Уфада “Башкортстан татарлары” берлегенә керүче оешмалар вәкилләре чираттагы утырышын үткәрде. Анда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган чараларны үткәрү хакында һәм Казанга сәяхәт турында фикер алышу булып үтте.
Бу арада Уфада да, башка шәһәрләрдә һәм районнарда да Г. Тукайны искә алу чаралары байтак оештырыла. Аларда өлкәннәр дә, укучылар һәм талиплар да катнаша. Күп чараларны оештыру өчен татар милли оешмалары җаваплы. Шуңа күрә дә әлеге утырышта аларны лаеклы итеп үткәрү хәстәрлекләре тикшерелде.
Киңәшмәдәге сөйләшүдә шулай ук Казанга көтелгән сәяхәт турында да киңәш һәм теләкләр әйтелде. Казанга, Г. Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен, быел Уфадан, башка елларга караганда да, күбрәк милләттәш бара. Алар юлга 25 апрель иртәсендә чыга һәм Уфага 27 апрельдә әйләнеп кайтачак.
Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов әйтүенчә, бәйрәм кысаларында бихисап мәдәни чаралар һәм очрашулар каралган. “Шуңа да бу сәфәргә Башкортстан татарлары күтәренке кәеф белән әзерләнә”, диде ул.