— Камил әфәнде, сез Әфган сугышына ничек килеп эләктегез?
— Армиядә бер елдан артык хезмәт иткәч, үз теләгебез белән сугышка керәбез, интернациональ бурычыбызны үтәргә барабыз диеп рапорт яздырдылар да, 1980 елның гыйнварында безне көньяк чикләргә алып киттеләр. Бер ел шул сугышта, кайнар ноктада хезмәт иттем. Кандаһарда, Иран чигендә булдык. 1981 елның гыйнварында кайттым. Безне октябрьдә үк кайтарырга тиешләр иде, алмаш килгәнен көтәргә мәҗбүр булдык. Совет берлегендә октябрь-ноябрдә чакырылыш булды, аларны 3 ай әзерләделәр дә, яңа җыйган егетләрне безнең урынга калдырдылар.
— Кайнар нокталарда булдым дигән сүз нәрсәне аңлата?
— Бандформированиелар бар дигән күрсәтмәләр килгәч, без шунда кереп, шәһәрне чистартырга тиеш идек. Ике шәһәрне чистарттык.
— Ихтыяри булып рапорт яздырдылар дидегез. Аннан баш тартып булмый идеме?
— Яшь чак, ил өчен бурыч диеп, шундый тәрбия белән үскән буын идек. Шулай тиеш дип кабул ителде. Әфганстан җитәкчелеге ярдәм сорады, СССР ярдәм итте. Совет берлегендә ил кушкан әмергә каршы чыгуны күз алдына китерү дә мөмкин түгел иде. Башта әле бар кешене дә алмадылар. Сугыш башында, безне КГБ аша уздырып, ил турында сораштырып, Әфганстан турында нәрсә уйлавыбызны тикшереп, медосмотрлар үткәреп, психологлар аша иләкләп кенә алдылар. Чит илгә чыгасы бит, бәлки син илдән качарсың. Бу ниндидер зур миссия кебек иде. Соңрак инде сайлап тормыйча бар кешене утка ата башладылар.
БУ ТЕМАГА: "Советлар Әфганстанда империя сәясәтен алга сөрде"— Хәзер сугыш дияргә ярамый, "махсус операция" диләр. Әфган сугышы башыннан ук "сугыш" дип аталдымы?
— Аны да сугыш дип түгел, ә "интернациональ бурыч" үтәү, "дустанә әфган халкына интернациональ ярдәм күрсәтү" дип атыйлар иде. "Интернациональ бурыч" дигән бурыч нәрсә ул, әйтә аласызмы? "Көньяк чикләрне яклау" дигән сүз бар иде тагын. Кемнән яклыйсы иде аны? Әфганстанга килеп кергәч тә, кара халык кына: ут та юк, берни дә юк. Без килгәндә, инглиз оккупациясе заманыннан калган мылтыклар гына иде аларда. Аннары, майга таба, Америка корал бирә башлады, шуннан соң пулеметлар да, грантометлар да китте. Безнең колонналарны яндыра башладылар.
Башында ул сугышның башлануын бөтенләй белгертмәскә тырыштылар
Башында ул сугышның башлануын бөтенләй белгертмәскә тырыштылар. Әнкәйгә килгән рәхмәт хатларын карасаң, көньяк чик буенда, тактик өйрәнүләрдә үзен яхшы яктан күрсәтте, каһарманлык, батырлык үрнәге булды, дигән матур сүзләр язылган. Өйрәнүләрдә нинди батырлык күрсәтеп була соң? Ярты ел чамасы әниләр безнең кайда икәнне дә белмәде, хәтта адресыбыз да Ташкенттагы бүлекчә дип күрсәтелә иде. Аннары гына кыр почтасы китте. Әфган сугышы дигән сүз үзгәртеп кору заманында гына кулланыла башлады. Үлеп кайткан кешеләрне яшерәләр, белгертмәскә тырышалар иде. Цинк табутны мәрхүмнең авылдашы яки райондашы тавыш-тынсыз кайтарып килергә тиеш иде. Андый каберләргә хәтта кабер ташы да куясы түгел иде.
— Хәзер сугышта акча түлиләр, Әфган сугышында ниндидер түләү бар идеме?
— Хәрби дәрәҗәгә карап түләнә торган хезмәт хакы бар иде, әмма уртача хезмәт хакы 60 сум булганда да, андагы түләү 3-4 сум чамасы иде. Взвод командиры урынбасары 13 сумнан артыграк алды. Тагын бер ягы бар: шул хезмәт хакы суммасы кадәр үк чек бирәләр иде. Илгә кайткач, ул чек белән махсус кибеттә әйбер алып була иде. Чикне чыккач, ул чекларны төрле кирәк-яракка алыштыргаладык инде. Мин сугыштан кайткач, калганына Мәскәүдә "Берёзка" дигән кибеттән күлмәк алган идем. Сугыштан кайткан "трофеем" шул булды.
БУ ТЕМАГА: Җиңелеп өйгә кайту бәйрәме— Әфганчылар бер конференциядә "бу иң мәгънәсез сугыш", дип сөйләгән иде. Барып күргән һәм катнашкан кеше буларак, бу сугышның мәгънәсен күрәсезме?
— Мин аны үзем дә гел уйлыйм. Ул вакытта башка дәүләт иде. Коммунизм төзелмәсә дә, без гадел җәмгыять булуына ышана идек. Беренче карашка, бар кешенең тормыш дәрәҗәсе дә бертигез кебек иде. Ә Әфганстанны артта калган дәүләт дип сөйләделәр. Хәер, анда кергәч, без гап-гади чалмалы бабайларның да япон магнитофоны күтәреп, үз җырларын яңгыратып йөргәнен, кибетләренең без күрмәгән азык-төлектән киштәләре сыгылып торуын күреп бик аптыраган идек. Ә бездә ул заманда әйбер юк иде. Караңгы, артта калган авыл кебек, ә үзендә шундый цивилизация.
Ул вакытта яшәгән халык үз гомерен бер кирәкмәгәнгә корбан иткән
Хезмәттәшләрең үлгәнен күргәч, бу вакыйгаларны аларның истәлеге өчен көрәш кебек бәялисең. Ә вакыт узгач, дәүләт мәнфәгате – бер, ә шәхси мәнфәгать – икенче әйбер булуын аңлыйсың икән. Ул вакытта яшәгән халык үз гомерен бер кирәкмәгәнгә корбан иткәнен аңлыйсың. Икътисади яктан да ул сугыш илгә бик кыйбатка төште. Анда бер патрон 3 сум тора дип сөйлиләр иде. Ә анда бит патрон гына түгел, боралаклар күтәрелә, танклар йөри, күпме ягулык яна... Барысы да акча. Көне ничә миллионга төшкән дип, еллар узгач, соңыннан гына әйттеләр.
Бер яктан караганда, Русия тарихы гел шундый шигарләр кычкырып, төрле җиргә барып кысылып сугышып йөрүдән тора. Бүгенге сугыш белән чагыштырганда, ул дөрес үк булмаса да, башкарак булган. Ул заман өчен хакы да икенче төрлерәк булгандыр, ә бүгенге заман күзлегеннән караганда, ул чынлап та, бер мәгънәсез кан кою гына булган. Әфган халкын да, безнең халыкны да бер мәгънәсез кыру булган. Дәүләтне синең мәнфәгатең кызыксындырмый шул, ул сиңа нәрсә кирәк дип сорамый.
— Мәгънәсез булуын аңлыйсыз икән, анда булган вакыйгаларны үзегезгә ничек аңлатасыз, үз гамәлләрегезне ничек аклыйсыз?
— Мин аны акламыйм да, бик дөрес дип тә санамыйм. Ул минем яшьлек. Сайлау хокукым юк иде. Мин СССР гражданы, срочник, әмер бирелгән, дәүләткә каршы бару дигән әйбер башка да керә алмый иде. Ул безнең ил иде. Ә хәзер безнең ил юк. Ил инде бүленгән, югарыдагы мафия һәм ОПГның (оешкан җинаятьчел төркем - ред.) кесә структурасы гына калган. Минем кулда бүген нәрсә бар? Менә шушы ишегалды бар. Анысы да әлегә генә бар, иртәгә тартып алырга да мөмкиннәр. Башка әйберем юк. Бүген илнең байлыгы да, хакимият тә юк, минем сүз дә бернигә ярамый. Ә ул вакытта без бер дәрәҗәдәге халык, барыбыз бер идек. Безнең ил дигән әйбер башка төрле иде ул.
БУ ТЕМАГА: Әфганда калган Рәшит— Сез анда хезмәттәшегезне, дустыгызны югалттыгызмы?
— Иң якын дуслар исән калды, ләкин бергә хезмәт иткән, бер палаткада йоклаган иптәшләрем күп үлде. Киров өлкәсенә, Украинага, Оренбурга цинк табутларда кайттылар.
— Украиннар да бар идеме?
— Совет берлеге иде бит, әлбәттә, бар иде. Миңа, гомумән, Русиянең үзен генә җиңүче дип атавы, "кабатлый алабыз" дип шапырынып парадлар уздыруы электән бик сәер тоела. Без үзебезне калганнардан өстенрәк куябыз, аларга өстән карап сөйләшәбез. Бу чиркандыргыч. Анда Украина да, Беларус та, Үзбәкстан да, башка илләр дә бар иде. Бүген даталар, символлар белән кешенең башын әйләндереп, манипуляция ясыйлар. Халык ничек шуны күрми, аңламыйм.
