Албаниядә яңа дәүләт булдырмакчылар: Ватикан кебек Бекташилар микродәүләте

Бекташи хаҗилары Томор тавы өстендә Бекташи ордены тарафдарлары ихтирам иткән Аббас ибн Алины (Мөхәммәд пәйгамбәрнең туганы) хөрмәтлиләр. Албания, Берат яны, 2022 елның августы

2024 елның сентябрендә дөнья көтелмәгән бер яңалык турында фикер алыша башлады: Албания җирлегендә яңа бәйсез дәүләт барыкка килергә мөмкин. Сүз сепаратизм яки кайсыдыр территориягә дәгъва итү турында бармый. Яңа дәүләт булдыру тәкъдиме белән Албания хөкүмәте үзе чыкты. Ил премьер-министры Эди Рама Албания башкаласы Тиранада суфи Бекташи ордены өчен Ватикан кебек суверен микродәүләт булдыру планы турында сөйләде. Азатлык Радиосы Тирана һәм Приштинадагы Бекташиларның карашлары турында белеште.

Бекташилар алар кемнәр?

Бекташилар — XIII гасырда хәзерге Төркия җирлегендә яшәгән, чыгышы белән Хорасаннан булган суфый Хаҗи Бекташ Вәли тарафдарлары. Озак вакытлар Бекташилар үзәге Госманлы империясенә караган. Төркия Республикасы барлыкка килгәч һәм Ататөрек тарафыннан дингә каршы кануннар кабул ителгәч, Бекташилар орденының рухи җитәкчелеге Албаниягә күчкән. Төрле мөселман халыклары фольклорында Бекташилар көфер сүз сөйләүче дип тә әйтелә, чөнки аларда башка диннән кергән элементлар да бар (мисал өчен, хач ману), шулай ук хәмер куллану да мөмкин. Бу инанулар Төркия, Албания, Төньяк Македония һәм Босниядә таралган. Алар традицион ислам тәртипләреннән тайпылып иреклерәк хәрәкәт итүчеләр буларак билгеле. Бүгенге көндә Бекташиларның рухи лидеры баба Эдмонд Брахимай санала. Аны Баба Монди дип тә йөртәләр. Аның резиденциясе Албания башкаласы Тирана читендә урнашкан.

Бекташилар киләчәк дәүләтнең ничек төзеләчәге һәм аларга нинди файда китерәчәге турында аз белсә дә, алар аны булдыруны хуплый. Албаниядә һәм Косовода яшәүче бу дини хәрәкәт тарафдарлары хәзер мондый башлангыч өчен бик яхшы вакыт дип саный.

— Бу бик яхшы идея. Без аның ничек тормышка ашырылачагын белмибез, ләкин Бекташилар турында дөньяның белүе бик яхшы, — диде Албаниянең көньягындагы Берат өлкәсеннән Бекташи Зало Като.

Косово башкаласы Приштинадан Фетах Бакия шулай ук дәүләт булдыру Бекташилар өчен генә түгел, ә бөтен албан халкы өчен яхшы хәбәр дип саный: "Без дөньядагы барлык диннәр үсешенә әзме күпме өлеш кертсәк тә, албаннарның беркайчан да үз дини үзәкләре булмаган", диде.

БУ ТЕМАГА: Американ галиме белән суфыйчылык турында әңгәмә

Албания "башкала уртасында мөселман дәүләте" булдырырга уйлый дигән хәбәр "The New York Times"та 21 сентябрьдә чыкты. Икенче көнне Албания премьер-министры Эди Рама бу планнарны БМО Гомум җыенында ясаган чыгышында раслады.

"Без кечкенә кенә әйберләрне дә мәхәббәт белән эшли алабыз. Бу — Албания принципларының берсе, һәм без шул юнәлештә эш итәргә уйлыйбыз. Әлеге принцип башкалабыз Тиранада Бекташи орденының Бөтендөнья штаб-фатирын суверен дәүләткә һәм уртачылык, толерантлык вә тыныч яшәү үзәгенә әверелдерү өчен илһам булып тора", диде Рама БМОда.

Албаниядә барлыгы 2,4 миллион кеше яши, аның якынча 50%ы — мөселманнар. Калганнары — католиклар, православлар һәм башка конфессия вәкилләре. 2023 елның җанисәбенә караганда, Албаниядә 155 меңнән артык Бекташи яши. Алар, нигездә, илнең көньягында гомер кичерә. Моннан тыш Бекташи җәмгыятьләре Балкан ярымутравының башка илләрендә дә бар: аерым алганда Косово, Черногория, Төньяк Македониядә.

