Бүген, 1 февральдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 апреленә кадәр озайтты.
Утырыш ябык тәртиптә башланды, анда бары тик адвокатлар, прокурор һәм тикшерүче генә керде. Журналистларны бары тик карар игълан ителгәндә генә чакырдылар. Башка кешеләрне бөтенләй кертмәделәр.
Бүгенге мәхкәмәдә Австрия, Чехия, Нидерланд илчелекләре вәкилләре булды.
Кормашеваның адвокаты чикләү чарасын өй сагына алмаштыруны сорады, тик мәхкәмә моны кире какты.
Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты вазифаларын башкаручы Стивен Капус мәхкәмә утырышыннан соң "Русия хакимияте нахакка тоткарланган Алсу Курмашевага каршы җинаятьчел кампания алып бара" дип белдерде.
— Америка журналисты булганга гына төрмәгә утыртылган һәм гаделсез мөгамәләгә дучар ителгән Алсуны тоткарлау мөддәте кабат озайтылды. Дөнья журналистлары, хокук яклау оешмалары һәм дипломатик берләшмәләр Алсуны яклый. Азат Европа/Азатлык Радиосы бүгенге утырышка үз вәкилләрен җибәргән Европа Берлеге илләре хөкүмәтләренә рәхмәтен белдерә. Алай да, Русия системалы эзәрлекләвен дәвам итә, — диде Капус.
АКШ дәүләт департаменты Алсуны рәсми рәвештә "нахакка тоткарланган" дип игълан итәргә тиеш, нәкъ Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович очрагында шикелле, дип өстәде ул.
— Русия Алсу язмышы өчен тулысынча җаваплы. Ул кичекмәстән азат ителергә һәм яраткан гаиләсенә кайтарылырга тиеш, дип йомгаклады Стивен Капус.
БУ ТЕМАГА: "Каян көч алам? Бетермәскә тырышам". Азатлык журналисты Алсу Кормашева 100 көн рәшәткә артындаАлсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.
"Сез минем "мондый вакытта" үз өемә (!) кайтырга батырчылык итүемә сокланасыз. Ләкин без бүген яшибез һәм безнең "башка" вакыт булмаячак. "Вакыт", әлбәттә, булыр, ләкин якыннарыбыз, бүген ярдәм кирәк булган кешеләребез булмас. Мин үз гаиләм өчен җаваплы. Кечкенә балаларым, карт әнием өчен", диде ул быел 18 гыйнварда тикшерү изоляторыннан язган хатында.
2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.
Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.
- 18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында. 1 декабрь көнне Казанның Совет районы мәхкәмәсе тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте.
- Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3 маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный
- АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. — Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!