Русиядә урыс булмаган телләргә яңа һөҗүм әзерләнә. Русия президенты Владимир Путинның Яңа ел алдыннан дөнья күргән күрсәтмәләрендә урыс теленең өстенлеге турында сүз бара, башка телләргә исә аерым статус биреләчәге әйтелә. Аеруча мәктәпләрдә үзгәрешләр көтелә. Бүген ихтыяри төстә укытылучы "туган тел" дәресләре атамасын үзгәртәчәкләр. Аның урынына "Русия халыклары телләре" укытылачак. Республикаларның дәүләт телләрен дә бердәм дәреслекләр нигезендә укытырга җыеналар. Телләр кануннарын урыс теле канунына ярашлы тәңгәлләштерү дә каралган. Белгечләр моны урыслаштыруның ачыктан-ачык күренеше дип саный.
2024 елның 5 ноябрендә Урыс телен һәм Русия халыкларының башка телләрен саклау шурасы утырышы үтте. Анда Русия президенты Владимир Путин урыс телен алга сөрү һәм аңа ярдәм итү дәүләт сәясәтенең нигезләре өлгесен әзерләргә кушты.
Бу очрашуда милли телләре турында да сүз булды. Телчеләр "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылыклар бар дип белдерде. Моның белән Русия президенты Владимир Путин да килеште.
Путин әлеге утырышта "урыс теле Русия ватандашларының һәммәсе өчен дә туган тел", дип тә белдерде. Урыс теле шурасы рәисе Елена Ямпольская "урыс теле" һәм "туган тел" арасында каршылык тудырмаска кирәк диде. "Русия — ул Ватан, урыс теле — ул туган тел" дигән сүзләрен кабатлады.
Шулай да "туган тел" дәресе тирәсендә нинди үзгәрешләр булачагы әйтелмәде.
Cоциолингвист Влада Баранова "милли идея буларак урыслаштыру идеясы" алып барылган чорда "туган тел" дәресләренә дә үзгәрешләр кертелүе ихтимал дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына.
Һәм менә, ике айдан соң — 30 декабрьдә, халык Яңа ел өстәлләре әзреләү, бүләкләр алу мәшәкатьләре белән йөргәндә, Путин тел сәясәте өлкәсендә Русия хөкүмәтенә, Дәүләт думасына һәм башка хакимият оешмаларына күрсәтмәләр бирде. Анда төп сүз урыс теленең өстенлеге турында бара: урыс телен саклау һәм үстерү, тел белгечләренә финанс ярдәм күрсәтү, баскынлыктагы Украина җирләрен урыслаштыру, чит илдә урыс телен саклау һәм Русиядә мигрантларга урыс телен өйрәтү һәм башкалар.
Путинның 18 күрсәтмәсе арасында милли телләргә бәйле пунктлар да шактый һәм ул туган телләрне укыту һәм аны куллануга турыдан-туры бәйле.
БУ ТЕМАГА: Йә факультатив, йә бетерү. Мәктәпләрдә "Туган тел" дәресе сакланырмы?Милли телләргә бәйле нинди үзгәрешләр көтелә?
Путинның әлеге күрсәтмәләреннән күренгәнчә, Русиядәге милли телләрне унификацияләргә омтылыш булачак. Күпчелек күрсәтмәләр инде май аена кадәр үк үтәлергә тиеш.
- Телләр реестры булдыру һәм аларны статусларга аеру
Русиядә халыклар телләренең дәүләт реестры булдырылачак. Моның өчен "Русия халыклары телләре турында" федераль канунына үзгәрешләр кертеләчәк. Бу күрсәтмә Русия хөкүмәтенә йөкләнгән.
Шул ук вакытта телләрне статусларга аерырга телиләр. Бу турыда күрсәтмәләрдә ачыклык юк. Әлеге тәкъдимне шура әгъзасы, Башкортстан язучысы Камил Җиһаншин авызыннан әйттерделәр. Ул һәр телнең статусы булырга тиеш, ә менә урыс теле "дәүләт теле" булудан тыш, "барлык ватандашлар өчен дә туган тел" саналырга тиеш диде.
"Милли сүзлек фонды" мәгълүмат системын милли телләр нормалары белән тулыландыру да планлаштырыла.
- Тел кануннарын унификацияләү
Күрсәтмәдә Русиядәге телләр турындагы кануннарны Русиянең дәүләт теле (урыс теле) кануны белән тәңгәлләштерү тәкъдим ителә. Әлегә монда ике федераль канун турында гына әйтелгән. Шулай да федераль кануннарга милли телләргә бәйле җитди үзгәрешләр кертелсә, милли республикалар да тел турындагы кануннарны аңа ярашлы тәңгәлләштерергә тиеш булачак.
- Бердәм уку-укыту әсбаплары
2025 елга кадәр милли республикаларның дәүләт телләре өчен бердәм уку әсбаплары эшләү каралган. Сүз "туган тел" дәреслекләре турында бармый, чөнки алар юкка чыгарга мөмкин.
- "Туган тел" дәресе үзгәрә
Мәктәпләрдә кулланылучы федераль дәүләт белем бирү стандартларында "Туган тел һәм Русия республикасының дәүләт теле" дәресе атамасын үзгәртергә кушылган. Киләчәктә ул "Русия халкының теле һәм республика дәүләт теле" дип аталачак. Бу дәресне федераль стандартлар нигезендә мәҗбүри төстә укыту калачакмы — 1 майда билгеле булырга тиеш.
БУ ТЕМАГА: "Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел": бу белдерү генәме яки сәясәтме?"Русиядә бер милләт һәм бер тел булырга тиеш" дигән милли сәясәт корыла
Юридик фәннәр кандидаты, публицист Харун Сидоров сүзләренчә, бу "Русиядә асылда бер милләт һәм бер тел булырга тиеш", дигән милли сәясәт корылуы турында сөйли.
— Мәскәү Кремленең карашы чын күптеллелекне күздә тотмый. Русия халыкларының телләрен вакыт-вакыт искә алып, алар өчен аерым реестр булдырырга теләүләренә карамастан, бу утырышта (5 ноябрьдә узган утырыш) барлык фикер алышулар һәм анда тәкъдим ителгән чаралар нигездә урыс теленә генә кагылды, – ди белгеч.
"Бу урыслаштыру сәясәте Русиянең таркалу ихтималын көчәйтә"
Социолог Игорь Эйдман бу күрсәтмәләрдән яңалык күрмәгән. Ул "Idel.Реалии"га сөйләвенчә, Путин урыс телен барлык халыклар өчен туган тел буларак мәҗбүри тел дип игълан итте. Бу хәтта Сталин чорында да сакланып калган "милли-мәдәни мохтариятләрне юкка чыгару" эше.
— Бу асылда милли-мәдәни мохтариятләрне юк итү. XIX гасырдагы урыслаштыру сәясәтенең яңарышы. Ул вакытта урыс теленнән һәм урыс милләтеннән башка телләр һәм милләтләрнең яшәвен танырга туры килгән, әмма бу күренеш начар дип саналган. Милләтләр үз мәдәниятен азрак үстергән саен, урыс мәдәниятенә ныграк интеграцияләнгән саен, бу яхшырак дип уйланган, — ди ул.
Социолог фикеренчә, Путин баштан ук урыслаштыру карашы белән эш иткән, ләкин Украина сугышы шартларында барлык реакцион процесслар тизәйде. Урыслаштыру сәясәтендә Чечня һәм Дагыстан гына чагыштырмача искәрмә булып тора.
— Әмма башка милли берләшмәләр — Идел буе, Себер халыклары — анда урыслаштыру кинәт көчәеп китте. Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Бурятия, Якутия активистлары моның турында яза һәм сөйли, — ди Эйдман.
Социолог фаразларына күрә, мондый урыслаштыру нәтиҗәсе "Русиянең таркалу ихтималы элеккегә караганда тагын да көчәйтә".
— Хәзер бу күренми. Әлегә Кремль көчле һәм аның кулында басым, көч куллану, манипуляция һәм пропаганда кораллары бар. Тыштан тыныч кебек күренә, әмма халыклар федераль үзәкнең зәгыйфьләнүен сизә башлауга — ә бу хәрби җиңелүләр, тышкы сәясәт, икътисади һәм эчке проблемнар нәтиҗәсендә, иртәме-соңмы, котылгысыз булачак — әлеге республикаларның аеруча мәдәни элиталарындагы ризасызлык шартлаячак, — ди Игорь Эйдман.
БУ ТЕМАГА: Русиядә мәктәп укучылары арасында туган телләрендә белем алучылар ике тапкырга кимегән- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
- Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
- 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
- 2019 елның гыйнварында Европа шурасының милли азчылыкларны яклау Конвенциясе Консультатив Комитеты Русияне милли сәясәте өчен тәнкыйтькә тотты. Белгечләр "урыс теленең өстенлеге", "милли азчылыкларның телләренә эффектив ярдәм булмау" турында борчылды.
- Еропада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) Югары комиссары Ламберто Заньер 2018 елда Idel.Реалии белән әңгәмәсе вакытында Татарстанда татар теле урыс теле кебек үк дәүләт теле булып торса да, татарларның үз тел мәдәниятен өйрәнүгә мөмкинлекләре шактый чикләнгән дип белдерде. Заньер шулай ук Татарстанда БДИны бары урыс телендә генә биреп булуына "гаҗәпләнүен" әйтте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!