БУ ТЕМАГА: Европада мөселманнар саны арта

Бекташи орденының Бөтендөнья штабы албан хакимиятенең бәйсез дәүләт булдыру инициативасын хуплаган белдерү ясады. Документта Ватикан белән охшаш статус алганнан соң, Бекташи ордены халыкара һәм конфессияара даирәдә ролен көчәйтәчәге һәм шулай ук экстремизмга каршы тора алачагы турында әйтелә.

Шул ук вакытта Бекташилар сәяси көчкә дәгъва итмәүләрен әйтә. "Без бары борынгы традицияләребезне һәм уртачылыкны сакларга телибез", диелә.

"The New York Times"ка интервьюда Баба Монди дәүләтнең үз армиясе, чик хезмәте, мәхкәмәләре булмаячагын, әмма кечкенә генә күзләү хезмәте эшләячәген әйтте. Моны ул "безнең дә дошманнар бар" дип аңлатты.

"Яңа дәүләт булдыру халкыбыз ихтыяҗларына бәйле"

Хәзерге вакытта яңа дәүләтнең кайчан һәм ничек төзеләчәге һәм аның ватандашлыгын кемнәр алачагы турында мәгълүмат бик аз. Азатлык Радиосы Тирана һәм Приштинадагы Бекташи дини лидерларыннан бу хакта аңлатма ала алмады.

Косовоның Бекташи лидеры Рәүф Радоники сүзләренчә, ул әлегә бу башлангычны шәрехли алмый, чөнки проектны тормышка ашыру белән шөгыльләнә торган Дөнья Бекташи ордены штаб-фатирыннан бернинди дә рәсми хат булмаган.

Албания мөселманнары дини идарәсе җитәкчелеге бу инициативага каршы чыкты. Ул аны "илнең киләчәге өчен куркыныч прецедент" дип атады һәм үзләренең бөтен илдәге мөселманнар, шул исәптән Бекташиларның да мәнфәгатьләрен кайгыртып килүләрен һәм киләчәктә дә эшне шулай дәвам итәргә җыенуларын әйтте.

Косово мөселман идарәсе Бекташи дәүләте проектын шәрехләмәде.

Албания премьеры Рама үзе яңа дәүләт структурасы турында нечкәлекләр белән уртаклашмады. Ул үзенең планы турында бары тик берничә якын кешесенә генә сөйләвен һәм АКШ кебек НАТО беректәшләре белән беренчел сөйләшүләр үткәрмәвен әйтте.

"Ашыга-ашыга артык бәхәсләр тудырырга кирәкми ", дип язды премьер-министр социаль челтәрләрдә.

Азатлык Радиосы аңлатма алу өчен НАТО, АКШ Дәүләт департаменты һәм Европа берлегенә мөрәҗәгать итте, әмма җавап әлегә булмады.

"Яхшы хәбәр, әмма күп әйберне белмибез"

Азатлык Радиосы Бекташи җәмгыяте әгъзалары белән дә элемтәгә керде, әмма алар да әле бу башлангычның нечкәлекләрен белмәүләрен әйтте. Берат өлкәсенең Бекташ җәмгыяте сәркатибе Зало Като сүзләренчә, ул бу яңалыкка шатланган.

"Без болай да — Бекташизмның бөтендөнья башкаласы, нигә дәүләт булып дөньякүләм танылу алмаска? Без бу процесста катнашмыйбыз, бу яңалыкны телевизордан белдек һәм аны бик яхшы дип саныйбыз. Аның ничек эшләвен яки нәрсә эшләнәчәген белмибез", диде Като.

Косоводан бекташи Бакия суверен дәүләт булдыру аңа ниндидер файда китерәчәгенә яки социаль статусын үзгәртәчәгенә ышанмый:

"Ничек кенә булмасын, мин — албан Бекташи җәмгыяте әгъзасы, ул үз чиратында глобаль Бекташи җәмгыятенә карый, шуңа күрә дәүләт бармы-юкмы — минем статусым үзгәрмәячәк", диде.

Социологлар ни сөйли?

Албан социологы Зюхди Дәрвиши яңа дәүләт булдыру инициативасын уңай бәяли һәм ул динара татулык һәм толерантлык кыйммәтләрен арттырыр дип өметләнә.

"Әгәр дә бу инициатива мантыйклы, акыллы, кешелеккә файда китерерлек итеп эшләсә, бернинди начарлык та юк. Ләкин алар кайбер сөнни мөселманнарны Бекташилыкка күчерергә теләсә һәм үзләренең саннары һәм тәэсир итә алуларыннан файдаланып башка мөселманнар белән санлашмаса, әлбәттә, проблемнар булырга мөмкин ", дип саный Дәрвиши.

Приштина университеты социологы Артан Мухаҗири сүзләренчә, Албания җирлегендә яңа Бекташи дәүләтен булдыру Косоводагы Бекташи җәмгыятенә җитди йогынты ясаячак. Аның сүзләренчә, бу илләрдәге Бекташи җәмгыятьләре мөстәкыйль үсеш алган, алар бүгенге көнгә кадәр бер-берсеннән бәйсез рәвештә эшлиләр. Традицияләрендә аермалыклар да бар. Шул ук вакытта, ул Косово Бекташиларының бу инициативага уңай карашта булуларын әйтә.

"Минемчә, бу идея — башка дин вәкилләре өчен көтелмәгән хәл, чөнки әлегә алардан бернинди реакция дә булмады. Төрле диннәр арасындагы нечкә балансны исәпкә алганда, көтелмәгән нәтиҗәләр булырга мөмкин. Барысы да бу яңа дәүләтнең ничек корылуына бәйле", ди Мухаҗири.

Косово социологы Албаниянең төрле диннәр арасындагы татулык белән дан тотуына басым ясый, ләкин шулай ук ул бу инициативага реакциянең тискәре булырга мөмкинлеген дә әйтә.

"Әгәр дәүләт Бекташиларга аерым урын бирсә һәм аңа башка дини җәмгыятьләргә караганда күбрәк ярдәм күрсәтсә, әлбәттә, ризасызлык туачак. Башка җәмгыятьләрнең дәүләттән шундый ук игътибар таләп итүе мантыйклы", ди ул.

БУ ТЕМАГА: Исламда "дөрес" һәм "дөрес түгел" агымнар

Әйтергә кирәк, җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган ислам моделе булдыру тырышлыклары Татарстанда да булды. Республикада "евроислам" җәелдерү тырышлыклары башланган иде. Аны Татарстанның Тарих институтының элекке башлыгы Рафаил Хәкимов уйлап таба. Ул "Евроислам урта гасыр принципларына сукырларча иярү урынына тирә-яктагы һәр нәрсәгә тәнкыйди карарга" чакырып килде. Хәкимов исламда хәнәфи юнәлешенә таянса да, аны гарәп мәдәниятеннән аерып, заманча, прагматик карашлар белән көчәйтергә тырышты.

Ул вакытта евроислам радикаль исламга кызыклы алмаш буларак, Татарстанга Мәскәү белән сөйләшкәндә өстәмә көч бирәчәк дип күзалланды. Ләкин мөселманнарның күпчелеге моны кабул итеп бетермәде.

БУ ТЕМАГА: Мөселманнарны "ак" һәм "кара"га бүлүче фәтва кемгә отышлы?

Рәсми дини җитәкчелек мөселманнарның игътибарын традицион исламга юнәлтергә тырыша.

"Дәүләт традицион ислам радикализмга каршы тора дигән булып тыныч кына ялганлап, безне чын диннән аера һәм дәүләт астына тыга", дип белдергән иде Азатлык Радиосына адвокат Тәүфикъ Василов. "Патша Екатерина II фәрманы белән булдырылган мөфтият шул замандагы асылын дәвам итә. Аның максаты — дин әһелләре итеп дөньяви дәүләт өчен яраклы кешеләрне билгеләү иде. Хәтта фәрманында да шулай язылган. Дәүләт безнең дин әһелләрен салымнардан азат итә, милек бирә — традицион исламны яклау бәрабәренә", дигән иде ул.

Шундый дин әһелләренең берсе — мөфти Тәлгать Таҗетдин. Ул христиан һәм мөселманнар берлеге турында даими сөйли. "Вся Уфа" телеканалына килеп, бүлмәләренә изге су да сипкән иде. Таҗетдиннең урыс попларының кулын үпкәне, чиркәүләрдә иконалар алдында баш иеп йөргәне, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында "фәтвә"ләр чыгарганы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштырганы булды.

Шулай ук ул бөтен дөнья диннәренең гыйбадәт Йортын ясау тәкъдиме белән чыккан иде. 1990нчы елларда бер бинага тәре, давыт йолдызын куеп дөнья диннәре гыйбадәтханәсен булдырырга кирәк, диде. Татар милли хәрәкәте ул вакытта көчле иде, һәм тәнкыйть белән чыккач, ул тынып калды.

Бер мәчетне ачканда шампан шәрабын да кулланды.

"Ул заманында үзен Изге Русьның мөфтие дип тә игълан итте. Димәк, ул моны Мәскәүдә булган трендларны искә алып эшли. Чөнки "изге" су сибү урыслар һәм православлар өчен йөрәкләренә май булып ята, ә мөселманнар өчен исламнан көлү санала. Әмма аның кылануы федераль үзәккә, аның җитәкчеләренә, православларга юнәлтелгән. Ул — Мәскәү өчен бик файдалы кеше, чөнки, имеш, ваһһабилар белән көрәшә", дигән иде Таҗетдин турында сәясәт белгече Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!