Алабугада туристлар йөри торган урамда зәңгәр чыршыларны йолкып ата башлаганнар, җирле халык шәһәр башлыгына каршы чыкты

Архив фотосы

Түрәләр моны "тарихи мохитне саклап калу" дип атый. Алабуга музей-тыюлыгы мөдире Гөлзада Руденко 14 зәңгәр чыршыны юк итүне "зур югалту түгел", ди.

Алабугада яңа җәнҗал куерып килә: шәһәр хакимияте шәһәрнең тарихи үзәгендә, туристлар күп йөри торган Гассәр урамында бер дигән 14 зәңгәр чыршыны кисә башлаган. 26 майда шәһәр халкы бу агачларны саклап калуны таләп итеп петиция чыгарган. Аны хәзергә 1300гә якын кеше имзалаган.

Тик шәһәр хакимиятләре халыкның үтенеченә колак салмаган. "Говорит НеМосква" басмасы язуынча, кичә, 29 май кичендә бу чыршыларны төбе-тамыры белән юк итә башлаганнар. Социаль челтәрләрдә ачулы фикер калдыручылар да нык арткан.

Берничә агачны инде йолкып алганнар диелә. Хакимиятләр проектына күрә, җәяүлеләр урамында асфальт белән плиткалар гына калачак, анда газоннар да, агачлар да булмаячак, димәк кояштан саклану мөмкинлеге дә калмый. Түрәләр моны "тарихи мохитне саклап калу" дип атый. Алабуга музей-тыюлыгы мөдире Гөлзада Руденко 14 зәңгәр чыршыны юк итүне "зур югалту түгел", ди.


"Социаль челтәрләрдә шәһәр халкы түрәләргә ләгънәт укый һәм кабаттан шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевны вазифасыннан алуны таләп итә. Ул җитәкчелек иткәндә шәһәрдә яшеллекнең зур өлеше юк ителгән. Нуриевны "агач аударучы" һәм "читтән килгән кеше" дип атыйлар", дип искәртә басма.

  • Быел февральдә Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Никита Кузнецов "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Бу мөрәҗәгать киң таралды, тик соңрак авторы аны сөртеп куйды, бәлки аңа басым булгандыр.
  • Петиция авторы әйтүенчә, хакимияткә Нуриев килгәннән соң шәһәрдә җитди проблемнар башланган. Коммуналь хезмәтләр карны чистартып җитешә алмый, чүп чыгара торган машина вакытында килми, шәһәрдәге агачларны кисеп бетергәннәр.
  • Рөстәм Нуриев 2020 елдан бирле Алабуга мэры вазифасында. Аңарчы ул Татарстанның Ютазы районы башлыгы вазифаларын үтәгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!