү башкортның канында дип уйлыйм. Башта мин бу фактны кабул итми идем, ләкин берзаман ул миңа барып җитте. Ни өчен татарлар андый түгел? Алар үз арасында чүт кенә талантлы кешене күрсә, аны ничек тә үстерергә, дөнья аренасына чыгарырга тырыша. Куштау – ул башкортларны берләштергән күренеш, ә башка очракларда гел үзара көрәш бара. Бер-берсен батыру, бер-береңә каршы көрәшү – тормыш рәвеше. Моның дөрес юл түгеллеген аңлаучылар бар, әмма без бик аз.

— Сөйләшү башында, төрки халыкларны берләштерү идеясе турында әйткән идегез. Мондый шартларда берләшү мөмкинме?

Казанга барып, анда бер ел яшәп карагач кына чын-чынлап аңлап кайттым: татарлар белән башкортлар арасындагы конфликтны федераль үзәк ясалма рәвештә тудырган, үстергән

— Мин Казанга барып, анда бер ел яшәп карагач кына чын-чынлап аңлап кайттым: татарлар белән башкортлар арасындагы конфликтны федераль үзәк ясалма рәвештә тудырган, үстергән. Ул төрки халыкларның берләшмәве өчен кирәк. Татарстанда яшәгәндә татарларның ни дәрәҗәдә безгә караганда җитеш тормышта яшәве күренә. "Алар безнең курайны тартып алмакчы була", "алар фәлән әйберебезне тартып алмакчы була", диләр безгә. Татарга башкортныкы кирәкми, аның башка кайгысы да җитәрлек. Бу сүзләр без аларны дошман күрсен, берләшмәсен өчен кирәк. Мин калган гомеремдә башкортларның татарда, татарның башкортта дошман күрмәве өчен барысын да эшләячәкмен. Киресенчә, безгә алардан күп өлкәдә өйрәнергә кирәк: музыкада, сәнгатьтә, туризмда, халыкара мөнәсәбәтләрдә һәм милли кадрлар үстерүдә. Казакъстан белән дә шулай ук, безгә алар белән дә якынрак дипломатик мөнәсәбәтләр корырга кирәк. Мин хәзер үз гаиләмдә, дуслар арасында, эшемдә, гомумән, үзем булган һәркайда татарлар белән дә, казакълар белән дә ныклы дуслык кирәклеге турында әйтәм. Киләчәктә төрки дәүләтләр берләшер, ирекле тормыш корыр дигән өметем бар.

— Берләшмәгән очракта, башкорт милләтенең үсеш потенциалы бар дип саныйсызмы?

Бу ярты ел ил язмышын гына юкка чыгармады, бу илдә яшәүче һәркемнең язмышын юкка чыгарды

— Башта бар дип уйлый идем, әмма хәзер ышанып әйтә алмыйм. Соңгы ярты елда ышанычым бетте. Мин ул үсешкә, милләтемнең потенциалына гомер буе ышандым, башкаларны да шуңа чакырдым, Куштау да минем өчен җиңүләр символы иде. Минем өчен 9 май да җиңү символы иде, ләкин бу ярты ел ил язмышын гына юкка чыгармады, бу илдә яшәүче һәркемнең язмышын юкка чыгарды. Шул исәптән минекен дә. Мин сындым. Инде файдасыз, ничек аңлатсам да, нәрсә эшләсәм дә, халкым кая таба ашкынуын аңламаячак, дип кулларымнан эш төшкән вакытлар да булды. Бу альбомны чыгару – бәлки, соңгы кабат кабынып, нидер эшләргә, милләтемне уятырга талпынуымдыр.

  • 2022 елның 24 февралендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты дип ул Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү"не атады, ләкин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын ачыкламады.
  • 21 сентябрьдә Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип язды.
  • Русиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстанда да Украинадагы сугышка җибәрү өчен ихтыярилар батальоннары төзелде.
  • Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта бүгенге көнгә чыгышы белән Башкортстаннан булган кимендә 260 кеше һәлак булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG