Әлеге җәйне, аның ярдәме белән, авылның барлык йортларына да диярлек, Казанның “Яңа гасыр” каналын күрсәтә торган кабелле телевидение керде.
Шулай ук, аның тырышлыгы белән, халык ансамбльләре исемен йөрткән, олылар һәм балалар ансамбльләре эшләп килә. Татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда да, Дүсмәт урта мәктәбе укучылары алдынгылардан санала. Мөхтәр Хәликовның кызы Гөлия, берничә ел элек, Казанда үткән олимпиадада, беренче урынны яулаган иде. Шулай да, Мөхтәр Хәликов үзе алдында яңадан – яңа бурычлар куя.
- Үзебезнең татарлар өчен горурланып, безнең турыда уйлаучылар бар икән дип кайттык. Алдагы тормышымда максатларым үзгәрде минем хәзер. Татарларны берләштерү турында эшләячәкмен. Очрашулар оештырам, Корылтайда булган барлык ишеткәннәремне сөйләп бирәсем килә. Мин, Казаннан, бөтенләй башка кеше булып кайтып китәм.
Беренче милләттәшебез, Мөхтәр Хәликов, күбрәк авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт күрсәтсә, икенче милләттәшебез, Әнвәр Искәндәров - эшкуар. Ул мәктәпнең попечительләр рәисе, шулай ук ТНВ каналына кушылып, авылда телевизион студия ачу өстендә эшли. Өстәвенә, әтисе, тарихчы Рәшит Шәрип улына, өлкәнең 62 авыл тарихы турында китап язуда ярдәм итте.
Җәй айларында, ул Финләндиядә яшәүче татарлар белән танышу максатыннан, чит илләрдә сәяхәттә булып кайтты.
- Без барыбыз да горурланып кайттык. Балаларга телне укыту – безнең бурычыбыз. Чит илләрдәге яшәүче татарлар белән танышу максатларыннан, без гайләбез белән, чит илләрдә булып кайттык. Шундый нәтиҗәгә килдем: теләк булса, чит илләрдә дә үз телеңне өйрәнеп була.
Ике милләттәшебез дә, Казаннан, бөтенләй башка кеше булып кайтканнарын әйттеләр.