Accessibility links

Кайнар хәбәр

Учалы татарлары ничек башкортлаша


Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы
Башкортстанның Учалы районы Ахун авылы

Башкортстанның Учалы районы этнографик яктан үзенчәлекле район. Урал тауларының көнчыгыш итәгендә урнашкан әлеге район тирәсендә башлыча башкортлар яши. Әмма Учалы районында татар чыгышлы авыллар да бар. Урал итәгенә татарлар каян килгән, кайчандыр татар районы дип аталган Учалыда бүген кемнәр яши, татарларны ассимиляцияләштерү никадәр көчле барган? Учалы татарлары турында Башкортстан тарихын өйрәнүче тарихчы ярдәме белән әзерләнгән материал тәкъдим итәбез.

Учалы районында бүгенге көндә татар чыгышлы 14 авыл бар: Учалы, Илче, Сафар, Мансур, Рысай, Имангул, Ургун, Кунакбай, Юлдаш, Илтабан, Уразов, Калкан, Урал, Ахун авыллары. Учалы татарлары арасыннан тарихта иң билгеле шәхесләр – ишан Зәйнулла Рәсүлев, Икенче дөнья сугышы герое Александр Матросов.

Татар авылларына кемнәр нигез салган

— Учалыдагы татар авылларының күпчелек өлешенең тарихы XVIII гасыр уртасыннан башлана. Ясаклы татарлар Миңлебай Ишмәнев, Йосыф Бәймәтов, Әет Йосыпов, Рысай Баняшев, Йосыф Надырмәтов, Әет Илтабан, Ишмәт Надырмәт, Азамат Якунин, Биктимер Уразметов һәм калганнар 1743 елның 16 июлендә Исәт провинциясенең канцеляриясенә җир сорап мөрәҗәгать итәләр. Башкорт күтәрелешләрендә катнашкан кешеләр бу җирләрдән куыла, урыннар буш була. Шуңа күрә татарлар үтенече канәгатьләндерелә. Соңрак бу ясак татарлары типтәр сословиесенә күчерелә. Ясак татарлар (типтәрләр) башкорт сословиясе вәкилләре белән бу җиргә керү турында бернинди килешү төземәгәннәр һәм дәүләт фәрманы нигезендә әлеге җирләрнең хуҗаларына әйләнә. Соңрак аерым фәрман белән мишәр-татарлары Ахун исемле авылга нигез сала. Иң зур татар авылы Учалы була. Болар барысы да Типтәр-Учалы волостенә нигез булып тора, дип сөйләде тарихчы.

20нче гасыр башында татарлар саны

Башкортстан барлыкка килгәнче әлеге җирләр Оренбур губернасына кергән. 1926 елгы халык санын алу мәгълүматынча, Учалы волостендә 14250 кеше яши. Шуларның 979ы - башкортлар, 2121е – урыслар, 3430ы – татарлар, 1919ы-мишәрләр, 5703 - типтәрләр. Бу хәзерге Учалы районының бер өлеше булган, анда күбесенчә татар авыллары урнашкан. Өлкә халкының 11 330 кешесе (татарлар, типтәрләр һәм мишәрләр) татар телен туган тел дип атаганнар.

"Димәк, бу өч төркемнең өчесе дә татар халкының бер өлеше булган. Соңрак 1930 елда Учалы волостена тагын ике волость - Тунгатар һәм Күбәләк-Теләү волостьлары кушыла һәм Учалы районы барлыкка килә", ди белгеч.

1930нчы еллар башында кайбер районнар, шул исәптән Учалы районы буенча ВКП(б) Башкорт өлкә комитеты эгидасында лингвистик экспедиция оештырыла. Лингвистик комиссия мәгълүматына караганда, 1932 елда районда 38 858 кеше яшәгән. Шуларның 41,6 проценты башкортлар, 31,3 проценты типтәрләр, 8,2 проценты татарлар, 18,5 проценты руслар. Ягъни татарлар район халкының 39,5% тәшкил итә, башкортлардан бераз гына калыша. Ул вакытта районда 11 башкорт, 6 типтәр, 3 урыс һәм 1 татар авыл советы булган.

1931/1932 уку елында районда 80 мәктәп булган, аларның 50се башкорт, 18е татар, 12се урыс мәктәпләре саналган. Барлык татар авылларында укыту татар телендә алып барыла. Бу чорда районда барлыгы 164 укытучы исәпләнә. Аларның 47се үзен анкеталарда башкорт, 100е - татар һәм 17се урыс дип язган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 1930нчы елларда Учалы районы татар милли районнары арасында исәпләнгән. Бу "1934 елның 15 июленә СССРның административ-территориаль бүленүе" китабында теркәлгән.

Лингвистик комиссия башкорт теленә күчәргә тәкъдим итә

Типтәр-татарлар туган телләрен татар теле дип атасалар да, мәктәпләрдә укыту татар телендә алып барылса да, лингвистик комиссия 12 татар авылында мәктәпләрдә укытуны һәм авыл советларында, колхозларда эш алып баруны башкорт теленә күчерергә тәкъдим итә.

— Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ВКП(б) өлкә комитеты оештырган экспедициядә телче галим Таһир Баишев мөһим роль уйный, һәм бу күрсәтмәне ул яза. Бу галим 20 елдан соң "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын" уйлап табучы кеше. Учалы татарлары татар әдәби теленең калган массивыннан аерылганга күрә, үзләрендә башкорт теле йогынтысын кичерә, дип сөйләде тарихчы.

Ләкин, кайбер мәгълүматларга караганда, баштарак Учалы татаралары бу күрсәтмәгә бирешми, мәктәпләрдә татар телендә укытуны дәвам итә.

