Гомеренең соңгы көненә кадәр ул татар халкының киләчәге, демократия һәм кеше хокуклары өчен ачыктан-ачык көрәшүче булды.
27 декабрь кичендә милләтпәрвар, Татар милли хәрәкәте башында торучыларның берсе, Татар яшьләр театрының беренче мөдире, актер, режиссер, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Хәбибуллин вафат булды.
“Мин бөтен җирдә дә татар халкы турында кайгыртып татар телендә генә чыгышлар ясадым. Бөтен проблема - ул хәзер халкыбызны саклап калу проблемасы. Демократик күзлектән чыгып караганда, татар халкы хәзер бөтенләй тезләндерелә. Аның республикасы юк ителә. Хәзер шушы “о едином стандарте” кануны аркасында, безнең сентябрь аеннан татар теле рәсми рәвештә республикада укытудан туктала. Һәр милләтнең үз телендә укытырга, үз телендә китаплар чыгарырга хакы бар. Ләкин, безне кысалар. Бик авыр хәлдә без”, дигән иде Фәрит Хәбибуллин. Соңгы әңгәмәне дә ул, әлеге сүзләрне Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең 12 декабрьдә үткән корылтаенда “Азатлык радиосы”на әйткән иде.
Фәрит Хәбибуллин яшьләр театрын оештырган кеше. 1985 елда аның тәкъдиме белән, Халык мәгарифе министрлыгы каршында татар театр студиясен ачуга әзерлек эшләре башлана. Соңрак әлеге студия “Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры” дигән исем ала. Ф.Хәбибуллин 1967-78 елларда Сембер, Тубыл театрларында актер, аннан соң 1985 елга кадәр республиканың күчмә театрында режиссер булып эшли.
Фәрит Хәбибуллин белән саубуллашу 29 декабрьдә Татар яшьләр театры бинасында сәгать 10 да булачак.