Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиевнең ришвәт алуы турындагы сүзләр соңгы вакытта киң таралды. 11 апрельдә шәһәр эшмәкәрләре җыенында Шәйхразиев бу сүзләрне гайбәт дип белдерде. Гайбәт таратучыларны бүген үк мәхкәмәгә бирәчәген әйтте.
Васыйл Шәйхразиевнең ришвәт алуы, кулга алынуы турындагы хәбәрләр соңгы 1-2 айда халык арасында киң таралды. Хәтта интернет сәхифәләрендә дә бу хакта язмалар булды. Шәһәр Шурасы депутаты, коммунист Татьяна Гурьева бу хәбәрләрнең дөрес булу-булмау мәсьәләсен узган атна дүшәмбе җыенында да күтәрде. Бу көнне Шәйхразиев Чаллыда юк иде.
“Мондый сүзләрнең кемнәрдән чыкканын беләбез, чарасын күрәбез”, дип җавап бирде бу сорауга ФСБның Чаллы бүлеге башлыгы Сирен Галиәкбәров ул чакта.
Гайбәт нигезендә ни ята?
“Соңгы вакытта шәһәр хакимияте уен бизнесын оештыручыларга каршы көрәш алып барды. Нәтиҗәдә менә шундый сүзләр таралды. Гайбәт таратучылар мәхкәмәгә биреләчәк”, дигән сүзләр белән, 11 апрельдәге җыенда вазгыятькә ачыклык кертте Шәйхразиев әфәнде.
Әлеге җыенда Чаллыда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, аңа ярдәм итү турында сүз барды. Биредә “Кама бизнес-технология үзәге” мөдире Елена Машкова төп чыгыш ясаучы булды. Әлеге үзәк эшмәкәрләр арасында сораштыру уздырган һәм кайбер нәтиҗәләре мондый:
“2011 елда Чаллы эшмәкәрләренең 60%ы эшләре яхшы якка үзгәрүен белдергән. Административ каршылыкларны җиңү, куелган таләпләрне үтәү өчен эшмәкәрләр 2010нчы елда әйләнештә булган акчаларының 10%ын сарыф иткән. Узган ел кайбер эшмәкәрләргә тикшерү белән 86 тапкыр килү очраклары булган”, диде Машкова.
Когогин энергетиклар акчасын саный
Чаллы казнасына эшмәкәрләрдән салым рәвешендә кергән акча 27% тәшкил итә икән. Чаллы хакиме Шәйхразиев бу күрсәткечне 50%ка җиткерү бурычы турында сүз кузгатты. Җыенда катнашкан КамАЗ җитәкчесе Сергей Когогин әлеге 50%ка елмаю белән каравын, бу санга ышана алмавын белдерде.
Когогин электр энергиясе бәяләре арту белән риза булмавын да ассызыклады.
“Безнең хезмәткәрләргә караганда энергетиклар хезмәт хакын ике тапкыр күбрәк ала. Без түләгән акчалар электр җиһазларын яңартуга тотылмый”, дип зарланды КамАЗ генераль директоры.
“Киләчәктә эшмәкәрләрдән документлар электрон формада килергә тиеш. Тиздән безнең барлык хезмәткәрләр махсус аттестация узачак. Хакимияткә әле пычранырга өлгермәгән яшьләр эшкә килсә, яхшырак булыр”, дип саный Шәйхразиев.
Коррупциягә каршы көрәшер кеше бармы?
“Санаулы көннәр эчендә персонал идарәсе үз эшенә үзгәреш кертергә тиеш. Хакимияттә коррупциягә каршы көрәш буенча вазифа берәмлеге булдырырга кирәк, һәм ул турыдан-туры шәһәр хакименә буйсына торган булсын. Сез хәзер үк бу кешене тәкъдим итә аласыз һәм без аны карарбыз”, диде Чаллы хакиме үз чыгышының коррупциягә каршы өлешендә.
Әлеге җыеннан соң “Азатлык” хәбәрчесе берничә эшмәкәрнең фикере белән кызыксынды. Эшмәкәрләрнең кайберләре микрофон күргәч, читкә китте.
“Монда бернинди дә фикер әйтелмәде. Бу Чаллы сәүдә-сәнәгать пулаты дәрәҗәсендәге киңәшмә генә булды. Күпме эшмәкәрне иртәнге 8дә җыеп китерделәр, беркем дә яңа нәрсә ишетмәде. Дөрес, Васыйл Шәйхразиев ришвәт алуларны туктату, мөрәҗәгатьләрне карауны тизләтү, бүгеннән эшли башлау турында әйтте. Моңа кадәр эшләргә кирәк түгел иде микән?”, диде эшмәкәр Марат Гарифуллин.
Сара Садыйкова исемендәге концерт залында узган җыен шуны күрсәтте – Чаллы хакиме Васыйл Шәйхразиев исән-сау, ришвәт өчен кулга да алынмаган, төрмәгә дә утыртылмаган. Алда әйтелгәнчә, гайбәт таратучыларны үзе мәхкәмәгә бирергә җыена.