Танылган башкорт теле белгече Әхнәф Юлдашев Учалы районы типтәр-татарларның сөйләм телен тикшергәннән соң, аларның татар теленә каравы турында нәтиҗәгә килә. Ул 1950нче еллар башында Учалы районының типтәр-татар авылларында аерым экспедиция үткәрә һәм 20 ел элек үткәрелгән лингвистик комиссиянең башкорт теленә кагылышлы күрсәтмәләрен игътибарга алынмавын теркәп бара.

"Телдә һәм матди мәдәнияттә татар элементларының өстенлеген, татарларның үзаңын исәпкә алып, типтәрләр милләте белән татарларга карый һәм укыту шулай ук эш алып баруда 12 типтәр авылында татар телендә алып барыла" – дип яза Әхнәф Юлдашев үзенең фәнни хезмәтендә. Ягъни, Учалы районы татарлары башкорт өлкә комитетының аларны башкортлаштыру турындагы карарына бөтен көчен салып саботаж итәргә тырышалар.

Лингвистик комиссиянең күрсәтмәләре үз йогынтысын ясый башлый күрәсең, һәм 1939 елгы халык санын алуда татарлар санының кимүе, башкортлар санының артуы теркәлә. Мәсәлән, 1939 елгы халык санын алу нәтиҗәсенә караганда, 52 416 кешенең 20 909ы (39,8%) башкортлар, 14 457се урыслар (27,5%), 16 094е татарлар (30,7%) тәшкил итә.

Җанисәптә татарлар саны кимегәннән кими бара

Әмма иң зур кимү 1959 елда була. Учалы районындагы 55 187 кешедән башкортлар 30 514 (55,2 %), урыслар 13 654 (24,7 %), татарлар 10 068 (18,2%) тәшкил итә.

Тарихчы 1959 елгы халык санын алу хәрәмәләшүләр белән уза дип саный.

1970 елның җанисәбе нәтиҗәләренчә, татарлар 19,8%, башкортлар 55,7 %, урыслар 23,2 % тәшкил итә.

1979 елда татарлар 17,4%, башкортлар 57,5 %, урыслар 21 % була.

1989 елда Учалы районы буенча татарлар өлеше (Учалы шәһәре белән бергә) 14,9% тәшкил итә, ә 2002 елда татарлар өлеше 7,8% ка кадәр кими (Учалы шәһәрендә 15,7 %). 2010 елда Учалы районында татарлар өлеше халыкның гомуми массасыннан 15,9 процентка кадәр арткан (Учалы шәһәрендә 20,9 процент). Моңа Мортаза Рәхимов киткәннән соң республикада әзрәк демократия җилләре исү ярдәм итә.

Нәкъ менә шул 1959 елдагы халык санын алудан соң Учалы районының барлык мәктәпләрендә татар теле башкорт теленә алыштырыла. Буыннар арасында җепләр өзелә башлый. Татар мәктәпләрендә белем алучы өлкән буын туган телен бик яхшы белә, ә менә инде урта һәм яшь буын кешеләре башкорт мәктәпләрен тәмамлагач, анда башкорт милли үзаңы тәрбияләгәнгәч алар үзләрен башкорт дип хис итә башлаган.

— 2014-2015 елларда бу авылларга барып, моны шәхсән үз күзләре белән күреп инандым. Учалы шәһәрендә халыкның өчтән бер өлеше татар булганга, җәйге айларда монда кайвакыт татар артистлары, татар театрлары күренгәли (2015 елда мәсәлән Чаллы театры гастрольләре бара иде). Ә инде татар авылларында татар тормышы гомумән тыелган кебек. Татарстан, Башкортстандагы бүтән татар районнары шулай ук ерак урнашкач, бүтән татар дөньясы белән дә элемтәләр өзелә, ди тарихчы.

Бүген татар авыллары ничек яши

2021 елгы халык санын алу алдыннан Учалы районының татар авыллары буйлап Татмедиа журналистлары йөри, алар татар үзаңының тотрыклы булуын, татар теле Ахун авылында гына сакланып калуын теркәп бара. Башка авылларда кешеләр үзләренең татар чыгышын начар хәтерлиләр, әмма башкортлардан аермасын аңлыйлар.

Бүгенге көндә татар тормышы Учалы районында Ахун авылында гына сакланып бара. Бу авылның мәктәбендә районда бердәнбер татар теле укытучысы татар теле дәресләрен укыта.

Шунысы кызык, татарларның башкортлашуы авылларда ныграк бара. Учалы шәһәрендә башкорт милли факторы йогынтысы кимрәк.

Учалы татарларында хәзерге көнгә кадәр ике атама саклана – татар һәм типтәр. Типтәр атамасы сословие буларак барлыкка килгән, һәм бүгенге көндә аны күрше авылларда яшәүче башкортлар куллана, татар авылларында яшәгән халыктан аерылып торсын өчен.

Фәнни яктан типтәр дисәләр дә, җирле башкортлар татарларны Учалыда "типүк" тип атыйлар. Учалы татарлары моны мыскыл иткән кушамат буларак кабул итә. Чөнки "типүк" сүзен "тибелгән" (үз җиреннән куылган, тибелгән) дигән терминга бәйлиләр.

Шулай итеп, Учалы районы мисалында күренгәнчә, татарларны урыслашып кына түгел, башкортлаштырып та була. Моның өчен татар телен башкорт теленә алмаштырырга, башкорт милли узаң пропагандасын алып барырга кирәк. Шулай ук татар дөньясы белән мәдәни элемтәләрне өзергә. Һәм бу процесска 50 ел чамасы вакыт кирәк. Ул очракта татардан башкорт эшләп була. Учалы татарлары шул 50 еллык эксперимент нәтиҗәсен үзендә күрсәтә ала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG