Алмания башкаласында Берлинда "Яшел атна – 2008" дип аталган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе бара. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикалары да катнаша. Әлеге күргәзмә кысаларында, Берлинның Русия фән һәм мәдәният йортында Идел буе федераль округындагы иң яхшы фольклор ансамбльләренең гала-концерты узды.
Берлинның Русия фән һәм мәдәният йорты шыгрым тулы иде. 600-700 кешегә исәпләнгән залга сыймаучылар басып торды. Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Оренбур, Сарытау, Самара, Киров, Түбән Новгород ансамбльләре милли җыр-биюләрне тәкъдим итте. Бу кичне күбрәк урыс телендәге көйләр, җырлары яңгырады. Аларның күбесе заманчалаштырылган борынгы урыс җырлары иде.
Башкорт, татар һәм эрзяләр бу концертта аерылып торды - үзләренең милли киемнәре, уен кораллары, үзенчәлекле уен күренешләре белән.
Калган чыгышлар исә урыс телендә иде. Аларның күпчелеге я борынгы урыс халык көйләре, я Русиянең бөек держава булуын тасвирлаган җырлар иде.
Концертка күбрәк Алманиядә яшәүче Русия ватандашлары килгән иде. Татарларны да бу чарада күреп булды. Берлиндагы татар оешмасы җитәкчесе Венера Вәгыйзова:
“Мин монда 42 ел торам, үземә 63 яшь, әнием дә монда яши. 4 ел инде татар оешмасына йөрим. Әмма татар теле онытыла. Элек тәрҗемәче булып эшләгән идем, хәзер социаль хезмәткәр”, - диде.
“Татар җырларын, көйләрен - моңны чит илдә бик яраталар. Татарстан үз казанында гына кайный һәм бу проблема. Иганәчеләр һәм мәдәният министрлыгы артистларны чит илләргә чыгарырга җаен тапсын иде. Татар музыкасында төрле юнәлешләр бар һәм дөньякүләм күрсәтергә оят булмаячак”, - диде Берлинда яшәүче милләттәшебез, баянчы Айдар Гайнуллин.
Җомга көнне Берлинда татар концерты узачак. Анда Айдар Фәйзрахманов ансамбле катнаша, ә ахырда милли дискотека булачак.