— Бүген сезнең кебек әфганчыларга ниндидер ташламалар бармы?
Әфган ветераны булган өчен, дүрт мең сумга якын түләү алабыз
— Ай саен, Әфган ветераны булган өчен, дүрт мең сумга якын түләү алабыз. Күчемсез милек салымы юк. "РФ ветераннарына" дигән язу белән, елга бер 400 сумнан артыграк субсидия килә. Тамагың тыгылсын дигән сүз инде ул. Заманында өлгеррәк кешеләр хәтта фатир да алып калды. Чиратка басып калучылар 2025 елга кадәр алып бетерә дип сөйлиләр. Хәзер яңа чиратка куймыйлар инде. Ельцин вакытында тәмәке, аракыны чик аша салымсыз чыгарып, салымсыз сату мөмкинлеге бар иде. Без бит хәзер бик күп, әфганчылар, чеченнар, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны казып чыгардылар, барысына да каян акча җитсен.
— Районда күпме әфганчы бар?
— Безнең районнан Әфган сугышына 250дән артык кеше киткән булган. Бүген районның үзендә 100дән артык кына әфганчы калды. Райондагы чараларда карап торам, анда 30-40 кеше генә килә. Кемдер авырып ята, кемдер гайрәте чигеп андый чараларга бөтенләй йөрми. Минем сыман, "нәрсәгә соң бу" дип уйлаучылар да бардыр инде. Анда йөрүнең мәгънәсе нәрсәдә соң? Безне бүген пропаганда максатларында гына кулланалар. Без сугышып йөргән дәүләт юк бит инде, ә бу дәүләт безгә төкерсә дә берни әйтә алмыйсың.
Тик ул барыбер безгә 4 мең сумга якын ветеран акчасы түләп булса да тора, чөнки безнең үрнәктә ил өчен җанын бирергә әзер киләсе буынны тәрбиялисе бар. Монафыйклык инде бу. Дәүләт беркайчан да бернине дә тиктомал бирми. Хәзерге сугыш белән дә шулай булачак. Бүген аларны күтәреп йөртәләр, тора-бара ничек килеп чыгасын күрербез.
БУ ТЕМАГА: Әфган сугышы турында сөйләү тыелган булган— Икенче дөнья сугышы ветераннарын кебек, бәлки аларны да үлгәнче күтәреп йөртерләр.
— Аларны да бармак белән санарлык калгач кына күтәреп йөри башладылар шул. Чөнки кулларыннан ычкындырган мөмкинлек исләренә төште: патриотизмны торгызырга кирәк булды. Сугыштан кайткач, аларны эшкә генә тарттылар, өстәл җыеп бәйрәмнәргә чакырулар булмады.
— Әфганчыларның бүген дә сугышка китүен күрәбез. Сезнең танышлар арасында да андыйлар юкмы?
— Бар андыйлар. Берсе зиганутый. Ул әллә аңламый, әллә акча кирәк булган... Беренче тапкыр һуманитар ярдәм белән барган да, хәлләр җиңелрәк дип күреп кайтканмы, шуннан килешү төзеп киткән. Хәзер әзрәк күзе ачылган дип сөйлиләр. "Башны да күтәреп булмый, шартлар да юк, суда пешкән манный боткасы гына ашап торабыз, ашарга да юк", дип әйтә икән.
— Үзегезгә повестка килүен күз алдына китерәсезме? Сезнең реакция нинди булачак?
Татарның да бернинди хокукы юк һәм безнең иң әзмәвер егетләр шунда барып үлә
— Монда ике генә юл кала: йә барасың, йә төрмәгә утырасың. Мин үтерергә бармас идем. Куркудан түгел, ә бу сугышны тамырдан дөрес түгел дип саныйм. Бүген мин бер сугышны да кабул итмим. Ахмаклык бу. Син үз җиреңдә үзең хуҗа түгел, үз телеңне саклый алмыйсың, ә каядыр барып, кем өчендер, нәрсәдер эшләп йөрисең. Бөтен нәрсәне тыеп бетерделәр бит инде.
Бүген Татарстанның үз кулында чурты да юк. Татарның да бернинди хокукы юк һәм безнең иң әзмәвер егетләр шунда барып үлә. Без үлсәк, безне үз туганнарыбыздан башка кызганучы да булмаячак, ә бу егетләр бит әле яши генә башлаган. Кызганыч, илдәге халыкның күбесе әле гап-гади әйберләрне дә аңламый. Аңнары томаланган. Хәтта мин белгән кешеләр арасында да бар шундыйлар, аларга үз дөреслегеңне берничек раслап та булмый. Үз дусларым, үз даирәм тулаем каршы бу сугышка. Вакыт күрсәтер, үз урынына куяр. Әгәр без ул вакытны көтеп ала алсак.
БУ ТЕМАГА: «Корал тотып чыгарга Ходай кушмасын»— Әфганчылар белән очрашып торасызмы?
— 15 февраль көнне район үзәгендә рәсми чаралар уза. Җыелышып, зиратларга барып, мемориаль һәйкәлгә чәчәк салып, сыйланып кайтабыз. Шулай елга бер тапкыр чакыралар. Быел бит иганәчеләр табып, халыктан акча җыйган булып, районнарда мемориаль һәйкәлләр ачтылар. Бу да бер пропаганда чарасы инде, халыкны шуның тирәсенә җыю өчен кирәк булуын да аңлыйм. Тик барыбер ул ташларга табынуны аңлап бетермим, ниндидер мәҗүси калдыгы сыман. Тагын безне 9 майда чакыралар, анда чыкмасаң, ала карга буласың. "Син нәрсә, илеңне хөрмәт итмисеңме?" диячәкләр. Авызыңны ябып, чыгып керергә мәҗбүр каласың.
— Элегрәк мәктәп укучыларын Икенче дөнья сугышы ветераннарына йөртеп, истәлекләрен сөйләтәләр иде. Сезгә дә шулай килеп сөйләтүчеләр бармы?
— Аллага шөкер, алай борчып йөргәннәре юк. Аны ничек сөйлисен дә белмим, ул бик интим әйберләр. Үзе бер роман язарлык. Нинди генә шартларда калмыйсың, нинди генә кешеләр белән очрашмыйсың. Армиягә киткәндә теш алдырудан гына башласак та... Авызыңны ачтыралар да, каралган теш булса, новокаин кадап, йолкып алып чыгаралар иде. Минем дә шулай өч каралган тешемне алдылар, кайтканда җилдә кайтып туңып йөзем шеште, шул урынга суык тиде. Күрде башлар...
— Хәзер Украина сугышында катнашучыларның балаларына укырга кергәндә дә зур ташламалар ясала, ә әфганчыларга үз заманында андый өстенлекләр булдымы?
— Без кайткан елларда әле бернинди ташлама юк иде. 1984 елда гына безгә "Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы" дигән таныклык бирделәр. Ул миңа үз гомеремдә бер тапкыр гына ярдәм итте: армиядән кайткач, институтка укырга кергәндә, берничә кеше белән бертигез баллар туры килеп, шул таныклык аркасында өстенлеклерәк позициядә калдым. Яхшы укыдым. Гомер буе үз һөнәрем буенча эшләдем.
БУ ТЕМАГА: Украина сугышы үлемнәр саны белән Әфган сугышын 4 тапкырга узды— Укырга кергән әфганчылар күп булдымы?
— Ул вакытта уку модада түгел иде, хәзер генә барысы да укый. Үзеңне күрсәтеп, ниндидер ташламалар сорап йөрү дә юк иде. Районнарга чакырып чаралар оештыру да соңыннан гына башланды.
— Кабат бүгенге сугыш белән чагыштырсак, сез Әфган сугышына соңгы кадагына кадәр тыктык дидегез. СССР таркалуына икътисад хәле дә зур йогынты ясаган. Украина сугышына да бүген илнең еллар буе туплаган алтын запасларына кадәр кереп китә. Шул ук сценарий кабатланып, илне таркалуга китерер дип уйламыйсызмы?
Акчаны төбәкләргә ашарга җитәрлек кенә өләшеп тора
— Илнең таралу куркынычы бар әлбәттә. Үзәк бөтен акчаны үзенә суырып алды. Ул илне шул акча һәм көч белән тота. Акчаны төбәкләргә ашарга җитәрлек кенә өләшеп тора. Лояль төбәкләргә, мөһимрәк санаган кешеләренә, шул ук Кадыровка (Рамзан Кадыров - Чечня башлыгы - ред.) күбрәк бирә. Элиталар да бүген өскә карап тора бит инде. Мәскәүдә хакимият какшый икән, таралачак бу ил. Ләкин моның бөтен авырлыгы тагын безгә, гади халыкка төшәчәк бит. Хәзер халык сугыштан кайтачак, ә монда икътисади хәл начар. Кайтучылар сугышка әзер, яшерен корал да күп кайтачак, Әфганстаннан да күп кайтты ул. Менә шуннан соң нәрсә буласы тагын да куркыныч.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!